Журнал «Безнең мирас»

АЛТЫН ЙОЛДЫЗЛЫ КОМБРИГ

🏷 Admin

22нче гвардия мотоукчы бригада командиры гвардия полковнигы Хәмзә Богданов – 1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында бригадалар белән командалык иткән татар хәрби җитәкчеләре арасындагы бердәнбер Алтын Йолдыз иясе.

 

 

 

Бөек Ватан сугышы елларында Хәмзә Богданов Калинин, Мәскәү һәм Дала фронтларында төрле бүлекчәләр һәм частьләр белән командалык итә. Курск дугасында, Сандомир юнәлешендә сугышларда, Прага, Вена, Ютерборгны азат итүдә катнаша. Берлин операциясе барышында батырлыклар күрсәтә. 

 

 

ҖИҢҮГӘ САНАУЛЫ КӨННӘР КАЛГАНДА

 

1944 елның ноябрендә Советлар Союзы Маршалы Константин Рокоссовскийның 1нче Белоруссия фронты Берлин юнәлешенә чыга, бу исә ул җитәкчелек иткән гаскәрләргә дошман өнен басып алу йөкләмәсен көн кадагына куя. Әмма Югары Башкомандующий Иосиф Сталин бу мактаулы бурычны үзенең урынбасары Советлар Союзы Маршалы Георгий Жуков башкарып чыгарга тиеш дигән карарга килә һәм аны 1нче Белоруссия фронты командующие итеп билгели.

Үзен икенче рольдә калдыруына үпкә белдерүдән башка чарасы калмаган поляк фамилияле Рокоссовский 2нче Белоруссия фронтын кабул итеп ала.

Шунысы да бар: командующие Жуковның «көндәше» саналган Иван Коневның 1нче Украина фронты гаскәрләре дә көньяктан Берлин юнәлешендә тора. Гәрчә Сталинның катгый карары белән Берлинны алу 1нче Белоруссия фронтына йөкләнә, 1нче Украина фронты исә, «Үзәк» армияләр төркеменең Берлинны саклаучы гаскәрләре белән кушылуына юл куймас өчен, һөҗүмнәрен Котбус каласына таба юнәлтергә тиеш булып чыга. Дошманны төньяктан камау бурычы куелган 2нче Белоруссия фронты да 1945 елның 16 апрелендә башланып киткән һәм 17 көн дәвам иткән Берлинга һөҗүм операциясендә катнаша.

Тик Берлин юнәлешендәге авыр сугышлар барышында 1нче Белоруссия фронты гаскәрләренең көчле каршылыкка очравы сәбәпле, Берлинны алу өчен 1нче Украина фронтын да җәлеп итәргә туры киләсе ачыклана. Нәтиҗәдә ике фронт гаскәрләре басып аласы участокларның бүленеш линиясе эшләнә һәм ул, вәзгыятькә карап, берничә мәртәбә үзгәреш кичерә.

Мисал өчен, һөҗүм башланып китүгә Конев фронты составындагы генерал-полковник Павел Рыбалконың 3нче гвардия танк армиясе дошманны көньяктан торган саен ныграк кысрыклый башлый һәм Жуков «биләмә»ләренә үтеп керә. Бу исә ике маршал арасындагы каршылыкларны тагы да көчәйтә, аларның дәгъва белдерүләреннән соң, Сталин һәрвакыттагыча Жуковны яклый һәм аның теләген канәгатьләндереп, соңгы бүленеш линиясен үткәрергә боера.

Иван Конев сугыштан соң язган истәлекләрендә бу турыда тәфсилләп бәян итә: «Нәтиҗәдә без, 29 апрельдә, Рыбалконың 3нче танк армиясенең һәм Лучинскийның 28нче армиясенең яңа линиянең теге ягында калган частьларын Берлинның үзәк районнарыннан чыгарырга мәҗбүр булдык. Сугышта булган һәркем Павел Семёновичка үз танкистларын линиянең бу ягына чыгаруның психологик яктан никадәр авыр булуын аңламый калмас. Ә бит чынлап та: алар беренче булып дошман оборонасын өзделәр, беренче булып Берлинга борылдылар, Цоссенны басып алдылар, Тельтов каналын кичтеләр, авыр, канкойгыч сугышлар белән Берлин читендәге бистәләрдән каланың үзәгенә бәреп керделәр һәм, көтмәгәндә, соңгы алыш кызган чагында гына, үз участокларын күршеләренә тапшыру турында боерык алдылар. Моны кичерүе бик җиңелме әллә?»

 

 

Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен 22 нче гвардия мотоукчы бригада командиры гвардия полковнигы Хәмзә Богдановны «Советлар Союзы Герое» званиесенә тәкъдим итү турында 1945 елның 2 маенда имзаланган Бүләкләү документы. 

 

ДОШМАН КАРШЫЛЫГЫН СЫНДЫРЫП, МӨҺИМ ПЛАЦДАРМ ЯУЛЫЙ

 

Шушы канкойгыч сугышлар барышында милләтебезнең каһарман улы – 22нче гвардия мотоукчы бригада командиры гвардия полковнигы Хәмзә Сәлим улы Богданов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Ул – Бөек Ватан сугышында бригадалар белән командалык иткән татар хәрби җитәкчеләре арасындагы бердәнбер Алтын Йолдыз иясе.

Хәмзә Богдановның батырлыгы, тәвәккәллеге, кискен хәлләрдә югалып калмавы һәм оста командалык итүе Берлинны саклаучы немец гаскәрләренең соңгы командующие артиллерия генералы Гельмут Отто Людвиг Вейдлинг капитуляция турындагы Боерыкка кул куйган 2 май көнендә тутырылган Бүләкләү документында җентекләп тасвирлана.

22нче гвардия мотоукчы бригадасы 22 апрельдә Тельтов каналына чыга һәм дошманның көчле каршылыгын сындырып, каршы ярда мөһим плацдарм яулый. Бу исә 6нчы гвардия танк корпусы һәм 3нче гвардия танк армиясе частьларына каналны югалтуларсыз кичү мөмкинлеге бирә. Өч көннән Богданов бригадасы көньяктан Берлинга бәреп керә һәм дошманны каланың Лихтерфельде, Далем, Шмаргендорф районнарыннан кысрыклап чыгара, 29 апрельдә Гинденбург паркыннан нибары ярты чакрым ераклыктагы Вильмерсдорф районына чыга.

Дошман өнендә барган алышларда күрсәткән батырлыклары өчен каһарман комбригны Алтын Йолдыз белән бүләкләүне яклап һәм үз ризалыкларын белдереп кул куючылар: 6нчы гвардия танк корпусы командиры, гвардия генерал-майоры Василий Митрофанов; 3нче гвардия танк армиясе командующие, танк гаскәрләре генерал-полковнигы Павел Рыбалко; Хәрби совет әгъзасы, гвардия генерал-лейтенанты Семен Мельников; 1нче Украина фронтының бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләре командующие, генерал-полковник Николай Новиков; фронт командующие, Советлар Союзы Маршалы Иван Конев һәм Хәрби совет әгъзасы, генерал-лейтенант Константин Крайнюков.

Милләттәшебезне Алтын Йолдыз белән бүләкләү турында Югары Совет Президиумы Указы басылып чыккан көн – 1945 елның 31 мае (ЦАМО. Ф.33. Оп.793756. Д.6.).

Шунысын да искәртү мөһим: Хәрби байрагын Ленин, Кызыл Байрак, II дәрәҗә Суворов, II дәрәҗә Богдан Хмельницкий орденнары бизәгән 6нчы гвардия танк корпусының 96 яугире Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, аларның 96 проценты – славян милләте вәкилләре. Фәкать дүрт кенә кеше башка милләттән: гвардия полковнигы Хәмзә Богданов белән гвардия сержанты Нурмый Шәрипов – татарлар, гвардия майоры Ханун Богатырев – карачай һәм гвардия өлкән сержанты Николай Данилия – грузин. 96 каһарманның 24е – 22нче гвардия мотоукучы бригада яугирләре.

 

СУГЫШНЫҢ БЕРЕНЧЕ КӨННӘРЕННӘН ЯУ КЫРЫНДА

 

1904 елның 2 ноябрендә хәзерге Ульяновск өлкәсендәге Барыш районының Зөябаш авылында (Иске Тимошкино) туган, 18 яшеннән Кызыл Армия сафларына баскан һәм Ульяновск пехота мәктәбен, Ленинград бронетанк курсларын, М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлаган Хәмзә Богданов Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән яу кырында.

Кадровый офицер әүвәл – 24нче танк дивизиясе штабының оператив бүлекчәсе башлыгы, октябрь аеннан – 125нче танк бригадасы штабы башлыгының оператив эш буенча урынбасары, 1942 елның март-сентябрь айларында – 42нче армиянең автобронетанк гаскәрләре башлыгы урынбасары, октябрь аеннан – 34нче танк полкы командиры һәм тагын бер елдан 37нче механикалаштырылган бригада командиры вазифаларын башкара. 1944 елның июнендә Мәскәүдә Офицерлар составын камилләштерү курсларын тәмамлый һәм 22нче гвардия мотоукчы бригада командиры итеп билгеләнә.

Беренче хәрби ордены – Кызыл Байрак ордены белән 1943 елның 31 августында бүләкләнә. 20 июльдән алып 2 августка кадәр дәвам иткән кырыс чорда 34нче танк командиры Хәмзә Богданов яугирләре 15 һөҗүм оештырып, дошман оборонасын өзә һәм, пехота частьлары белән берлектә, 24 торак пунктны азат итә. Великие Лукига беренчеләрдән булып аның танкистлары бәреп керә һәм шуның белән каланы азат итү өчен барган авыр сугышларның уңышлы тәмамлануын тәэмин итә.

1945 елның 30 апрелендә тагын бер Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән гвардия полковнигы Хәмзә Богданов, Җиңү таңы атканнан соң, Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә төрле частьлар белән командалык итә, 1950 елдан – Ленинград өлкәсе Ломоносов каласындагы Югары офицерлар үзйөрешле артиллерия мәктәбендә курс башлыгы. 1953 елда отставкага чыга, Ленинград өлкәсендә яши.

Халкыбызның тагын ике Советлар Союзы Герое – өлкән лейтенант Габделхак Умаркин белән сержант Гали Әбдразаков чыккан Зөябаш авылы горурлыгы, ике Ленин, өч Кызыл Байрак, II дәрәҗә Кутузов орденнары кавалеры, полковник Хәмзә Сәлим улы Богданов 1983 елның 29 июнендә вафат була.

 

Рәис Зарипов

«Мәдәни җомга» газетасы 
 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру