Сүз – җуелмас мөһер.
Үз халкыңның ил тоткан җирләрен раслау өчен дөнья картасына – атласка иелеп карау да җитә. Параллельләр, меридианнар арасында нинди тау-үзәннәр, дала киңлекләре, чүлләр җәйрәп ята. Бу ганимәтләрнең исемнәре нинди? Кайсы телдә? Кемнеке?! Дала күзе булып җемелдәгән күлләр, зәңгәр кан тамырлары кебек инеш-елгалар – болар бит Җир маңгаена уелган елъязмалар; яратып-сөеп, табынып-тиңләп кушылган исемнәрендә – тел ачкычы…
Су – бу җир йөзенең хозурлыгы, манзаралы бизәге генә түгел, Тәңре тарафыннан догаланган Җир каны да ул, тән һәм җанга тәгам дә, тереклек чыганагы да... Чишмә-инеш-елга-диңгезләр хасил иткән агымсуларны төрки бабаларыбыз изгеләштерү олылыгына ирешкәннәр. Су каршында тезләнү баһадир иргә дә язык саналмаган. Чишмәсез – сала, елгасыз кала булалмаган. Мәҗүси табынып, төркиләр елга-күлләрне газиз әнкәгә тиңләп исем кушканнар. Менә кайберләре:
Инәсу (Енисей), Анаң (Монголчарак әйтелеше Онон), Анадыр, Анабар, Әний (Анюй), Инә (Иня), Исана (Бразилия), Әби-Нур, Әбитаба.
Хатын-кызга һәм аның җенесенә арналган елга-күл исемнәре дә бар:
Хатанга, Катун, Каракаш, Бәгырь, Амудәрья, Амгун, Амга, Амгуема, Амур, Амана (Венесуэла), Амазонка (Бразилия).
Төрки бабаларыбыз С ү з н е суга агызмаганнар, кадерен олылап су күңеленә С ү з д ә н һәйкәл куйганнар. Әлбәттә, атларда чабып үтешли генә елгакүлләргә исем ыргытып калдыра алмыйсың. Су буена нигез корып, буыннан буынга шифасын сеңдереп, йотылып яшәгән халык кына мәңгелек исем куша ала. Яудаулар кузгатып, бүтән халыклар ул җирләргә хуҗа булып, урмантау-үзәннәрнең исемнәрен үзгәрткән чагында да үз исемендә калган елгалар – тарих шаһиты булып бүген дә киләчәккә таба агалар да агалар. Мин бу очракта Дунайдан алып, Амур елгасына чаклы кыйтгада, йөзләрчә елга-күлләрнең безнең телдәге исемен атап тормыйм, карашымны ераккарак юнәлтәм (әлбәттә, кайбер исемнәр картага бүтән тел кысаларына кертелеп, бераз имгәтелебрәк төшерелгәннәр). Менә ул – мең еллар әүвәлге кавемнәр, нәсел тамырларыбыз Көнчыгыш Европада төрле дәверләрдә йә сак (скиф), йә сармат, йә һун, йә хәзәр, йә болгар, йә кыпчак булып яшәгән төбәкләрдә елга-күлләргә кушып калдырган ат-исемнәр:
Сазлийка, Суютлейка, Арчар, Искыр, Айтоска, Голяма, Арда елгалары һәм Атанас күле – болар Болгариядә.
Һунгариядә (Венгрия) – Торна, Эгер, Кондорош елгалары, Балатон күле.
Румыниядә – Баян, Балта, Сарай, Арҗеш, Ташау күлләре; Тилиш, Сартош, Алмаш, Аранка, Тална, Сомеш, Тур, Фириза, Иза, Кормош елгалары.
Канадада – Казан күле, Туя, Татук, Ютсук, Тулемалу, Барлоу, Яткайед, Айбери, Ханбери, Кискиттогису, Айлин, Атабаска, Җан, Кили, Батнуки, Татла, Куякез, Аттиконак, Абитиби күлләре; елгалардан – Дин, Кил, Казан, Кунвак, Бейли, Сил, Атабаска елгалары картага төшерелгән.
Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 5 ноябрь саныннан укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала