Әсәрләрен бастырмый башлагач, Салих Батталга әйткәннәр, имеш: – Салих ага, нишләп синең исемең бу арада матбугатта күренми? – дигәннәр.
(Язучылар мәзәге)
Әсәрләрен бастырмый башлагач, Салих Батталга әйткәннәр, имеш:
– Салих ага, нишләп синең исемең бу арада матбугатта күренми? – дигәннәр.
Җавап итеп, Баттал әйткән, имеш:
– Нигә күренмәсен! Көн саен минем турыда язалар ич! – дигән.
– Кайчан? Кайда? – дип гаҗәпкә калган сораучылар.
– Һәр газета минем турыда мәгълүмат бирә, – дигән Баттал. – «Бу җыелышта Мирсәй Әмир, Сибгат Хәким, Гариф Гобәй һ.б.лар катнашты», диләр. «Һыбылар»ны «һәм Батталлар катнашты» дип укырга кирәк.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала