Журнал «Безнең мирас»

Менә шундый Лилиябез бар безнең

🏷 Admin

Хатирәләрне яңарткан, күзләрне яшьләндергән, бәхетле елмаю бүләк иткән очрашулар була.

Очрашуларның төрлесе була. Классташлар очраша, төркемдәшләр, армиядә бергә хезмәт иткәннәр, дуслар, туганнар... Мин бу язмамда гаҗәеп очрашулар турында сөйләргә җыенам.

 

УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН УКЫТУЧЫЛАРГА РӘХМӘТЛЕ

 

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең 1988 елгы чыгарылыш укучысы Лилия ХөснетдиноваАйхингер өченче ел рәттән үзе укып чыккан мәктәп укытучыларын җыя, рестораннарда тәмле ризыклар белән сыйлый, танылган җырчыларны чакырып, мөгаллимнәрнең яраткан җырларын бүләк итә.

Кем ул Лилия Хөснетдинова һәм ни өчен Айхингер дип сорыйсызмы? Аның кемлеген һәм ни өчен очрашулар оештыруын белү өчен башта Лилиянең тәрҗемәи хәле белән танышыйк.

Җәүдәт абый белән Хәдичә апа гаиләсендә Лилия өченче, төпчек бала. 1978-1988 елларда – мәктәп укучысы. Уку алдынгысы, үзешчән сәнгатьтә бик теләп катнаша. Мәктәпне бетергәч, 1988-1990 елларда Ульяновск шәһәрендәге Сәүдә техникумының хокук белеме факультетында белем ала. 1990-1996 елларда Казан дәүләт университетында юридик факультетның халыкара хокук бүлегендә укый. Студент чагында ук юрист булып эшли башлый. Аннан Арбитраж судына күчә.

Алга таба аны Мәскәүгә эшкә чакыралар. Анда Югары Арбитраж судында көч куя. Ярты ел тирәсе Петербургта чит ил фирмаларын теркәү Палатасында эшләп ала. Аннан дус кызы белән Мәскәүдә чит ил инвесторларына үз эшчәнлекләрен ачып һәм ябып бирә торган фирма ачып җибәрә. Шушы эшләр белән шөгыльләнгәндә Лилия булачак ире белән таныша. Өйләнешкәч, 1998 елда Германиягә күченеп китә.

Тырыш кыз чит илдә югалып калмый. 1999-2003 елларда Германиянең Халыкара элемтәләр институтында укый. Бүгенге көндә Лилия ХөснетдиноваАйхингерның кулында дүрт дипломы бар. Биш телдә иркен сөйләшә. Һәм шушы ирешкән уңышлары, алган белемнәре өчен ул Шушмабаш урта мәктәбе укытучыларына рәхмәтле.

 

ОЧРАШУ ЮБИЛЯРЛАРГА БАГЫШЛАНДЫ

 

Ике ел элек Лилия укытучыларны, туганнар, сыйныфташлар һәм дусларын Арчадагы ресторанда кунак иткән иде. Үткән ел Болгарга сәяхәт кылдырды. Быелгы очрашу җәйге матур көннәрнең берсендә – 13 июльдә булды.

Чакырылган кунаклар Шушмабаш мәктәбенә җыйналып, автобусларда Божа авылындагы ресторанга килеп төште. Барысы – 70кә якын кеше. Күбесе узган гасырның 70-80нче елларында эшләгән ветеран мөгаллимнәр һәм бүгенге көндә хезмәт куючы укытучылар, шулай ук Лилиянең туганнары һәм дус кызлары.

Очрашу юбилярларга багышланды. Укытучыларның күбесе түгәрәк даталарын тутырган: кемгә – 70 яшь, кемгә – 80. Шулай ук 60-50 яшьлекләр дә хәйран. Аларны котлап матур теләкләр әйтелде, чәчәк бәйләмнәре һәм район хакимиятеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Гадәттә, укытучыларны Укытучылар көне алдыннан искә төшерәләр. Авыр, җаваплы хезмәтләре турында сөйлиләр, кайберәүләр хәтта укытучыга һәйкәл куярга кирәк дип тә «җиффәрә». Һәм бераздан барысы да онытыла... Әмма ул таш сын укытучыга карата җан хисләрен, рәхмәт сүзләрен әйтеп бирә алырмы икән? Минемчә, укучыларның үз укытучыларын җыйнап, менә Лилия шикелле шулай очраштыруы, кунак итүе иң затлы һәйкәлләрдән дә бөегрәк гамәл.

 

РӘХМӘТ СИҢА, ЛИЛИЯ!

 

Мәҗлестә кем генә чыгыш ясаса да, укытучы һөнәре турында яратып әйтелгән сүзләр быелгы очрашуның төп эчтәлеген билгеләде: «Мөгаллимлек һөнәр генә түгел, мөгаллимлек – язмыш ул!»

Кичә барышында үзем укыган Шушмабаш мәктәбе белән горурланып утырдым. Шушмабаш урта мәктәбенә үзем дә рәхмәтле. Чөнки биредә миңа заманында Казан дәүләт университетына укырга керерлек белем бирделәр. Диплом алгач, мин анда тарих укытырга кайттым. Шушы мәктәптә чибәр укытучы кызны очратып, гаилә кордым. Шушы мәктәптән мине директор итеп җибәрделәр... Әти белән әни дә шушыннан лаеклы ялга чыкты.

Җылы очрашу кыска бер мизгел кебек узып китте. Кызганыч, бу очрашуларның берсендә дә Лилия үзе катнаша алмады. Әмма 2 ел элек булган очрашуда без аның җибәргән видеоязмаларын карап, тормышкөнкүрешенә хозурланып утырганны хәтерлим.

«Хәзерге көндә Германиядә дүрт фирмабыз бар. Немецлар мине бик ярата, килешеп эшлибез. Барысы да сезнең хезмәт нәтиҗәсе, сез биргән старт белән! Олы рәхмәт! – ди Лилия ХөснетдиноваАйхингер укытучыларга язган бер хатында. – Мин сезнең һәммәгезгә дә биргән белем, өйрәткән акыл, түземлек өчен Шушмабаш урта мәктәбе укучылары исеменнән рәхмәт әйтәм һәм баш иям. Арабыздан киткән, яраткан укытучыларыбыз барысы да истә. Берни дә онытылмады, алган белемнәр кирәк булды».

Ерак илләрдә яшәп тә, укытучыларыңны шулай олылаган өчен тагын бер кат рәхмәт сиңа, Лилия! Үзеңне дә туган якларда күрергә насыйп булсын. Шушындый онытылмаслык очрашу оештырганнары өчен Шушмабаш мәктәбе җитәкчелеге һәм укытучыларына да зур рәхмәт.

 

Фәрит Вафин, ветеран укытучы

«Мәдәни җомга» газетасы 
 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру