Журнал «Безнең мирас»

СТУДИЯДӘ - ФРОНТ СЫЗЫГЫ (АУДИО)

🏷 Admin

Берсе көнгә Кайгы һәм хәтер көнен билгеләп үтәбез. 1941 елның шушы көнендә башланып киткән Бөек Ватан сугышында никадәр нәселләр киселгән, язмышлар җимерелгән. Шуңа күрә дә йөрәк яраларын сызлатып, искәртеп-кисәтеп куя торган онытылмаслык дата ул 22 июнь.
Сугышның беренче көннәреннән үк бөтен халык изге яуга күтәрелә. Татарстан радиосы хезмәткәрләре дә иң алгы сафларда була. Үз вакытында радиобызда баш мөхәррир булып эшләгән шагыйрь Җәүдәт Дәрзаман шул көннәрнең шаһитлары булган, вакыйгаларның үзәгендә кайнаган ветераннарның хатирәләрен магнитофонга яздырып калган иде. Хәзерге
вакытта кадерле ядкәр итеп сакланучы әлеге язмаларның берничәсенә мөрәҗәгать итәрбез.
Маһинур Хәбибуллина, 1933-1943 елларда Татарстан радиосы дикторы:
– 1941 елның 22 июне... Көндезге тапшыруны шаян скетч белән тәмамлыйбыз. Студиядә Гамир Насрый белән шагыйрь Мөхәммәт Садри да бар иде. Көлешә-шаярыша, шау-гөр килеп студияне ябабыз да репродукторга текәләбез: Мәскәүгә чиста күчтекме, янәсе. Әмма Левитан тавышын ишетеп, тетрәнеп китәбез – ул ниндидер хәвеф, борчылу, эчке бер тетрәнү белән
башлый, сүзне тышкы эшләр Халык комиссары Молотовка бирә. Молотов исә бу таңда фашистлар Германиясенең Советлар иленә хаиннарча сугыш ачуын хәбәр итә.
Дөньяның асты-өскә килде. Элеккеге шау-шулы матур тормышыбыз еракта, томан артында калгандай булды. Сугыш мәхшәре, сихерле аждаһадай, бар илне тоташ ут-ялкынга күмде. Илебез халкы өчен чын мәгънәсендә тәмуг газаплары башланды. Без дә радиода куна-төнә эшли башладык. Совинформбюро мәгълүматлары «авыр сугышлардан соң» дип
башланалар да чираттагы шәһәрнең яки стратегик пунктның дошманга
калдырылуын хәбәр итәләр. Авыр хәбәрләр, әмма нишлисең, укырга туры
килә...
Николай Синицын, Игорь Бакулевский кебек техникларыбызның болай да тынгысыз эшләре тагын да катлаулана төште. Дөрес, үз вакытлары чыккач, алар өйләренә таралыша, ә без, дежур дикторлар, төнгә дә калабыз, «Маяк» дип аталган дулкында хәрби очкычларга юнәлеш биреп торабыз. Кизүлегемнең берсендә, аруым чигенә җиткән булгандыр инде, йоклап киткәнмен. Баш өстәлгә ничек ауган, шулай йокланылган... Эшкә иртәнге дүрттән килгән килеш өйгә бер тапкыр да кайтып карамаган... Әйтәм бит, Юрий Левитан Мәскәү тапшыруларын иртәнге алтыда ачса, без инде аннан да алдарак башлый идек. Димәк, мөхәррирләргә төнге икеләрдә, өчләрдә үк килеп эшкә утырырга туры килә иде. Кайчакларда редакциядә куна калулары да шуннан булгандыр. «Маяк» тәүлек әйләнәсендә тапшыра башлагач, ишетеп белүемчә, хәтта радиокомитет рәисенә дә микрофон янында эшләргә
туры килгән. Бу хакта миңа, фронттан кайткач, Мирсәй ага Әмир сөйләде. Фронттан кайткач, дигәнем шул: 1943 елда мин үз теләгем белән фронтка язылдым. Ә инде сугыштан соң язмыш мине бөтенләй башка юлдан алып китте...
Галия Гаязова, 1941-1968 елларда хәбәрче, сәяси тапшырулар баш
мөхәррире:
– Сугышның өченче ае бара. «Яшь Сталинчы» газетасы ябылгач, мине радиога эшкә җибәрделәр. Кулга корал тотарлык ир-ат фронтка китеп беткән. Радиодагел хатын-кыз, ирләрдән – рәис, карт хисапчы, бер техник калган. Эш искиткеч киеренке. Коллектив тәүлекләр буе комитетта. Рәисебез Гариф абый Гобәй, төрле чаралар күреп, коллективны ныгыту, кирәкле кешеләрне табу юлларын эзли. Сентябрь азакларында инде бездә хәлләр үзгәрде. Гариф абый фронтка җибәрелүдән вакытлыча калдырылган язучы иптәшләрне 
радиога эшкә алып килүгә иреште. Без иркен сулап куйдык. Ләкин бу озакка сузылмады. Октябрь ахырларында инде коллективның җитмеш-сиксән проценты оборона корылмалары төзелешенә – окоп казырга китте. Өч сәгать ярымлык тапшыруларны оештыру өчен бармак белән санарлык кына кеше калды. Хәер, аларны әйтеп чыгу да күп вакыт алмас: Гариф Гобәй – рәис, Кави Нәҗми – пропаганда бүлеге мөдире, Җәүдәт Фәйзи – музыкаль тапшырулар мөхәррире, Абдулла Төхфәт, Матильда Аксенова – хәбәрләр бүлеге хезмәткәрләре, Ольга Бакулевская – техник, Хәдичә Хафизова – ат караучы, Вера Котловкина – бухгалтер һәм мин – бөтен редакцияләр өчен хәбәрче.
Сугышның беренче кышы коточкыч салкыны белән үзәкләргә үтте.
Радиода кышка утын әзерләнмәгән. Гомумән, бөтен Казан кышка утынсыз
калган иде. Нишләргә? Гариф абый ай буе ягулык юллап чапты. Ниһаять,
бераз торф юнәтте. Студиягә, аппаратныйга бераз җылы керде. Ә редакцияләргә тимер мич куйдылар.
...Ул көннәрдә коллективтагы тупланганлыкны, дуслыкны, туганлыкны аңлатырлык сүзләр табуы кыен. Аның уртасында чиксез көч чыганагы, җылы сирпеп торучы үзәге булып Кави абый Нәҗми тора иде. Ул эштә киңәше, ярдәме белән генә түгел, кыен минутларда тапкыр сүзе, күңел күтәренкелеге ы ясый, канатландырып, җанда өмет тудыра иде. Сугыш дәһшәтле төс алган, кышкы салкыннар зәһәрләнгән саен, эштәге, тормыштагы киеренкелек тә арта барды. Кыш безгә җиңүнең башлануы турында шатлыклы хәбәр дә китерде…

 

Маһинур Хәбибуллина

 

Галия Гаязова

 

Матильда Аксенова

 

Хәдичә Хафизова

 

Кави Нәҗми

 

Гариф Гобәй

 

МӨСЛИМНӘРНЕҢ СЕРЕ АЧЫЛДЫ

Үзебез дә болай ук булыр дип уйламаган идек, әмма Татарстан радиосы һәм Бөтендөнья татар конгрессы бергәләшеп әзерли торган “Татарлар. Үз өемдә – үз көем” тапшыруы тыңлаучыларыбыз арасында гаҗәеп дәрәҗәдә популярлашып китте. Укучыларга мәгълүм: һәр тапшыруда республикабызның аерым бер районы, андагы эшләр, проблемалар, төбәкнең тарихы, халыкның яшәү рәвеше, үзенчәлекләре белән таныштырып баралар. Ул якларның кешеләре чын-чынлап, үз өемдә – үз көем, дип әйтә алалармы,
туган телләрен саклау, милли һәм дини гореф-гадәтләрне үтәү мөмкинлеге бармы? Менә шундый сорауларга ачыклык кертеп бара торгач, узган атнада, тапшыруның авторлары Гөлназ Ибраһимова һәм Ирек Шәрипов Мөслимгә килеп керәләр.
Аларны муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин якты йөз белән каршы алган, ул яктагы матур эшләр, халыкның тормыш-көнкүреше, милли мәгариф, мәдәният, спорт үсеше турында сөйләгән. Районда яшьләрне калдыру, китеп өлгергәннәрен исә кызыктырып-кызыксындырып, туган якларына кайтару өчен үтә дә зирәк сәясәт алып барыла икән. Альберт Хуҗин шушы юнәлештәге эшләрнең серен ачкан. Монысын язып тормыйбыз, әлеге тапшыруны тыңлаганда сез аны үзегез ишетерсез.

Аны тыңлаганда тагын бер фикер килә: район халкы зур, ишле, тату гаилә кебек тоела башлый. Биредә эш, иҗат дәрте кайнап тора. Гомеренең 38 елын татар теле һәм әдәбияты укытуга багышланган Гөлфия Мөхәммәтгәрәеваны, танылган шагыйрь һәм данлыклы мөгаллим Мөҗәһит Әхмәтҗановны, мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллинаны, Яңа Усы мәктәбе укытучысы Сөмбел Григорьеваны, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллинны тыңлаганда күңелдә Мөслим халкы өчен горурлык хисләре уяна.

“Татарлар. Үз өйемдә – үз көем” программасы республикабыз районнары буйлап юлын дәвам иттерә. Мөслимгә багышланган тапшыруны тыңлыйбыз да, киләсе чыгарылышларын көтеп калабыз!

 

Мөслим җирендә очрашу. Тапшыру авторлары Гөлназ Ибраһимова һәм Ирек Шәрипов муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин янында.

 


Сәхифәне Нәсим Акмал әзерләде

«Мәдәни җомга» газетасы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру