Бөек татар шагыйренең тууына – 140 ел
Габдулла Тукайның (1886-1913) иҗатында, шигырьләр, поэмалар, әкиятләрдән башка, критика, сатира әсәрләре шактый күп урын алып тора. Тукайның сүзе авыр, саллы, хәтта усал!
Быел апрель аенда Тукайның юбилеена багышланган конференциядә ясаган чыгышында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зайдулла шундый кызык мисал китерде. Габдулла Тукайның әче критикасы бары тик өч кешегә генә тимәгән икән: болар Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый hәм Риза Фәхреддин. Башкаларга, хәтта дуслар дип саналган кешеләргә дә, рәхим-шәфкать булмаган.
Шулай да бер җирдә Гаяз Исхакыйга да әзрәк эләккән («Уклар», 1906 ел, 2 нче сан). Тукай бәләкәй генә парчада Фатих Карими белән Гаяз Исхакый арасында матбугат битләрендә булган иҗади бәхәсләр турында көлеп яза. Ул зур әдипләрне сабый балаларга әйләнгәннәре өчен үрти: «Гаяз – көн аяз! Гаяз, эчең быкырдык, тычкан шыкырдый...» Парча «Шүрәле» авторлыгында басылган. Бу инде, әлбәттә, җиңелчә генә көлке белдерү.
***
Билгеле булганча, Габдулла Тукай белән Галимҗан Ибраhимов арасында да «пикировкалар» шактый еш булып торган. Галимҗан Ибраhимов «Йолдыз» газетасында 1912 елның гыйнварында басылган мәкаләсендә үткән ел нәтиҗәләрен бәяли, шагыйрьләр Габдулла Тукаев hәм Сәгыйть Рәмиевнең әз язулары турында әйтә. Янәсе, Тукаев бары тик «Мияубикәне» генә бирде, Рәмиевнең дә тавышы сирәк чыга: «Мин шагыйрьләр турында уйлый башласам, хәтеремә янып торган шәм килә. Ул янаяна да, мае беткәч, сүнә...» – дип нәтиҗә ясый Галимҗан Ибраhимов.
Тукай бу сүзләрне исендә калдыра hәм җай чыккач зәhәр җавабын бирә:
«...Инде шигырь язудан туктыйм. Чөнки мине күптән инде, башына сөртергә эзләпме, май таба алмаган бер «критик» сүнгән шәмгә охшатты. Мәхмүт бай мәрхүм конторында ташландык майлар беткәндер шул!» («Казанга кайттым», 1912 ел, 11 март. «Ялт-Йолт» журналы).
Моннан тыш, Фатих Әмирханның «Хәят» әсәре буенча Галимҗан Ибраhимов рецензия яза hәм бу әсәрне милли хикәя түгел дип бәяли. Әсәрдә сурәтләнгән татар гаиләләрендә «татарлык ягы әз ялтырый», ди әдип. Ул моны хата дип таный hәм: «Моның ялгышлыгы хакында кул кисеп бәхәсләшә алам», – дигән нәтиҗә ясый.
Габдулла Тукай түзми, дусты Фатих Әмирханны яклап, каты бәхәскә керә. «Кул кисеп бәхәсләшәм» дигән Галимҗан Ибраhимовка Габдулла Тукай – «тырнак кисеп бәхәсләшәм» дип җавап бирә. Тырнаклар Шүрәленеке кебек булган бит! Һәм Тукай саный башлый – нәрсә өчен бәхәсләшкәнен:
«Сәгыйть белән Тукай сүнгән шәмгә охшый» – тырнак кисеп бәхәсләшәм;
Фатихның «Хәят»ы милли роман түгел» – тырнак кисеп бәхәсләшәм... h.б.
«Ун тырнакны кисеп тә бетердем – бәхәс тә тәмам булды... Әгүзе биллаhи... рахмани рәхим». Тырнакларны кәгазьгә төреп, стена ярыгына куйдым» («Казанга кайттым», 1912 ел, 11 март. «Ялт-Йолт» журналы).
Галимҗан Ибраhимов, авыру сәбәпле, 30 нчы еллардан Кырымда яши. Репрессияләр башлангач аны, кулга алып, Казан төрмәсенә ябалар. Әдип авыр шартларда озак түзә алмый hәм төрмәдә чирдән 1938 елның гыйнварында үлә…
***
Габдулла Тукай иң нык hөҗүм иткән кешеләр арасында беренчедән Казан сәүдәгәре Әхмәтҗан Сәйдәшевне hәм аның кияве адвокат Шәехгаттар Иманаевны искә алыйк. Бигрәк тә Тукай сәүдәгәр Сәйдәшевне каты «яраткан». Нинди генә кушаматлар бирми ул Сәйдәшевкә! Фамилиясен еш кына Чәйдәшевка яки Чәйдәшкә әйләндерә (чәй саткангадыр инде). Икенче бер әсәрдә Сәйдәшев Чәйнәшевкә әйләнә («Былтырның хисабы», 1912 ел). Монысы чүп кенә әле. Башка чагыштырулар берсеннән-берсе усал. Әхмәтҗан исемен Тукай җиңел генә Ахмакҗанга әйләндерә. Башка эпитетлар да ким түгел: хөрмәтле надан, бөек фанатик, наданнарның ханы hәм башкалар.
1912 елда Әхмәтҗан Сәйдәшевнең кияве юрист Шәехгаттар Иманаев Дәүләт Думасына депутат булып сайланырга тырыша. Ләкин аның тырышулары уңышсыз булып бетә. Тукай бу хәлгә шатланып, «Хаксызлыктан котылдык» дигән мәкалә язып бастыра («Ялт-Йолт», 1912 ел, 5 ноябрь).
Бу темага Тукайның «Казан мулласы hәм булачак депутат» дигән шигыре дә багышланган («Ялт-Йолт» журналы. 1912 ел, 5 ноябрь саны). Тукай көлеп Казан мулласы Галимҗан Баруди hәм юрист Шәехгаттар Иманаев турында яза: Бу икәү очты Петербургка таба, Каргалар күктә сәламли: «Мәрхәбә!..» Очтылар, хәзрәт, вәкил — күп очтылар, Тик, тәэссеф (кызганыч), җиргә егълып төштеләр.
Бүген исә без Әхмәтҗан Сәйдәшевкә икенче бәя бирәбез. Ул озак еллар Казан Думасының гласные (депутаты) була, мөселманнар мәнфәгатен яклап килә. Шулай ук аның Казан hәм шәhәрдә яшәүчеләр өчен эшләгән изге эшләре дә тарихта калган. Көчле, тырыш эшмәкәр буларак, Ә.Сәйдәшев озак еллар сәүдә алып бара, шактый күп байлык hәм мөлкәт җыя. Мондый кеше, hичшиксез, ахмак hәм надан була алмый.
Ә менә аның киявенең язмышы бик тә фаҗигале булып чыга. Шәехгаттар Иманаев үз заманасы өчен билгеле юрист була, адвокат булып эшли. 1913 елда ул беренче юридик журнал чыгара – «Хокук hәм хәят» (Право и жизнь). Ул ике телдә – татарча hәм русча закон нигезләрен аңлата. Журналда шәригать нигезләре hәм Россия законнары турында сөйләнә. Бу журнал бер елдан ким чыкса да, халыкка киң юридик белем бирүгә зур ярдәм итә.
Журналист hәм адвокат Шәехгаттар Иманаев күрәсең Тукайга карата бернинди ачу да, үпкә дә сакламый. Шагыйрь үлгәч, Иманаев зиратта аны зурлап, кайгылы чыгыш ясый.
Революциядан соң Шәехгаттар Иманаев юридик эшен дәвам итә. Әмма мулла улы булуы аңа күп бәла китерә. Контрреволюцион җинаятьләрдә нигезсез гаепләнеп, 1933 елда аны башта 3 елга лагерьга җибәрәләр. 1936 елда Себердән кайткач, ул эш таба алмый. Бераз мәктәптә укытучы булып эшли. 1938 елда кабат репрессиягә эләгә, кулга алына. Сәламәтлеге начар булып, 1939 елның гыйнварында төрмәдә үлә... Еллар узгач, аңа тагылган гаепләр нахак дип табыла.
Шәехгаттар Иманаевның язмышы шактый озак вакыт киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган. Мәсәлән, 1985 елда чыккан Габдулла Тукай әсәрләренең 4 томында (Казан, Татарстан китап нәшрияты) «Хаксызлыктан котылдык» дигән хикәягә бирелгән искәрмә hәм аңлатмаларда болай язылган: «Шәехгаттар Иманаев (1875- ?), юрист...». Күрәбез, Тукай әсәрләрен әзерләгән Г.Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият hәм тарих институты белгечләренә Иманаевның язмышы билгеле булмаган.
Әлбәттә, бүгенге галимнәр алдында катлаулы сораулар туа. Нишләп соң әле Тукай шундый усал рәвештә Әхмәтҗан Сәйдәшевне талый? Югыйсә Сәйдәшев андый аңгыра hәм явыз кеше булмаган бит! Сәүдәгәр Сәйдәшевнең кияве Шәехгаттар Иманаев та шулай ук ул замана өчен күренекле юрист булган.
Бу сорауларга җавап табу җиңел түгел. Шулай да берничә фикер әйтергә мөмкин. Ул вакытта газета һәм журналлар арасында бик тә көчле көндәшлек була. Әхмәтҗан Сәйдәшев «Бәянелхак» дигән газета чыгара. Габдулла Тукай исә икенче газета, журналлар белән эш итә. Ул гел җай булган саен Сәйдәшевнең газетасын тәнкыйтьли. Шул рәвешле төрле газеталар арасында үзенчә ярышу, көндәшлек була.
Бервакыт Тукайның дусты шагыйрь Сәгыйть Рәмиев эшсез кала hәм ахыр чиктә «Бәянелхак» газетасына эшкә керә. Ул монда Тукай эшләгән «Яшен»гә hәм «яшенчеләр»гә каршы фельетоннар, шигырьләр бастыра. Тукай дустының бу эшләренә түзә алмый, аны доносчик-яла ягучы дип атый. Уйлавымча, бу сүзләрне бик җитди кабул итәргә кирәк түгел. Болар иҗади рәвештә була, hәм Тукай кайвакытны кызып китеп, иптәшләрен бик каты итеп чагып куя. Алар да моны аңлый, түзә.
Мәсәлән, Тукай җай чыккан саен искә төшереп яшь язучы Зариф Бәширине үрти, аннан көлә. Күп еллар үткәч, Зариф Бәшири үзенең истәлекләрендә Габдулла Тукайны бик җылы hәм сагынып, яратып искә ала.
Язучы hәм журналист Зариф Бәшири истәлекләреннән күренгәнчә, Әхмәтҗан Сәйдәшев русча яхшы белгән, татарлар арасында дипломсыз адвокат булып саналган.
Казан татарлары аны еш кына четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә вәкил итеп җибәргән – я Мәскәүгә, я Петербургка. Ул «Бәянелхак» газетасында бик күп игъланнар бирә, шулай итеп акча эшли. Редакциядә ул вакытта эшләгән Сәгыйть Рәмиев газетаны «игъланнар капчыгы» дип атап көлә. Шул игъланнар өчен акча алып, Сәйдәшев газетада эшләүчеләргә хезмәт хакын өләшә торган була.
Газетада Әхмәтҗан Сәйдәшев типография хуҗасы, бухгалтер, кассир hәм хәтта игъланнар җыючы агент та була, бөтен эшне үзе башкара.
***
Тукай нык hөҗүм иткән тагын бер кеше: ул Ишми ишан – Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов дигән мулла. Ул Малмыж өязе (хәзер Балтач районы) Түнтәр авылында мулла була. Тукай аны черносотенец, яла ягучы (доносчик) дип атый, «котырган эт» дип бәяли («Хикәя язарга теләүче яңа әдипләргә үрнәк», 1911 ел). Тукай язуы буенча, Ишми ишан 1912 елда донос язып җибәрә – мөселманнар «Кызыл ай» өчен акча җыялар дип. Совет әдәбиятында Ишми ишанны шулай ук реакция дин әhеле, яла ягучы дип язалар.
Тукай үлә. Бөек Октябрь революциясе була. Илдә Гражданнар сугышы бара. Һәм 1919 елда Малмыж өязе Советы Ишми ишанны атарга дигән карар чыгара…
***
Берзаман Япониядә мөселманлык арта, япон патшасы (микадо), имеш, мөселманлык алган, шуңа күрә ул Япониягә мөселманнарның дин галимнәрен чакыра, – менә шундый имеш-мимешләр тарала. Алар мөселман газеталарында да басыла. Шау-шу туа, бәхәсләр кыза. Бу имеш-мимешләр динчеләр тарафыннан таратыла. Кайбер дин әhелләре хәтта Япониягә сәяхәт тә кыла (мәсәлән, Габдерәшид Ибраhимов).
Тукай бу хакта көлеп яза: «Йосыф китте сәяхәткә, Рәшид икенчеләп китте, Рәшиднең сурәтендә бер дегет тулган чиләк китте». Бу кыска шигырь «Яшен» журналында 1909 елның 8 (29) апрелендә басыла.
Йосыф – сүз Йосыф Акчура турында бара. Ул журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыта. 1908 елда Төркиягә китә hәм җәмгыять, дәүләт өлкәсендә бик зур урын ала.
Рәшид – сүз Гәбдрәшид Ибраhимов турында бара, ул казый буларак та билгеле. Шул вакытта ул Япониягә сәяхәткә китә.
Күрәбез, Габдулла Тукай Габдерәшит Ибраhимовка бик тә әче бәяләмә бирә – аны «дегет тулган чиләк» белән тигезли. Күрәсең, бу Ибраhимовка карата бик тә күркәм бәя түгел инде.
Еш кына Г.Тукай Габдерәшид Ибраhимовны Рәшид казый дип искә ала. Бу хакта бер әсәрендә («Мәкалә махсуса», икенче кисәк) яза: «Бичара Рәшид казый гына, микадо мөселман була дигән булып, hәммә татар галәмен алдый язган иде»). Г.Тукай Рәшид казыйны төрле шәhәрләрдә, илләрдә сәяхәт итәргә, үз-үзен мактарга яратучы дип искә ала.
Совет заманасында Гәбдрәшид Ибраhимовны либераль буржуа публицисты, Октябрьдән соң ак эмигрант дип күрсәтәләр иде. Ул 1905-1907 елларда Петербургта «Өлфәт» исемле газета чыгара. Шул ук совет белгечләре бу газетаны дини-буржуаз газета дип бәяли.
«Авыл җырлары» («Дүртенче көлтә», 1910 ел) дигән шигырендә Габдулла Тукай «Һинди мәдрәсә салганда, Рәшид – мәчет Токиода», – дип яза. Бу шулай ук Рәшид Ибраhимов турында сүз бара.
Гәбдрәшид Ибраhимов Себер татарларыннан чыккан, тирән дин белеме алып, күп ил hәм шәhәрдә була. Ул мөселман халыкларының хокуклары өчен көрәшүгә күп көч куя. Аның юлы hәм тормышы бик катлаулы, ул төрле партияләр, төрле илләр алмаштыра. Шул исәптән ул Япониядә була, соңгы елларын шунда үткәрә. Ибраhимов тырышлыгы белән Токиода беренче таш мәчет төзелә hәм ул аның имам-хатыйбы булып эшли. 1934 елда Япония мөселманнары җыйган акчаларга Коръән бастырыла – Япония тарихында беренче тапкыр.
Алар Тукай иҗатында яши
Шулай ук Тукай Риза Фәхреддинов кулы астында чыгарылган «Шура» журналына да hөҗүм итә, аның аерым мәкаләләрен, шигырьләрен тәнкыйтьли. Риза казый эченнән моңа бик тә ачулана, бу хакта үзе кырында булган иптәшләренә дә әйтә. Әмма Риза казый ачыктан-ачык Тукайга каршы бер сүз дә белдерми, аның әче, авыр сүзләрен түземле булып кабул итә (Җамал Вәлиди истәлекләреннән).
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Габдулла Тукайның үткен каләменә, үткер теленә эләгү гомумән күп кешене тарихка керткән. Алар турында Тукай язмаган булса, бәлки без аларны белмәс идек тә. Ә менә Тукайның әсәрләренә эләгеп, аларның исемнәре мәңгеләштерелгән. Алар Тукай иҗатында яши.
Мин Габдулла Тукай турында укыган чыганакларда бер дә аңа каршы булган гаепләр, суд эшләре хакында хәбәрләр күрмәдем. Димәк, аның оппонентлары шагыйрьгә ачык рәвештә дәгъва белдермәгән. Бу күп нәрсәне аңлата.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала