Казан педагогика университетының юбилеен каршылап
90нчы елларны Казан педагогика университетында культура революциясе еллары дип атарга мөмкин. Бу чорда монда студентларны эстетик тәрбияләү көчәйтелде, студентларның музыкаль иҗаты гомум күренешкә әверелде, сәнгать белән шөгыльләнү аларның ихтыяҗы һәм рухи азыгы булып китте.
Бик күп студентның музыка, сәнгатькә күнегүе, аларның бу өлкәдә зур энтузиазм күрсәтүе студент фестивальләрен үткәрү чорында аеруча ачык чагыла иде.
Университет фестивалендә катнашучылар һәр елның март, апрель айларында зур күтәренкелек, шатлык хисләре кичерә, барлык факультетта да дусларча ярышу һәм бердәмлек рухы хөкем сөрә иде. Казан дәүләт педагогика университеты күп еллар буена «Студентлар язы» фестивальләрендә беренче урыннарны алып килде, берничә ел Гран-прига лаек булды.
Студентлар сәнгатен үстерүдә, укучы яшьләргә эстетик тәрбия бирүдә, аларның культуралы ялын оештыру буенча булачак педагогларны профессиональ әзерләүдә ул елларда ректорат инициативасы белән төзелгән, Россия педвузларында бердәнбер саналган музыкаль тәрбия һәм хореография кафедраларының роле зур булды.
Социаль яклау мөмкинлекләре табу – әһәмиятле бурыч иде
Кырыс тормыш шартларында, бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләр, студентлар һәм укытучылар очны-очка ялгап барган чакта, югары уку йортында эшләүчеләрне һәм укучыларны, бигрәк тә аз хезмәт хакы алып, авыр хәлдә яшәүчеләрне социаль яклау мөмкинлекләре табу – гаять әһәмиятле бурыч иде.
Шуны исәпкә алып, илдәге икътисад хәле кыен 90нчы елларда да Казан педагогика университеты ректораты вузда эшләүче һәм укучыларның матди хәлен берникадәр җиңеләйтүгә ирешә алды.
Бу максатларда төрле нәтиҗәле, кайчакта хәтта гадәти булмаган чаралар күрелде. Мәсәлән, договор белән укырга кергән студентлардан уку өчен түләүнең суммасын беренче курста кабул итү имтиханнарындагы балларга, калган курсларда җәйге имтихан билгеләренә карап билгеләү системасы кертелде. Бу тырышып укыганнарга аз гына түләү мөмкинлеге бирә һәм яхшы укырга этәргеч бирә иде. Шуның өстенә, дүртле-бишле билгеләренә укучы договорлы студентларга пособие бирелде. Барлык эшләүчеләргә дә һәр елны берничә өстәмә оклад түләнеп килде. 2001 елны андый өстәмә түләү дүрт тапкыр булды. Зур ихтыяҗ кичергән кешеләргә матди ярдәм күрсәтелде.
Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 5 ноябрь саныннан укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала