Яңалыклар
-
Туфан чын йөзен ача
Укучыларыбыз инде ныклап игътибар иткәндер: күренекле әдипләребез Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев, Фоат Садриев арасында юктан бар булган бәхәс «Мәдәни җомга»ның 13енче битендә әледән-әле кабынып-сүнеп тора. Бу җәһәттән редакциягә бик күп хатлар килә, шылтыратып сораучылар да байтак: «Шул ялгыш җибәрелгән автографлы ике китап өчен ник бәхәсләшәләр, нигә дуэльгә чакырышалар алар?» – дип борчыла гавам. Хәер, бәхәснең нәкъ менә 13енче биттә баруына, бәхәснең эчтәлегенә бик үк игътибар итеп бетермәүчеләрне әле гавам дип әйтеп булмыйдыр. -
Әлфия Миңнуллина-Юнысова: «МИН – ТУФАН КЫЗЫ!»
Әтине мин бөек дип саныйм. Ул танылган язучы, бәхетле драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе, депутат, үзе исән чакта күп кенә премияләр лауреаты булган, бихисап мактаулы исемнәр алган шәхес кенә түгел. Аның бөеклеге әлеге горурланырлык мактаулы исемнәренә генә нигезләнми. Әтинең тормышы, иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге, карашлары, фикерләре беркемне дә битараф калдырмый иде. -
Туфан Миңнуллин: БАЛАЧАК ХАТИРӘЛӘРЕ
Авылыбызның аскы ягында Күпер ермагы дигән ермак бар. Тирән ермак. Ярлары текә. Яз көне таулардан шуып төшкән кар суы ермакны тутырып ага. Җәй көне ермак кибә. Ләкин бер чоңгыллы урында су җыелып кала. Без шунда чупырдашабыз. Йөзгәндәй итәбез, хәтта биек ярдан шуңа сикерәбез дә. Кайвакытта баш су төбендәге ләмгә (бездә ләмне душкын диләр) кадала. Көлешәбез. Кайберләребез сикергәндә суга корсагы белән төшә. Аңардан мыскыллап көләбез. -
«Күзлек» хикмәтләре
Казан мэриясенең «Апуш» татар балалар театр студиясе турында ишетмәгән кеше сирәктер. -
Дөньяда сүзем калыр (Туфан Миңнуллин)
Туфан Миңнуллин (25.08.1935-02.05.2012) -
Сулар үргә таба акмый...
Туфан Миңнуллинның газизләре – әтисе һәм әнисе турында истәлекләре. -
Сәйдәш маршы белән башладык
30 август – республикабызның иң олы бәйрәме – уйларга сала, өметләрне уята торган вакыйга. Моннан төгәл 35 ел элек, Декларация кабул ителгән көннәрдә Татарстан телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты рәисе булып эшләп, бу хакта эфирга хәбәр бирү җаваплылыгын үз йөрәге аша үткәргән җитәкче Илгиз Хәйруллинның (1940-2025) Җәүдәт Дәрзаман тарафыннан язып алынган хатирәләрен укыйбыз. -
Туган
Әхтәм Зариповның тууына – 90 ел (Бер пәрдәлек гыйбрәтле пьеса) -
Минтимер Шәймиев: «Без – авыл балалары...»
– Мин иң элек аны халкыбызның иң булган, иң лаеклы улларының берсе дип саныйм. 2005 елның ноябрендә, Камал театры сәхнәсендә аның 70 яшьлек юбилей бәйрәме вакытында, республикабызның иң югары бүләген – «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденын тапшырганда, нәкъ шушы сүзләрне үзенә дә әйттем. Мин аны төрле чалымнардан торган бербөтен шәхес дип кабул итәм. -
СӘНГАТЬТӘ ДӘ ТӘРТИП КИРӘК
90 еллык тарихка ия Татарстан Рәссамнар берлеге бүген «Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының бүлеге булып тора. Төбәк оешмасының эшчәнлеге, киләчәккә планнары һәм истәлекле тарихи вакыйгага әзерлек турында берлек идарәсе рәисе, Татарстанның халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Рабис Сәлахов белән сөйләштек. Ул РФ Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеген 2024 елдан җитәкли. -
Татар мифологиясе – үзе бер дөнья
Үз картиналарында риваятьләргә мөрәҗәгать иткән рәссамнар шактый, аларның хезмәтләре күбебезгә кечкенәдән үк таныш. Вакытлар үтү белән татар әкиятләренә дә игътибар артты һәм хәзерге заман рәссамнары милләтебезнең риваятьләренә яңача карап, халкыбыз сәнгатенә тиң алымнар белән иҗат итә башлады. Чирмешән үзәгендә яшәгән, балаларга 20 елдан артык рәсем сәнгате нечкәлекләрен төшендерүче рәссам Фәйзелхак Вилданов та иҗаты белән бу юнәлешкә яңа сулыш бирде. Аның белән татар риваятьләренә бәйле иҗаты, тормыш юлы һәм сәнгать мәктәбендәге хезмәте турында сөйләштек. -
«АТАКЛЫ МӘГЪРИФӘТЧЕ БЕЛӘН БЕР АВЫЛДАН»
Күренекле галимә Резеда Ганиева (1932-2020) – язучы, энциклопедист Каюм Насыйриның якташы. Галимәнең мәгърифәтче турында бөтен уй-фикерләре мәкаләләре, чыгышлары һәм монографияләрендә урын алган. -
Фирдәүсә Бикмәтова: «Бар нәрсәдән илаһи ямь тоеп, Яши белгән чоры гомернең...»
Шагыйрә, язучы, журналист Фирдәүсә Бикмәтова Зәй районындагы Карман авылында туып-үсә. Бигеш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр бүлегендә укый. Чаллы телерадиокомпаниясендә, соңрак – «Другая сторона» газетасында корреспондент булып эшли. 2024 елда ике китабы – өлкәннәр өчен «Әй син, гомер!» исемле шигырь җыентыгы һәм балалар бакчасында музыкаль җитәкчеләр, укытучылар өчен «Балачак иле» исемле методик кулланмасы нәшер ителә. -
Илдар Әхсәновның тууына – 90 ел
Шагыйрь, 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Илдар Гали улы Әхсәнов 1935 елның 27 августында Татарстанның Әлмәт районындагы Әлмәт авылында (хәзер Әлмәт шәһәре) туган. Шигырьләре 1952 елдан басыла башлый. 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Кыйбла» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, 1987 елда «Ак дөнья» исеме белән икенче китабы басыла. 2003 елның 8 июлендә вафат була. -
Нургали Надиев: «Сәяхәт хатирәләре»
ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» сериясендә дөнья күргән китаплар арасында татар сәяхларының сәфәр язмалары тупланган җыентыклар да бар.