Мәскәүдә илчеләр кабул итү йоласына татар йогынтысы
Мәскәүдә илчеләр кабул итү йоласына татар йогынтысы[1]
Галим, Император археология комиссиясе әгъзасы, Санкт-Петербург университеты профессоры Николай Иванович Веселовский (1848-1918) Мәскәүдә туа. Башта Вологда гимназиясен, аннары Санкт-Петербург университетының Шәрык телләре факультетын тәмамлый. Сәмәркәндта, Келермес, Майкоп һәм Солоха курганнарында казу эшләре алып бара, Шәрыкны өйрәнә. Аның татар-төрки дәүләтләренә багышланган хезмәтләре Алтын Урда тарихын барлау да бүген дә әһәмиятле материал булып тора.
Галимнең шушы темага кагылышлы язмаларыннан берсен тәүге мәртәбә татар телендә «Безнең мирас» журналы укучыларына тәкъдим итәбез.
Редакциядән.
Тәртипнең татарлардан күчереп алынуы һичбер шик тудырмый
Урыс тарихының Мәскәү дәверенә караган илчелек церемониалы тулаем диярлек татарча, дөресрәге, азиатларча рухта барган. Бераз аерылып торуыбызның нигезендә, беренче нәүбәттә, дини карашларыбызның төрлелеге яткандыр. Әйтик, патша хозурына керткәнче бездә, илчеләрне ике ут арасыннан уздыру булмаган, гәрчә ошбу йола Урдада мәҗбүри саналган; ул, начар ниятле илчеләрне зарарсызландыра, чистарта, дип ышанылган. Урыс кешеләре исә монда мәҗүсилек күреп, аны нәсара диненә туры килми дип исәпләгән, шуңа күрә олуг кенәзләр җитәкләгән илчелек вәкилләре еш кына әлеге йоланы үтәүдән катгый баш тарткан. Алар, җаннарын саклап калыр өчен, тәнен фида кылуны өстенрәк күргән. Бездә Шәрык хакимнәре алдында башны җиргә ору да, аларның аякларын үбү дә хупланмаган, чөнки беренче гамәлне фәкать Илаһка атап башкару гына яраган. Кешенең билдән өске өлеше чиста булып, билдән аскы өлеше чиста саналмаганга, икенче гамәлне үтәү пычрануга тиң күрелгән. «Вә олуг кенәз Мәмәтша кенәзне һәм барча илчеләрне үзенә дәште, вә аларга кулын салды, вә аларның саулыгын сорашты, вә аларны ризыкланырга чакырды» (1508 елда Кырым илчесе Мәмәтшаның килүе). Күренгәнчә, бездә, нигездә, мөселманнардан кулны үптермәскә тырышканнар, аның урынына олуг кенәз учын Шәрык илчесенең баш өстенә кую белән чикләнгән. Хәер, Кырымнан килгән Камал исемле үзгә илченең, чакырып алынганнан соң, «олуг кенәзнең кулын үбеп» исәнләшүе мәгълүм.
Церемониал тәртибенең татарлардан күчереп алынуы һичбер шик тудырмый. Озак вакыт дәвамында урыс кенәзләре бары тик Алтын Урда һәм Монголия ханнары белән генә дипломатик мөнәсәбәтләр корган, теләсә-теләмәсә дә, алар ошбу ханнарның таләпләренә буйсынганнар. Соңыннан әлеге церемониалны шулкадәр яхшы үзләштергәннәр ки, аны һич икеләнмичә үзләренеке саный башлаганнар һәм, Олуг Петр Европага йөз тотканчы, татар илчелек цермониалы таләпләреннән чыкмаганнар. Ул чакта Мәскәү хакимияте нинди дә бер сәбәп буенча аңардан арынырга теләсә дә, һични үзгәртә, аны башка һичбер нигә алыштыра алмас иде. Цермониал шулкадәр тотрыклы булган ки, аңа хәтта София Палеолог үзе белән алып килгән Европа йоласы элементлары да тәэсир итмәгән, бәлки, вак-төяк үзгәрешләр кергәндер дә, әмма асылы барыбер шул калган. Әлбәттә, Гареб тәртипләре белән якыннанрак танышкан, мәгариф үсеше кичергән, үзебезнең әһәмиятебезне ныграк аңлаган саен, офыкларыбыз да киңәергә, татардан күчерелгән церемониалга бәйле караш та үзгәрергә тиеш булган. Һәм үзгәргән дә, әмма яңа йолаларның берсе дә элеккеге илчелек уставын какшатырлык дәрәҗәгә җитмәгән.
Көнбатышта безнең таләпләр гаҗәпләнү тудырган
Бу кагыйдәләр җыелмасы Мәскәүнең Гареб һәм Шәрык арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләре нигезендә оешкан. Шәрыкта безнең илчеләрнең мөрәҗәгать-гозерләренә һичкем каршылык күрсәтмәгән һәм, илчеләребез белән Азия хакимияте арасында һаман саен бәхәсләр туып торуга карамастан, аларның нигезендә ике яктагы тәртипләрнең туры килмәве түгел, ә Азия түрәләренең хөсетлеге, урыс илчеләре хисабына кул җылытып калырга омтылышлары яткан. Гаребтә исә вазгыять башкачарак торган. Анда безнең таләпләр, ким дигәндә, гаҗәпләнү тудырган. Кабул итү йоласына (прием) урыс һәм Европа түрәләренең карашлары шулкадәр төрле булган ки, еш кына алар бездән көләргә дә тайчынмаган. Илчебез, бездә урнашкан тәртип буенча, азык-төлек, яшәр өчен бина һ.б. шартлар сорап, үзенең рәсми дәрәҗәсен яклагандай тоелса да, Европа халкы аңа бәйләнчек теләнчегә карагандай карап, чынлыкта ул алар алдында үз дәрәҗәсен төшергән генә.
Илчелек церемониалы (барлык нечкәлекләре белән) өч затка ихтирам белдерүгә юнәлтелә: илчене юллаган патшага, илчене кабул иткән патшага, илченең үзенә. Боларның өчесе дә илченең шәхесендә берләшә. Илчене ни дәрәҗәдә хөрмәтләсәләр, аны җибәрүчегә дә шуның кадәр үк кадер-хөрмәт күрсәтелә, дип санала. Аудиенция вакытында илче башкарган йолаларның максаты – шушы илнең хакименә карата ихтирам белдерү. Илче, иңенә йөкләнгән вазыйфасына бәрабәр рәвештә, игътибарга, уңай мөнәсәбәткә хокуклы. Элгәре заманда шушы хакыйкатьне аңлап, үзара мөнәсәбәтләрне ипле итеп корырга тырышсалар да, церемониалларның асыл мәгънәләре үк төрле булганга күрә, бу эш һичнинди уңай нәтиҗәгә китермәгән. Шәрыкта «илчене кимсеткән саен халык алдында үз дәрәҗәң күтәрелә» дигән ышану нык тамыр җәйгән. Кытайда соңгы елларга кадәр шулай гамәл кылдылар. Анда илче башкарырга тиешле йолалар шулкадәр кимсеткеч булып, аларны үтәү шулкадәр мәсхәрәле иде ки, илче еш кына, вазыйфасыннан баш тартып, яңадан иленә әйләнеп кайтуны кулайрак күрә иде.
Татар ханына илче килсә аңа ат, йөк арбасы һәм акча бирелгән
Безнең хөкүмәт андый карашта булмаган, ничек тә илченең җаена торырга тырышканнар, ләкин бу хәл гамәлдәге тәртипләргә каршы килмәгән.
Илче – үз патшасының һәм иленең вәкиле (чагылышы) дигән фикер Шәрыкта җитди үсеш кичермәгән, чөнки анда, «илчегә үлем юк» әйтеменә карамастан, илчеләрне рухи яктан гына түгел, бәдәни яктан да изалаганнар: ачлыктан интектергәннәр, төрмәгә утыртканнар яисә, гомумән, җанын кыйганнар.
Плано Карпини искәргәнчә, татар ханына кайсы тарафтан гына илче килсә дә, аңа ат, йөк арбасы һәм беркадәр акча бирелгән. Дөрес, шул ук монах бу җәһәттән каралган чыгымнарның шактый фәкыйрьлеген, азлыгын билгеләп, илчеләрнең һәрдаим нужа кичерүен, акчасызлыктан, киемсезлектән интегүен дә язган; әмма бу кимчелекләр барыбер йоланың асылын бозмаган, чөнки аларның төп сәбәбе – барысыннан да битәр, беренче нәүбәттә, җирле түрәләрнең нәфесе, комсызлыгы булган. Үзгә чыганаклар да шуны ук раслый. Гарәп тарихчысы Ибне Габдезаһир (13 нче йөз) һәм башкалар да татарларның илчеләрне кабул итү тәртипләрен теркәп калдырганнар. Бу тәртипләр менә ниләрдән гыйбарәт: илчеләргә сәфәр вакытында сарыклар һәм башка азык-төлек бирелгән; Урдага якынлашып җиткәндә аларны вәзир каршы алган, илчеләргә яшәр өчен бина билгеләгән һәм аларны ит, балык, сөт ише нигъмәтләр белән тәэмин иткән. Аудиенциягә сул яктан керү, аннары, гозер язылган хат-мәктүпне тапшырганнан соң, уң якка узу һәм ике аякка тезләнү тиеш булган. Хан чатырына һичкемгә кылыч, пычак, чукмар яисә үзгә берәр корал алып керергә рөхсәт ителмәгән. Чатырның бусагасын таптау катгый тыелган. Аудиенциядә ханның өлкән хатыны да катнашкан.
Илче базардан үз хисабына азык-төлек алырга тиеш түгел
Бездә илчеләрне кунак итү кагыйдәләре тирәнтен эшләнгән һәм аңа һәрвакыт гаять зур әһәмият бирелгән. Шуңа күрә үз илчеләребезгә карата чит илләрдән дә бездәгедәй мөнәсәбәт таләп ителгән. Бу таләп үз илчебезне туендыра алмаудан түгел, илчелек этикетын бары тик шул рәвешле генә күрүебездән, дөрес санавыбыздан барлыкка килгән. Моның аркасында еш кына безнең илчеләр белән чит илләр, бигрәк тә Гареб илләре хакимияте арасында аңлашылмаучанлык туган. Олаулар сорау аерата каршылыкка очраган, чөнки, безнең илчелек зур булып, шактый кешедән торганга күрә, олаулар саны да ярыйсы ук күп таләп ителгән. Илчелек эше тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чит илләрдә безнең илчеләргә мөнәсәбәт бер төрле, бездә чит яклар илчеләренә мөнәсәбәт икенче төрле булган. Безнең хөкүмәт килгән илчелекне җитәрлек күләмдә акча белән тәэмин итеп кенә калмаган, иҗтыяҗ туган очракта аңа өстәп тагын беркадәр сумма бүлеп бирүне дә мөмкин санаган. Шәрык йоласы да нәкъ менә шулай кушкан: гамәлдәге этикет буенча Азия дәүләтләрендә чит җирдән килгән илченең базардан үз хисабына азык-төлек алуы ярамый торган эш саналган. Хәер, чынлыкта хәлләр үзгәрәк торган, ләкин моның төп сәбәбе – урыс илчелегенең Шәрыкта эксплуатация объекты булуында. Эксплуатация юкка чыгарылгач, вазгыять тә үзгәргән. Әйтик, Гареби (Көнбатыш) Төркестан яулангач, Урта Азия ханлыкларында урыс илчеләренә базардан барча азык-төлек китереп бирелгән, моның өчен акча алынмаган, алынып торган очракта да ул кире кайтарылган.
Илчегә патша казнасыннан шактый күп мехлар бирелгән
Үз илчеләреңне төрле көтелмәгән хәлләрдән саклау кирәклеген дә ачы тәҗрибә яхшы раслаган.
Билгеләп үтүебезчә, урыс илчелеге составы ягыннан зурлыгы һәм төялгән кирәк-яракларның күплеге белән аерылып торган. Илченең ярдәмчеләре (гадәттә – икәү), канцелярия эшләре өчен дьяк һәм подьячие, тылмачлары, чөючеләре, хезмәтчеләре, сакчылары булган. Фарсы дәүләтенә лачын яисә Гареб илләренә юл тотканда, дини йолаларны үтәр өчен, илчелек составына чиркәү әһелен дә керткәннәр. Илчелек мөлкәтен йөртергә – казнаныкы яисә шәхси милек булсын – күп санлы олаулар кирәк булган. Илчелек юлда йөрү өчен дә, чит илдә яшәү вакыт өчен дә үзе белән бик күп азык-төлек алган: тозлы һәм ысланган ит, тозлы балык, он һ.б. Патша күчтәнәчләре, нигездә, кыйммәтле мехлардан, туннардан, тукымадан, морж тешләреннән, читлеккә ябылган лачыннардан, кайвакыт кораллардан гыйбарәт булган. Илчегә акча урынына йомшак мехлар[2] җибәрелеп, ул аны җирле базарларда сатарга, юнәлткән акчага илчелек кешеләрен туендырырга, ә кайвакыт хәтта урыс әсирләрен сатып алырга тиеш исәпләнгән. Хан һәм аның хадимнәрен бүләкләп, алар алдында дан-дәрәҗәсен төшермичә көн итәр, эш йөртер өчен, илчегә патша казнасыннан шактый күп мехлар бирелгән. Табигый, олау һәм атлар хаҗәте ягыннан илчелек тәүге кыенлыкларны Урыс дәүләтендә үк күрә башлаган. Чикләрне узганнан соң бу кыенлыклар тагын да арта төшеп, аларны үтәр өчен шактый «кыйммәт бәһа түләргә туры килгән». Илчелеккә олау юнәтү Шәрыкның асыл йола-гадәтеннән саналганга күрә, азиатларның ошбу гадәтне бозулары урыс хакимиятендә гадел рәвештә канәгатьсезлек уяткан. Этикетны бозуның беренче сәбәбе – җирле хакимиятнең көчсезлеге яисә хөсетлеге, икенчесе – азиатларның илчеләргә шикләнеп каравы булган: илчелек миссиясеннән битәр, сәүдә-сату эшләре белән йөрмиләрме, янәсе? Шәрык илчеләре үзләре еш кына әлеге ике вазыйфаны берләштерү белән мавыккан.
Илченең мөлкәтен тикшерү катгый тыела
Әмма илчелекне олаусыз калдыру бары тик ихтирамсызлык галәмәте саналса, Шәрык хакимиятенең илчелек милкенә мөнәсәбәте бөтенләй мәсхәрәләүгә тиң була. Һәркайда кабул ителгән кагыйдә буенча, илченең мөлкәтен тикшерү, аның хакына казнаны тулыландырырга омтылу катгый тыела. Шәрыкта моннан җәһәт кенә файдалану җаен табалар: сәүдә эшләрен илчелек вазыйфалары белән бергә оештыра башлыйлар. Бездә дә мондый хәлләр 15 нче йөзгә кадәр күзәтелә (Афанасий Никитин сәяхәте), ләкин соңрак хөкүмәтебез бу эшне гаделсезлек дип таба, сәясәтне алыш-бирештән кискен аерып куя һәм сәүдәгәрләргә илчелек составына кушылырга рөхсәт бирми. Күрәсең, Шәрыкта безнең ихласлыкка ышанмаганнар, шуңа да илчелекнең мех сатуын сәүдәгәрлеккә санап, илчедән акчалата җыем (пошлина) алганнар. Безнең як моңа кискен каршы торырга тырышкан, чөнки илчегә җыем хакын түләү патша тарафыннан катгый тыелган; ләкин каршы тору дигәнебез, мескен сүзләрдән тыш, башка һични белән ныгытылмаган. Нәтиҗәдә, безнең илче еш кына ике ут арасында калган: үз хокукын даулый-даулый ул, ахыр чиктә, тагын да ныграк җәберләнер яисә Мәскәүдә җәзага тарылыр хәлгә җиткән. Безнең хөкүмәт, алай итмәгезче, дип ханнарны үгетләп тә караган, әмма тегеләрнең максаты илчеләрне талау булганга, гаять сирәк очракта гына ошбу ниятләргә ирешелгән. Илче Алексей Голохвастов аша 1501 елда олуг кенәз Иван Васильевич Миңле Гәрәй ханга менә нинди хәбәр юллаган: «...вә алар үзләре илә рухлядь йөртәләр туклану өчен, табыш алу өчен түгел, чөнки безнең патша суккан акчалар ул җирләрдә йөрмәскә мөмкин, вә безнең патшаның илчесенә тукланырга кирәк булгач, ул ошбу мехларны акчага сатып, шул рәвешле тамак туйдыру хәстәрен күрә». Икенче юлы олуг кенәз шул ук ханга яза: «...вә бүләкләрне вә илчебезнең вә кешеләребезнең рухляден караштыралар – кайсыбызныкы, синеке йә минекеме, шөһрәте арта моннан?»
Хөкүмәт илчеләргә ияргән сатучыларга үзен сак тоткан
Астыртын максатлардан чыгып түгел, үзен кимсетү дип кабул иткәнгә күрә, безнең хөкүмәт акчалата җыем тапшырудан баш тартып килгән. Бу таләп илчелек милкенә дә, башка төр җыемга да кагылган. Безнекеләр күчеш өчен, хәтта Кафадан Царьгородка күченгән очракта да, шулай ук илчелек атлары утлаган өчен, яисә «таяк аша узу өчен» түләүләрне дә хуп күрмәгән. «Бәгъзе илчеләрдән тамга һәм җыем хакы юк», – дип язган Мәскәүнең олуг кенәзләре һәм патшалары. Моны Шәрыкта бик яхшы аңлаганнар; алай да, анда йөрүебезне чит ил хакимияте беренче чиратта матди табыш чыганагы итеп күргәнгә, илчелек этикеты икенче планга күчерелгән. Шунлыктан, без хат-мәктүпләр аша илчеләребезгә, аларның кешеләренә карата көч кулланмауларын сорарга мәҗбүр булганбыз. Илчеләрне асрау өчен, Төркиядә һәм Кырымда махсус акча[3] каралган; әмма ул, гадәттә, илчеләрнең кулына тулаем килеш барып җитмәгән.
Шәрыкта илчелекне сәүдәгәрлек белән бергә алып бару табигый хәл саналган: илчелеккә бик теләп алыш-бирешчеләр кушылган, чөнки бу очракта җыем мәсьәләсендә аларга беркадәр ташламалар ясалган, кабул итүче дәүләт олаулар, тору урыннары ягыннан, кайбер вакыт хәтта акчалата да ярдәм күрсәткән. Безнең илгә күчмә халыклардан 200-300 кешедән торган илчелек һәм сатар өчен меңәрләгән атларның килүе шуның белән аңлатыла.
Хөкүмәтебез Азия илчеләренә ияргән сатучыларга карата үзен сак тоткан һәм, гадәттә, аларның кыек эшләрен күрмәмешкә сабышкан; чаманы белми башласалар гына чикләүгә барган. Әйтик, сәүдәгәрләрне йөрткән яисә сатуга дигән атларга азык-төлек бирелмәгән, бары тик илчелек атлары гына ашатылган.
Татарлар бүләк сорау һәм алу эшенең осталары булып танылган
Илчеләр аркылы бүләк өләшү гадәте бик борынгы заманнарда кергән һәм татарларда аерым әһәмияткә ия күренешкә әверелгән; татарлар бүләк сорау һәм алу эшенең гаять зур осталары булып танылган. Алар ханга түгел, хәтта беркадәр әһәмиятлерәк түрә затына да күчтәнәчсез килүне әдәпсезлеккә санаган. Европа миссионерлары монгол ханнарына барган чакта, татар гадәтләрен белмәгәнгә күрә, күчтәнәч хәстәрләү белән булашмаганнар, шуның аркасында шактый зыян күргәннәр. Хан хозурына басу турында сүз чыгуга, аларга иң беренче ошбу сорау бирелгән: ханга ни белән баш ияргә ният итәcез, ягъни нинди бүләкләр китерәсез? Дини ант (обет) тыйганга күрә, артык мөлкәт-милке булмаган минорит Рубрук шул рәвешле бик кыен хәлдә кала. «Озата баручыбыз, – дип яза Рубрук, – Сартакка ни алып килүебез белән кызыксынды һәм, һичнинди бүләк әзерләмәвебезне күргәч, чиктән тыш ризасызлык белдерде».
Татар ханнары үз илчеләрен безгә, гадәттә, «агыр сәлам илә вә йиңгел һәдия илә» җибәргәннәр, ягъни сәлам коры[4] булган, аңа өстәп бүләкләр юлланмаган. Татар телендәге «коры» сүзе бу очракта «сухой» дип тәрҗемә ителә, урыс документларына ул хәтта тотрыклы гыйбарәләр рәвешендә дә кереп калган: «хан ушелъ или спасся изъ набѣга сухою головою» (коры баш илә дүнде), «сухимъ языком говорить». Безгә дә шул ук тактиканы үзләштерергә һәм ханнарга: «Илчелек ашык-пошык җыелды, тиешле күчтәнәчләр (поминки) җыярга вакыт булмады, икенче юлы бүләкләрне күп итеп күндерербез», – дип язарга туры килгән.
Безнең илче үз исеменнән дә бүләкләр тапшырырга тиеш
Патша күчтәнәчләреннән тыш, безнең илче үз исеменнән дә бүләкләр тапшырырга тиеш булган. Илче барлык кирәк-яракны дәүләт хисабына алганга күрә, аудиенциядә чит ил хакименә тапшырыр өчен, аңа күчтәнәчләр дә патша казнасыннан бүленеп бирелгән. Соңрак илче үзенә чит ил хакиме тарафыннан тапшырылган бүләкләр өчен хисап тоткан. Гадәттә бу һәдияләр патша казнасына алынмыйча, илченең үз милке булып калган; алай да, ниндидер максаттан чыгып, мондый исәп барыбер алып барылган.
Күчтәнәчкә карата Шәрыкта күзәтелгән карунлык безнең хөкүмәткә хас булмаган һәм хас була алмаган да, чөнки, башка сәбәпләрдән тыш, бу эш патшаның олуг дәрәҗәсенә тап төшергән. Чит ил хакименнәнме, әллә илчедәнме, кайсыннан бүләк алынса да, аларның үзләренә күчтәнәч бермә-бер күбрәк кайтарып бирелгән. Азия илчеләре өчен хәтта шундый норма билгеләнгән: кабул ителгән бүләк өчен икеләтә күләмдә бүләк тапшырылган, илче үз исеменнән биргән күчтәнәчләр бөтенләе белән кире кайтарылган. Бүләк мәсьәләсе һәрвакыт безнең хөкүмәтне борчып торган һәм илчелек әзерләгәндә беркайчан да күз уңыннан ычкындырылмаган. Бүләкләр йә поминка, йә любительская поминка дип аталган һәм, ярату билгесе итеп, истәлеккә җибәрелгән; «напоминаться» дигән фигыль дә булган, ягъни шул бүләкләр аша патша «өлкән туганына» үзенең барлыгын «искә төшергән».
Беренче чиратта Шәрыкка Кырым татарлары зәрдәва дип атаган (төрек сүзе, «сусар» дигәнне аңлата) тире-мехлар яисә ау кошлары җибәрелгән.
Ахыры киләсе санда
Рус теленнән Милүәшә Талипова тәрҗемәсе
[1] Веселовский Н.И. Татарское влияние на посольский церемониал в московский период русской истории. – С.-Петербург: Типография Б.М. Вольфа, 1911. – 19 с. – Монда һәм ары таба – редакция искәрмәләре.
[2] Бу урында авторда: «мягкая рухлядь, т.е. мѣха».
[3] Николай Веселовский хезмәтендә бу акча «таинъ» дип аталган.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА