Журнал «Безнең мирас»

Артистка Асия Харисованың тууына 100 ел

🏷 Admin

ТАССРның атказанган артисты (1975) Асия Әхмәтша кызы Харисова (Разаутдинова) 1923 елның 20 октябрендә элекке Дөбьяз районының Өмбе авылында туган.

 

1949 елда Мәскәүдә театр институтын (ГИТИС) тәмамлагач, ул Казанда Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елда Татар академия театрына күчә. Актриса төрле характердагы рольләрдә уйный.

 

Асия Харисова башкарган рольләрнең кайберләре: Гөлбану – «Казан сөлгесе», Фәрхи – «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин), Галимә – «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), Сәрия – «Миркәй белән Айсылу» (Н.Исәнбәт), Бибиәсма – «Күк капусы ачылса», Сәхипҗамал – «Карлыгач канат кага» (Х.Вахит), Расиха – «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Мәргубә – «Тормыш җыры» (М.Әмир), Сабира – «Туган туфрак» (С.Шәкүров), Галимәбану – «Галиябану» (М.Фәйзи), Наһар – «Ташкыннар», Гарифә – «Чаткылар» (Т.Гыйззәт), Гөлчирә – «Кыз урлау» (М.Кәрим), Мәхдүмә – «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (Ю.Әминов) һ.б.

 

Актриса 2011 елда вафат булды.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру