Яңалыклар
-
ЗУР ШӘХЕС
Күренекле җәмәгать эшлеклесе Шамил Закиров турында истәлекләр. -
ТАУ ҺӘМ ТАТАР
Барысы да җырлардан башланды. «Сандугач» сүзе белән башланган җырларны җыйганда, «тау» сүзе кергәнҗырларга да игътибар иттем. -
Җәйге ялда – авылда!
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы экологик яктан иң чиста төбәкләрнең берсе булып танылган Теләче районында узды. -
Җәлилчеләрне йөрәктә барлау
Ләбиб Леронның «Казан утлары» журналында (2025, №8) дөнья күргән «114 адым» дип аталган шигырьләр циклы күңелемә хуш килде һәм төрле уйлар филтәсенә ут төртте... -
Гөлнора Гатина: «Казанда мин үз өемдә»
Өрфиядәй нәфис, фарфор уенчык кебек нәзәкатьле күренсә дә, Гөлнора Гатина опера сәхнәсендә нык басып тора. М.Җәлил исемендәге театрда дөньякүләм танылган операларда баш партияләрне башкара. Күпләгән халыкара бәйгеләрдә беренчелеккә чыккан бу татар кызының уңыш серен ачмакчыбыз. -
Кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән (Әхәт Атнашев, Фоат Сәйфелмөлеков)
1944 елның августында төрмәдә тоткыннар (ягьни кормашчы-җәлилчеләр) янында булып, аларны Коръән тоттырып бәхилләштергән Усман мулланың 1945 елның язында (1943-1945 нче елларда «Идел-Урал» комитеты җитәкчесе Шәфи Алмасның ярдәмчесе булып торган Әнвәр Галимгә) сөйләгән хатирәләрендә, исеме әйтелмәсә дә, Әхәт Атнашев та телгә алына. -
Чүпрәле районында узган традицион «Мунчәли укулары»ннан фоторепортаж
Бу елгы җыен танылган драматург, депутат Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышланды. Заманында Туфан ага Миңнуллин Мунчәли авылы мәктәбен булдыруга, авылның тарихи-мәдәни мирасын саклап калуга үзеннән зур өлеш керткән. -
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Ир бала һәм кыз бала арасында аерма зур»
Хәзер яшьләр әти-әнисеннән аерым яшәргә омтыла. Яшь кешенең, балигъ булгач, мөстәкыйль тормыш корырга тырышуы табигый сыман. Тик әти-әниләрнең күпчелеге моңа риза түгел. Бу хәлгә динебез ничек карый, дип Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек. -
«Бездән акыллырак булыгыз!»
Бүгенге катлаулы заманда табигый, гади, ихласлык белән әйтелгән хак фикергә сусаган вакытыбыз. Әнә шуңа күрә дә сагындыра Туфан сүзе... -
Баламның хаҗы – дөньядагы иң зур казанышым
2003 елның 12 июнендә Россиянең бәйсезлеге көненә багышланган рәсми дәүләт бәйрәм чараларында Әстерханнан делегат булып катнаштым, Кремльдә рәсми кабул итүдә, Кызыл мәйданда, «Россия» кунакханәсендә һ.б. урыннарда илнең 89 төбәгеннән җыелган делегатлар белән аралаштым. -
СИН КЕМ?
...Кирәклерәкләренең барчасын да исемнәре, ә калганнарын йөз кыяфәтләре буенча танып, алар: кыек, ябык, шадра, камыт аяклы... дип, исемлеккә теркәлделәр. И.Гончаров, «Фрегат “Паллада»» (1857) -
Онытылмас мизгелләр (№7.2025)
Әгәр исән булса, быел Татарстанның халык артисты, 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Балык Бистәсе районындагы Олы Солтан авылы тумасы Хәлим Җәләйгә (Хәлим Бәдретдин улы Җәләлов, 27.04.1940-05.07.2021) 85 яшь тулган булыр иде. Әлеге могтабәр артистыбыз безнең телестудиядә еш кунак булды, хәтта кайбер тапшыруларда алып баручы вазифасын да башкарды. Укучылар игътибарына Хәлим Бәдертдин улына нисбәтле берничә фотосурәтне тәкъдим итәм. Алар төрле елларда төшерелгән. -
АЛТЫН ЙОЛДЫЗЛЫ КОМБРИГ
22нче гвардия мотоукчы бригада командиры гвардия полковнигы Хәмзә Богданов – 1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында бригадалар белән командалык иткән татар хәрби җитәкчеләре арасындагы бердәнбер Алтын Йолдыз иясе. -
Рабит Батулла: «Һыбылар»
Әсәрләрен бастырмый башлагач, Салих Батталга әйткәннәр, имеш: – Салих ага, нишләп синең исемең бу арада матбугатта күренми? – дигәннәр. -
Менә шундый Лилиябез бар безнең
Хатирәләрне яңарткан, күзләрне яшьләндергән, бәхетле елмаю бүләк иткән очрашулар була.