Журнал «Безнең мирас»

ТАУ ҺӘМ ТАТАР

Р.Гали фотосы

 

Барысы да җырлардан башланды. «Сандугач» сүзе белән башланган җырларны җыйганда, «тау» сүзе кергән җырларга да игътибар иттем. Татарның кем икәнен белмәгәннәр яки белергә теләмәүчеләр безне еш кына далалар буйлап ат өстендә чабып, күченеп йөрүче кавем токымы дип язарга ярата. Бабаларыбыз турында кыргый даланың кыргый кешеләре дигән сүзләрне еш әйтәләр. Монысы аңлашыла, чөнки вәхши Европа һәм аңа охшарга азапланган рус агай-энеләр бүтәннәрне хурлау-кимсетү бәрабәренә үзләрен цивилизацияле итеп күрсәтәселәре килә. Өстәвенә (әллә русларга ияреп) без дә үзебезне тау халкы дип атамыйбыз. Без бүген яшәгән төбәкләрдә әллә ни биек таулар булмагангадыр, бәлки? Алайса, халкыбызның җырларында тау сүзенең күп булуын ни белән аңлатырга? Мин ул җырларны җыеп тупларга да уйлаган идем дә, нигәдер вакыт җиткерә алмадым. Хәтердә калганнарын гына күчереп куям.

 

Чияле тау, чияле тау,

Чияле тау итәге;

Чияле тау итәгендә

Бергә йөрдек бит әле.

 

Бара торгач мин утырдым

Биек тау билләренә;

Без түгел, кояш та ашкына

Кайтырга илләренә.

 

Биек-биек тау башына

Менәселәр бар әле;

Дөрләп янган ут эченә

Керәселәр бар әле.

 

Тау турында уйланганда җырлардагы «итәге», «билләренә», «башына» дигән сүзләргә игътибар итәсең. Кешенең тышкы кыяфәтен сурәтләгәндә кулланыла торган сүзләр ич болар. Болардан башка тау һәм кешеләргә карата әйтелгән бүтән уртак сүзләр дә шактый татарда. Мәсәлән: тау бите, тау йөзе, тау маңгае, тау күкрәге, тау сырты, тау түбәсе, тау куены... Бәлки әле, бүтән якларда тагын башка сүзләр дә бардыр, мин үзем белгәннәрен генә язып чыктым. Шуларны бергә тезеп укып чыксаң да, тау һәм кешенең охшашлыгын ап-ачык күрәсең. Нидән икән ул? Әллә безнең бабаларыбыз тауга охшарга, тауга тиңләшергә тырышып, тауга үзләренә хас тышкы сурәтләрне бирделәрме икән? Ихтимал, шулайдыр. Чөнки кеше үзен зур, мәгърур итеп күрәсе килә, шуңа омтыла. Кеше җаны ваклыкны өнәп бетерми. Ачуы килгәндә кемне дә булса хурларга, түбәнсетергә кирәк булганда, кешеләр еш кына берсен-берсе ваклыкны белдерүче сүзләрне әйтеп мыскыллыйлар. Тауга тиңләп әйтелгән сүгенү сүзен мин, мәсәлән, белмим. Башка халыкларда ничектер, ә менә татарда тауга шундый хөрмәт белән карыйлар. Бәс, шулай булгач, бу язманы ни дип төгәлләргә кирәк инде? Без биек тауларның итәгендә аунап, тәгәрәшеп үскән халыкның балалары, дисәм, ялгышлык кылмаммы, көфер сүз әйтмәмме? Хәер, кешеләр минем сүзләремнән көферлек эзләп вакланмаслардыр. Чөнки без таулар нәселеннән. Әгәр дә инде кайберәүләр, кайсы таулар нәселеннән, дип сорыйлар икән, җавап бирергә ашыкмыйм. Аның өчен күпне белүче, төпченергә яратучы галимнәр бар.

 

(2010)

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру