Кормашчы-җәлилчеләр эзләреннән (Әхәт Атнашев, Фоат Сәйфелмөлеков)
1944 елның августында төрмәдә тоткыннар (ягьни кормашчы-җәлилчеләр) янында булып, аларны Коръән тоттырып бәхилләштергән Усман мулланың 1945 елның язында (1943-1945 нче елларда «Идел-Урал» комитеты җитәкчесе Шәфи Алмасның ярдәмчесе булып торган Әнвәр Галимгә) сөйләгән хатирәләрендә, исеме әйтелмәсә дә, Әхәт Атнашев та телгә алына. «Алар арасында мин белмәгән, күрмәгән тагын ике кеше бар иде, алар легиончылар булган булса кирәк», – ди ул. Соңыннан ачыкланганча, әлеге ике кешенең берсе – Әхәт Атнашев, икенчесе Сәлим Бохаров (Галләнур Бохараев) булып чыга.
Ватанга исән кайткан җәлил-кормашчылар һәм легионерларның (мәсәлән, Фәрит Солтанбәков (аңа, Берлин Хәрби судының карары нигезендә, гомерлек төрмә җәзасы бирелгән була), Рушад Хисаметдинов, Гарәф Фәхретдинов (Дим Алиш)) истәлекләрендә Әхәт Атнашев исеме сирәк телгә алына.
Гильотинада унынчы кеше булып (Зиннәт Хәсәновтан соң, Сәлим Бохаров алдыннан) башы киселгән Әхәт Атнашев хакында Википедиядә дә бик коры һәм үтә саран гына мәгълүмат китерелгән: «Әхәт Мәхмүт улы Атнашев 1917 елның 12 декабрендә Кызылъяр (Петропавел,
русча – Петропавловск) шәһәрендә (КазССР) туган. (Сүз уңаеннан, Кызылъярда шулай ук журналист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе, «Татар иле» дигән газета редакторы, заманында Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыган һәм берара шунда укыткан Галимҗан Идриси (1887-1957(59), әнисе – Буадан, әтисе Җәгъфәр – Казан тирәсеннән, хатыны (өченчесе) Шәмсебанат – Пенза якларыннан, кормашчы-җәлилчеләр, бигрәк тә М.Җәлил белән Берлинда нәкъ менә ул, аның хатыны һәм улы Илдар аралашкан да инде. – Л.Л.), эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе һәм нашир Әхмәтвәли Мәңгәр (1891-1978), драматург Габдулла Зөлкарнәй (1905-1935), ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы Мәэмүн Сутюшев (1906-1990), Г.Тукай әсәрләрен тәрҗемә итүче, Милли Мәҗлес сәркатибе Галим Акчурин (1892-1945) һәм аның улы, фотожурналист, КДУ доценты, минем укытучым – университетның журналистика бүлегендә укыганда безне фотография серләренә төшендергән Җәүдәт Акчурин (1930-2018), талантлы рәссам Ирек Мусин (1966) да туган. – Л.Л.). Фото 1а – Галимҗан Идриси.
Ә.Атнашев1938 елда Кызыл Армиягә чакырылган. Кече командирлар әзерләү мәктәбен тәмамлаган. Атлы гаскәрдә хезмәт иткән. Көнбатыш Украина һәм Бессарабияне азат итүдә катнашкан. Батырлык өчен "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән. 1942 елның 22 июнендә, Калуга өлкәсендә барган сугышларның берсендә, пулемёт расчеты белән командалык иткәндә, каты яраланган һәм фашист әсирлегенә эләккән. Әсирлектә кормашчы-җәлилчеләрнең яшерен оешмасына керә. Баш күтәрү уңышлы килеп чыккан очракта, Әхәт Атнашев Украина партизаннарына кушылырга тиеш була...»
Бу урында эзтабар-журналист, тарихчы Михаил Черепанов язмасына тукталып алыйк: «Җәлилчеләрне өйрәнгән язучы Р.Мостафинга герман архивларыннан хәрби әсир Әхәт Атнашевның җәзалау вакыты теркәлгән карточкасын табу насыйп булды. Анда китерелгән мәгълүматлар гаять кыска: «1918 елның 12 декабрендә Петропавловск шәһәрендә туа. Сугышка кадәр Штецнайк (Степняк, дип аңларга кирәк) каласында яши. Әти-әниләре – Мәхмүт Атнашев һәм Өммикамал Атнашева (кыз фамилиясе – Билалова) да шунда гомер кичерә. Сугышка кадәрге һөнәре – ашчы. Өйләнмәгән. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 33 минутта үлде. Үлеменең сәбәбе – башы киселү». Узган гасырның 1970 елларында Р.Мостафинның Җәлил төркеме турында «Казан утлары» журналында басылган язмасын укыгач, Мамадыш районында яшәүчеләрдән берәү редакциягә Мәхмүт белән Өммикамал Атнашевларның әүвәлге Мамадыш өязеннән (хәзер Кукмара районына кергән Өскебаш авылыннан яки шул тирәдәге авылларның берсеннән. – Л.Л.) чыккан кешеләр булуларын, революциягә кадәр үк Казахстанга – Петропавловск (татарча тарихи атамасы – Кызылъяр) шәһәренә китүләрен хәбәр итә...
Тәбәнәк кенә йорт янында ачы җилләр кочагында киң ябалдашлы өрәңге шаулый. Армиягә китәр алдыннан, Әхәт аны үзе утырткан. Батыр егетнең атасы картлыктан бөкрәйгән, чаларган, әмма үзенең сиксән яшендә әле нык басып тора. Улы Әхәт Атнашевның 1917 елның 12 декабрендә Петропавловск шәһәрендә тууын (һич тә 1918 елда түгел) әйтә ул. Гаиләдә җиде бала үсә алар. Әхәт шәһәрдәге җидееллык татар мәктәбен тәмамлый. 1929 елда Атнашевлар Степняк шәһәренә күченеп китә. Улының үз эзеннән баруына ышанып, Мәхмүт ага аны Щука район үзәгендәге уку-укыту комбинатының бухгалтерлар курсларына урнаштыра. Әмма Әхәткә бухгалтер булырга насыйп булмый: 1938 елда аны Кызыл Армиягә алалар.
Гаилә архивында Әхәтнең 1941 елда Мәскәү өлкәсенең Васькино авылында сугышлар арасындагы кыска ял вакытында төшкән фотосурәте саклана. Йөзендә арыганлык билгеләре: бу көннәрдә аның кавалерия полкы сугышлардан чыкмый да диярлек. Мәскәү тирәсендә күрсәткән ныклыгы һәм батырлыгы өчен полкка гвардияче исеме бирелә. Фотодан тыш, өйдә Әхәттән әти-әниләренә килгән өч хат та саклана. Аларда тынычлык һәм җиңүгә ышаныч рухы: «Исәнмесез, әтием һәм әнием! Сезгә тормышыгызда, көндәлек авыр эшегездә зур уңышлар теләп, чын йөрәктән чыккан фронт сәламнәремне юллап калам. Әйе, миңа зур дәрәҗә – Гитлер бандаларын җимерү өчен көрәшергә насыйп булды. Кыйнадык һәм яңа көч белән тагын кыйнаячакбыз. Хәзер фашист карчыгаларының тырнаклары ил тәненә никадәр нык батырылуы һәркемгә ачык. Тартып ала алмаячаклар алар үзләренең тырнакларын. Илебез киңлекләрендә дөмегәчәк алар». 1942 елның 8 февралендә язган икенче хатында Әхәт сүзен кыска тота: «Полкның комсомол бюросында җаваплы секретарь мин. Шуның белән тәмам – вакыт юк. Һаман алга, алга барабыз. Өченче гвардияче кавалерия полкы». Әхәтнең соңгы хаты фронттан 1942 елның 27 маенда килгән. Аннары хатлар килүдән туктый. Озак дәшмәүдән тынычлыгын югалткан ата-ана частька хат яза. Әхәтнең фронтташ дусты җавап бирә: «Исәнмесез, минем фронтташ дустым Әхәт Мәхмүтовичның гаиләсе! Сез аның язмышы турында сорап язгансыз. Ул 1942 елның июлендә Смоленскида регуляр гаскәрләр белән кушылган вакытта һәлак булды. Аны безнең полкның политругы да раслый. Ул аның язмышын белә. Шулай итеп, улыгыз юк инде. Ул батырларча һәлак булды. Каһәр суккан хәшәрәт белән ул соңгы сулышына кадәр сугышты. Без – аның якташлары, исән калган полкташлары – аның өчен үч алачакбыз»... 2 нче фото.
Бер айдан соң аларга фронттан тагын бер хәбәр – подполковник Горбачев кул куйган хат килә: «Фронтта фашист басып алучыларына каршы көрәштә командование заданиеләрен үрнәк төстә үтәп чыккан өчен, Көнбатыш фронт гаскәрләренә бирелгән № 0888 приказ нигезендә, 1942 елның 11 августында Атнашев Әхәт Мәхмүт улы Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде». Бу хәбәрне алгач, Атнашевлар гаиләсендәге сүнә башлаган өмет чаткылары яңадан кабынып китә. Алар, уллары хакында сорашып, ул хезмәт иткән частька тагын хат язалар. Фронттан җавап кыска була: «Хәбәрсез югалды». Әмма Әхәт Атнашев исән булып чыга. Чолганышта калганнан соң, үзебезнең якка чыгу өчен чираттагы һөҗүм вакытында ул каты яралана һәм әсирләр лагеренда гына аңына килә. Әхәт Атнашев һәм аның иптәшләре, шул исәптән 1944 елның 25 августында гильотинада җәзаланмый калганнары да, озак вакытлар каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең бөтен дөньяга танылган даны күләгәсендә кала бирде. Ул дан, әлбәттә, Мусаның шәхси һәм шигъри батырлыгы белән түләнгән. Әмма дошман тылында фашистларга каршы ил иминлеге өчен көрәштә гомерләрен биргән башка сугышчылар да халык хәтереннән югалырга тиеш түгел. Безнең хәтеребездә сакланган подполье каһарманнарының берсе Әхәт Атнашев – әнә шундыйлардан...
М.Черепанов эзләнүләре барышында Ә.Атнашевка нисбәтле карточкага юлыга. Анда мондыйрак мәгълүмат китерелгән була: «Атасы Мәхмүт Атнашевның адресы – Төньяк Казакъстан, Степняк каласы, Красноармейская урамы, 80 нче йорт; Ә.Атнашевның туу вакыты – 1918 елның 12 декабре; буе – 165 см, чәче – кара төстә; сугышка кадәрге һөнәре – бухгалтер; хәрби дәрәҗәсе – лейтенант; хезмәт итү урыны – 1 нче кавалерия дивизиясе: әсирлеккә төшү вакыты һәм урыны – 1942 елның 22 июне, Калуга өлкәсендәге Киров шәһәре». Әлеге карточкага Ә.Атнашевның кайсы лагерьларда тоткынлыкта булуы да теркәлгән, хәтта аның бармак эзе дә сакланган.
Бу урында каһарманыбыз Әхәт Атнашевка һәм аның каһарман аркадашларына нисбәтле шигыремне урнаштырам:
Әллә нәрсә булды дөньясына:
Йокы алмый, башны уй баса...
Таш капчыкта яшәү... һай... коточкыч!.. –
Чәчләр үрә тора – уйласаң...
Ирнең хәле илнең хәле кебек:
Көне-төне өскә ут ява.
Кайда ялган, кайда ак һәм кара? –
Барысы да башта бутала...
Өйдәме бу хәл, чит җирдәме?
Саташумы, өнме, төшме бу?
Бу дошманмы, әллә сатлыкҗанмы? –
Уе нинди, безнең ишме бу?
Бу – шундый җир, монда бүленмиләр –
Кызылларга яки акларга...
Бу – таш капчык, монда – үзгә тормыш,
Охшамаган әкиятләргә...
Кырыс чынбарлык бу!.. Саташуны
Монда мөмкин, әйе, акларга...
...Кан тартамы, әллә җан тартамы? –
Уйлар китә туган якларга...
Кызылъярга... Балачакка илтә...
Нәсел чишмәсенә – еракка...
Ата-бабаларның аһәңеме –
Нинди көй ул яңгырый колакта?
Ул көй Мамадыштан, Тәкәнештән,
Кукмарадан, бәлки, киләдер...
И хакыйкать, и ләззәтле хыял,
Көй хакында, әйдә, сөйлә бер!
Вакыт иңри, гомер шәме эри...
Бертуктаусыз башны уй баса.
Уй җәфалый... Изә... Чәч кенәме?!
Акыл үрә тора – уйласаң...
Язмыш – кырыс... Язмагандыр яшәү
Бәхет-шатлык тулы рәхәттә...
Бары Ул беләдер ни язганын
Миңлемәхмүт улы Әхәткә!
Аркадашлар, көрәштәшләр янда...
Үлемгә дә бергә китәсе.
Йөз дә ундүрт адым1. Яшәү чиге...
...Лампа сүнде – кыска филтәсе2.
Син күрәсен башка кеше күрмәс,
Язмыш йөртә җирдә һәркемне...
...Атнаш нәселенең батыр улын
Искә алсак иде һәркөнне!
Инде сүзебез тагын бер каһарманыбыз Фоат Сәйфелмөлков турында. Интернеттагы мәгълүматларга караганда, ул 1916 елның 16 июлендә Ташкент шәһәрендә туган. Бик сәләтле бала була: башта – татар, аннан рус мәктәбендә укый, яшьтән үк татар һәм рус, үзбәк, казах, кыргыз телләрендә сөйләшә. Физика белән математиканы ярата. 1933 елда Сәмәрканд шәһәрендәге халык хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны 1938 елда тәмамлагач, икътисадчы-товаровед белгечлеге алып, Таҗикстанның Сәүдә халык комиссариатында эшли. Бер елдан соң аны Колхоз базарлары бүлегенең җитәкчесе итеп куялар. Берара ул министрлыкның сәүдә-оештыру бүлеге башлыгы булып та тора. 1940 елның 3 февралендә Сәйфелмөлековны Кызыл Армия сафларына алалар. Ул Одесса өлкәсендә хезмәт итә. Әсирлектә легион пропагандисты була. Тыштан караганда, немецлар файдасына сөйли булып тоелса да, асылда «Идел-Урал» легионындагы үз кешеләре арасында фашистларга каршылык күрсәтергә чакыра. Яшерен оешмага кешеләр җәлеп итә. 1943 елда аның төркеменә Едлинодагы легион штабын шартлату йөкләнә. Кулга алынып, җәзалалаулар башлангач, Сәйфелмөлеков немецларга яшерен оешманың бер генә кешесен дә сатмый. 1944 елның 25 августында башы фашист гильотинасы астында өзелә. Аңа нибары 28 яшь була.
Фәрит Солтанбәков үз истәлекләрендә бу шәхесне болай дип искә ала: «Муса Җәлил Радом яшерен оешмасының җитәкчесе итеп Гайнан Кормашны билгеләде. Алар, үзара киңәшләшеп, яшерен оешманы берничә төркемгә бүлделәр. Безнең беренче элемтә төркеменең җитәкчесе Г.Кормаш үзе булды. Икенче пропагандачылар төркеме җитәкчесе итеп Фоат Сәйфелмөлеков, өченче радистлар төркеме җитәкчесе итеп Рушад Хисаметдинов билгеләнде. Пропагандистлар төркемендә Мичурин (Гали Корбанов, Ташкентта Юристлар мәктәбен тәмамлаган, армиядә дә юрист булып хезмәт иткән, бөтен кануннарны яхшы үзләштергән бик үткен һәм җитез кеше булган. – Л.Л.), өченче батальоннан Абдуллин (Муллаян Габдуллин, үзен Ян Габдуллин да дип йөрткән, сугышка чаклы Башкортстанның кайсыдыр районында башкарма комитет рәисе, армиядә өлкән лейтенант булган. – Л.Л.) һәм Әмиров (Шәрифҗан Гарифҗанов) катнашты. Бу төркем җитәкчесе – 1916 елгы Фоат Сәйфелмөлеков. Ул урта буйлы, озынрак битле, сирәгрәк чәчле, күзлек киеп, чәчен артка тарап йөри иде. Ул үзенең Сәмәрканд планлаштыру институтында укыганын, аны тәмамлагач, плановик булып эшләгәнен сөйләде. Фоат дүртенче батальонда пропагандист иде. Башкара торган хезмәте җиңелдән түгел. Алар, үзләренең ышанган кешеләрен җыеп, «Идел-Урал» газетасын укыйлар, Совет Армиясенең хәрәкәтләре турында «Совинформбюро» хәбәрләрен сөйлиләр, дошманның ялганнарын кыю фаш итәләр. 14 августка (1943 ел. – Л.Л.) планлаштырылган восстание җиңгәннән соң, легионерлар поляк партизаннарына барып кушыласы иде. Фоат Сәйфелмөлеков Муса Җәлил тарафыннан сугышчан задание белән, шунда җибәрелде. Ул андагы батальонны восстаниегә әзерләргә һәм партизаннарга күчү юлларын ачыкларга тиеш иде. Әмма Фоат анда кулга алына...»
Фоат Сәйфелмөлековның гомере, Гайнан Кормаштан соң ук (ягъни икенче булып), сәгать 12:09 минутта өзелә. Бу урында Ташкент журналисты Исхак Зәбировның «Казан утлары»нда басылган язмасыннан өзек китерәм: «Икенче көнне фашист чиновнигы аның турында (һәм билгеле булганча, аның бүтән көрәшче дуслары хакында, әлбәттә) түбәндәге карточканы тутыра: «№ 2967. Берлин-Шарлоттенбург, 1944 ел, 26 август. Бухгалтер Фоат Сәйфелмөлеков. Мөселман. Торган урыны – Сталинабад. Үлгән җире – Берлин, Шарлоттенбург, Кенгсдам, 7. 1916 елның 16 июлендә Ташкентта (Россия) туган. Таныклык номеры – (тутырылмаган). Атасы – Хуҗарәхмәт Сәйфелмөлеков. Соңгы вакытта торган урыны билгесез. Анасы – Нәгыймә Сәйфелмөлекова. Кыз чактагы фамилиясе – Шәфиева. Гиждуванда (Россия) туган. Никахы (бу графа сызылган). Никахының теркәлгән урыны – (тутырылмаган). Берлин, Мантейфельштрассе, 10 нчы йортта торучы надзиратель ярдәмчесе Пауль Дюррхауэр сүзләре буенча язып алынды. Бу белешмәләрне хәбәр итүче – билгеле кеше һәм ул үлемнең шаһиты булуын раслады. Үлемнең сәбәбе – башын кисү. Укылды, расланды һәм имза – Пауль Дюррхауэр. Tөп нөсхәдәгечә дөреслеге раслана. Берлин. Шарлоттенбург. 26 август, 1944. Хезмәт вазифасы буенча. – Глюк.» Актив җәлилчеләрнең берсе булган Фоат Сәйфелмөлековның исеме Татарстан Язучылары союзына Моабит дәфтәре килеп кергән көннән башлап билгеле. Карточка, немец педантлыгына хас булмаганча, бик шапшак тутырылган. Анда үлемгә хөкем ителгән Сәйфелмөлековның семья жебе бөтенләй күрсәтелмәгән, әтисенен исеме дә дөрес язылмаган – Хуҗаәхмәт урынына «Хуҗарәхмәт» диелгән. Әйе, фашистлар совет патриотларының башларын тизрәк кисәргә ашыкканнар. Соңгы көннәргә кадәр аның сугышка кадәрге тормышы, хезмәте турында мәгълүматлар билгеле түгел иде. Сугыштан соңгы 23 ел дәвамында эзләнүләр дә нәтиҗә бирмәде. Күптән түгел мин Фоат Сәйфелмөлековның туган сеңелесе Фәния Хуҗаәхмәт кызы Хәбибуллинаны эзләп таптым. Ул Ташкентта – Чиланзарда тора икән. Аңарда Сәйфелмөлековның хезмәт кенәгәсе һәм сугышка кадәр төшкән рәсемнәре сакланган. Фоат Сәйфелмөлеков 1940 елның 3 февралендә Кызыл Армия сафына чакырылганчы, колхоз базарлары группасы белән җитәкчелек иткән. Фоат Сәйфелмөлековның туганнары сугыш вакытында аның исеме үлгәннәр санында да, билгесез югалганнар исемлегендә дә булмавы турында хәбәр алганнар. Шуннан соң Фоатның язмышы хакында 1968 елның җәенә кадәр берни дә белмәгәннәр. Бохарада яшәүче җитмеш алты яшьлек әнисе улының фашист тоткынлыгында батырларча көрәше һәм җәзалап үтерелүе турындагы хәбәрне күтәрә алмады, урынга егылды һәм узган елның сентябрендә дөнья куйды (Ф.Сәйфелмөлековның әтисе Хаҗиәхмәт Йосыф улы исә 1927 елда ук вафат була. – Л.Л.). Фәния Хәбибуллинадан тыш, Фоатның Зәкия һәм Фатиха исемле тагын ике туганы бар. Алар Бохарада яши...»
Шәхсән миңа Фоат Сәйфелмөлековның да, Әхәт Атнашевның туган җирләрендә моңарчы булырга туры килмәде. Насыйп әйләсә, Аллаһы ризалыгы белән, ул төбәкләрдә дә булырбыз һәм күргәннәребезне укучылар игътибарына җиткерербез, шәт. Ә хәзер... 1944 елның 25 августында гильотинада Гайнан Кормаштан соң ук башы киселгән каһарманыбыз Фоат Сәйфелмөлековка һәм аның батыр көрәштәшләренә мөнәсәбәтле ошбу шигыремне тәкъдим итәм:
Кеше килә җиргә яшәр өчен,
Эз калдырыр өчен, яшьнәр өчен, –
Эшли, эшли, нужа чигә-чигә,
Үз тормышын шулай сала көйгә.
Ут тергезә, кора, юллар сала,
Баш күтәрми ташый – куллар тала...
Үлчи, кисә, тарта чут төймәсен, –
Дулкын ярып бара үз көймәсе...
Төзи, вата тормыш кыяларын,
Яши балкып, янып, хыялланып;
Дөньялыкны агартмакчы булып,
Кемнәргәдер өмет, якты булып...
Давылларны ега, җиңә кеше,
Беркайчан да бетми җирдә эше.
Яшәсә дә утлар-сулар кичеп,
Шатлык белән бергә кайгы эчеп,
Кеше дигәннәрең, ахыр чиктә,
Килеп җитә бер билгеле чиккә...
Уңны-сулны күрми барганнар да,
Пыскып яисә дөрләп янганнар да,
Бата-чума тормыш тузанына,
Килеп чыга гомер ызанына...
Аһ, бу гомер... Каһәр суккан гасыр...
Өметләрне җиргә еккан гасыр...
Хыялларны утка яккан гасыр,
Елга булып каннар аккан гасыр...
...Йөз дә ундүрт адым... Үлем юлы...
Газиз татарымның унбер улы...
Мәңгелеккә китеп барышлары...
...Җанны өтеп алды сагышлары.
1Йөз дә ундүрт адым – Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә кормашчы-җәлилче каһарманнарыбыз үлем көткән камерадан гильотинага кадәрге ара.
2Г.Тукайның «Лампа янмый – кыска икән филтәсе» дигән шигъри юлына ишарә.
Фотосурәтләр:
1. Әхәт Атнашев
1а. Галимҗан Идриси. 1916 ел
2. Ә.Атнашевның үлеменә кагылышлы кәгазь
3. Ә.Атнашевны «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләү кәгазе
4. Фоат Сәйфелмөлеков
5. Берлинның Плетцензее төрмәсендәге гильотиналы бүлмә
«Безнең мирас». – 2025. – №7. – Б.72-79.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА