Фәнни мирас Уку өчен 5 минут

Аларның каһарманлыгы шик уятмый

Сугыш темасының иң аз өйрәнелгән сәхифәсе

Тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев. /В.Васильев фотосы, tatar-inform.ru
Тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев. /В.Васильев фотосы, tatar-inform.ru

ТР Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВның «Легион “Идель-Урал”. Представители народов Поволжья и Приуралья под знаменами “третьего рейха” китабы (16+) Татарстан китап нәшриятында 2005 елда ук дөнья күрде. Әлеге китап бүгенгәчә бу тема буенча иң күп фактка таянган, тирән эчтәлекле фәнни басмаларның берсе.

– Искәндәр әфәнде, сезнең фәнни хезмәтегез «Бөек Ватан сугышы бездән ерагая бара» дигән җөмлә белән башланып китә. Унтугыз елдан соң Җир халкы Бөек Җиңүнең 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. Сугыш темасы киңкырлы, ә сез аның иң аз өйрәнелгән сәхифәсен сайлагансыз. Бу тема белән кайчан кызыксынып киттегез?

– Мин бу тема белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлаган идем. Еллар үтте, югары белем алынды. Һәм менә 1995 елда Германиягә барырга мөмкинлек булды. Анда айлар буе эшләдем, күп эзләндем. Бихисап фактлар Постдам, Кобленц, Фрайбург, Берлин, Мюнхен шәһәрләре архивларында, нигездә, хәрби архивларда тупланды. Әлеге темадагы монографиям иң беренче тапкыр «На другой стороне» дип аталган китап буларак, моннан 28 ел элек, 1998 елда басылды. Әлеге китап шул басмага нигезләнеп язылды. Теманы өйрәнгәндә халыкара сәясәт тарихын, татар халкы тарихын яхшы белүчеләр белән сөйләштем. Германиядә чагымда, насыйп булып, шул вакыйгаларның төп шаһитлары – адвокат, сугыш елларында «Татар арадашчылыгы» җитәкчесе булып эшләгән немец Хайнц Унглаубе һәм шул елларда «Идел-Урал төрки-татар көрәше союзы» сафында булган Гариф Солтан белән әңгәмә корырга өлгердем. Алар бүгенге көндә гүр иясе инде.

– Илебездәге милли сәясәт Германияне Гитлер хакимияте урнашкач ук кызыксындыргандыр?

– Әлбәттә, СССРдагы проблемаларны Германиянең Тышкы эшләр министрлыгы сугыш башланыр алдыннан ныклап өйрәнгән. 1940 елда шушы министрлык булышлыгы белән Көнчыгыш бүлеген ачкач, аның хезмәткәрләре тиз арада мөһаҗирләр нәшер иткән матбугат чараларын анализлап чыккан. 1941 елның 25 июнендә Тышкы эшләр министрлыгы үз хезмәткәре Галимҗан Идрисидән СССРдагы төрки халыклар хакында мөмкин кадәр тулы белешмә язуын сораган. Ә ул үз белешмәсендә «Сугыш чыкса, бу халыклар Германия яклы булачак» дип расларга тырышкан. А.Розенберг җитәкчелегендәге Оккупацияләнгән көнчыгыш территорияләре эшләре буенча министрлык өчен башка төр белешмә дә төзелгән. Анысында да Идел буе татарлары, аларның кыскача тарихы тасвирланган. Татарларның Россия буенча киң таралганлыгы, гыйлемле булулары искәртелгән. Дөрес, «Татар арадашчылыгы», рәсми оешма буларак, 1942 елда гына төзеләчәк.

– Китабыгызның эчтәлеге буенча, тоткынлыкка дучар булганнар статистикасы чиксез фаҗигагә барып тоташа…

– Мин бары тик рәсми фактларга гына таянып язам. Сугышның беренче айлары гаять авыр вакыйгалар китереп чыгарган. 1941 елның июль уртасында Совет армиясе 1 миллионга якын солдат һәм офицерын югалткан. Аларның 724 меңе фашистлар тарафыннан әсирлеккә алынган. Әйтик, 1941 ел августында гына да Белосток-Минск районында – 332 мең кеше, ә Смоленск, Рославль янында 348 мең кеше тоткынлыкка эләккән. А.Розенбергка: «1941 ел ноябрендә лагерьларда 3,6 миллион кызылармияче», – дип хәбәр ителгән. АКШ тикшеренүчесе А.Даллинг 1941 ел ахырында тоткыннар саны 3 миллион 355 мең кеше булган дип, ә менә немец тарихчысы Альфред Штрайм 1944 елның 1 маенда тоткын кызылармиячеләр саны – 5 163 381 кеше һәм аларның 2 420 000е һәлак булган яки җәзалап үтерелгән дип раслый. Ул шулай ук сугыш елларында тоткынлыкта һәлак ителгән хәрбиләребезнең гомуми саны 2 545 000 кеше, ди.

1960 елларның немец тарихчылары исә 1941-1945 елларда советлар иленең 5,75 миллион хәрби кызылармиячесе тоткынлыкта булган, аларның 3,3 миллионы җәзалап үтерелгән дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

З.Нигъмәтуллина фотосы.
З.Нигъмәтуллина фотосы.

– Сез шушы санны дөрес дип саныйсызмы?

– Әлбәттә. Чөнки күп тарихчылар әсирләр саны 5,75 миллион кызылармиячегә тулганы белән һәрчак килешә. Бу – чиксез зур фаҗига. Әле бит әсирлектән азат ителгәннәрнең, концлагерьлардан качып, янә сугышка, партизаннар көрәшенә кушылганнарның язмышлары да никадәр аяныч булачак…

– Башка дәүләтләрнең хәрби әсирләренә карата кулланылган шартлар башкача булган бит?

– Әйе. Эш шунда, 1917 елдан соң большевиклар җитәкчелеге 1899 һәм 1907 елгы Гаага конференциясенең сугыштагы кануннар һәм гадәтләр конвенцияләре карарларына кушылмаган. Ә бит әлеге документта хәрби тоткыннар режимы турында да әйтелгән. Совет хөкүмәте әсирләрне нинди шартларда тоту хакында аңлатучы 1929 елгы Женева конвенциясенең халыкара рәсми документын да имзаламаган. Шул сәбәпле, Бөек Ватан сугышы башлангач, хөкүмәтебез өчен хәрби тоткыннарга карата кабул ителгән Халыкара хокук нормалары бер мәгънәгә дә, бернинди көчкә дә ия булмаган.

Сталинга немец һәм совет хәрби тоткыннарына туганнары белән хат алышуны һәм аларга даими рәвештә посылкалар салуны рөхсәт итәргә кирәк дип мөрәҗәгать ителгәч, ул: «Русских в плену нет. Русский солдат сражается до конца. Если он выбирает плен, то он автоматически перестает быть русским. Мы не заинтересовны в установлении почтовой службы для одних немцев», – дип җавап биргән. Һәм Ставка 1941 елның 16 августында ук 270 нче фәрманны гамәлгә керткән. Аның эчтәлеге мәгълүм: командир яки политработник әсирлеккә бирелсә, аларның гаиләләрен кулга алырга, командирлар, солдатлар әсирлеккә төшәргә теләсә, аларны юк итәргә, гаиләләрен пособиеләрдән мәхрүм итәргә, әгәр дә барлык дәрәҗәдәге гаскәриләр әсирлеккә бирелергә теләсә, аларны атып үтерергә. Чынлыкта, безнең хәрбиләр арасында сугышның беренче айларында паникага бирелүчеләр, чигенүләр шактый булган... Ә инде кем нинди шартларда (ирексез яки аңсыз хәлдәме) әсирлеккә эләккән, совет хөкүмәтен бу хәлләр кызыксындырмаган. Паникалар 270 нче боерык белән туктатылган. 1941 елның июнендә дошман хөкүмәте, ике як тоткыннарны ниндирәк шартларда тотуны ачыкларга теләп, Халыкара Кызыл Хачка мөрәҗәгать иткән. 1941 елның сентябренә кадәр, Халыкара килешүләр нигезләмәләрен исәпкә алып, совет әсирләренең исемлекләре Советлар Союзы хөкүмәтенә тапшырыла барган. Ләкин безнең яктан бернинди дә җавап булмаган. Хөкүмәтебез Халыкара Кызыл Хачның да, фашистларның да башка шушы темага кагылышлы мөрәҗәгатьләренең барысын да кире каккан. Бу нисбәттән илбасарлар ихлас булган дип әйтеп булмый, чөнки алар 1941 елның 8 июнендә үк «барлык совет сәяси комиссарларын юк итәргә» дигән фәрман чыгарган. Һәм алар өчен сугыш берничә айда тәмамланыр да кебек булып тоелган, ә мондый очракта Халыкара килешүләрне искә төшермәскә дә мөмкин дип фаразлаганнар, күрәсең. Совет тоткыннарының вакытсыз һәлак булачаклары котылгысыз булган, чөнки аларга карата рәхимсез сәясәт гамәлләре кулланыла башлаган.

– Дошман тоткыннарны үз ягына аудару сәясәтен кайчан тормышка ашырырга керешкән?

– 1941 елның җәй ахырында һәм көз башында. Хәрби тоткыннар лагерьларында Көнчыгыш министрлыкның вербовка комиссияләре үз эшләрен җәелдерә башлаган. Мондый гамәлләр сугыш кырында да алып барылган. Солдатларыбызны дошман ягына чыгарга күндерү өчен алдан ук яздырылган төрле телләрдәге мөрәҗәгать-грампластинкалар уйнатылган. Брошюралар төрле телләрдә, шул исәптән татар телендә дә басылган. Листовкалар таратылган. Ә самолётлардан ыргытылган листовкаларның саны 1943 елда бер миллиард данәгә җиткән. Әйтик, 1942 елның августында Сталинград янәшәсендә күктән 45 миллионга якын листовка ыргытканнар. Дошман ягына чыгар өчен төрле телләрдә басылган «пропуск»лар да бастырганнар, аларын 1942 ел февралендә уйлап тапканнар. Безнекеләр арасыннан үз теләге белән дошман кулына бирелүчеләр булган. Немец документлары буенча, 1942 елда 10-15 меңләп сатлыкҗан фашистлар ягына чыккан. Ләкин мондый очраклар 1943 елда бик нык кимегән инде.

– Тоткынлыкта булганнарның күпмесе совет иленә кайтарылган?

– 1944-1947 елларда, рус эмигрант-тарихчысы Николай Толстой расламасы буенча, СССР союзниклары 2 миллионнан артык совет кешесен Советлар Союзына кире кайтарган. Алар арасында хәрби тоткыннар, куылып алып кителгән эшчеләр булган.

З.Нигъмәтуллина фотосы.
З.Нигъмәтуллина фотосы.

– Беренче легионнар кайчан төзелеп беткән?

– Беренче дүрт: төркестан, әрмән, грузин һәм кавказ-мөселманнары легионын оештыру турындагы фәрманны вермахтның югары командованиесе 1941 елның 22 декабрендә имзалаган. Беренче легионнарны төзү турындагы хәбәр төрле инстанцияләргә 1942 елның 1 июлендә үк таратылган, анда татар легионы хакында да язылган. 1942 елның 1 августында Гитлер штабында татар легионы өчен хәрби әсирләрне җыя башларга кирәк дигән фәрман чыккан. Әлеге легионны башлыча совет территориясендәге партизаннарга каршы сугышка юллап файдаланырга теләгәннәр. Татарлар Едлино лагерена (соңрак Демблин лагерена да) туплана барган. Һәм аларны оештыру буенча практик эш 1942 елның 21 августында башланган. Җиңнәренә «Идел-Урал» эмблемасы тагылган хәрби формалар өләшенгән. 6 сентябрь көнне аларга байрак та тапшырганнар.

Легионнар 1942 елның җәйкөз айларында Польшада оештырылып беткән, болар: «Төркестан легионы», «Кавказ-мөселман (соңрак – Азәрбайҗан) легионы», «Төньяк Кавказ легионы», «Грузин легионы», «Әрмән легионы» һәм «Идел-Урал легионы». Соңгысы Уфа һәм Казан татарлары, башкортлар, татарча белүче чуваш, мари, удмурт, мордва милләтле әсирләрдән тупланган. Анда, билгеле, Себер татарлары да булган. Легион командирлары кыр батальоннарын формалаштырган. Татар батальоннарының саны – җиде.

Немец тарихчысы Иоахим Хофманн 1942-1943 елларда бар төр батальондагы тоткыннар саны 53 000 тирәсе дип раслаган. Ләкин бу статистикага башка территорияләрдә оештырылган батальоннар саны керми. Генерал Эрнст фон Кёстринг исә оештыру нәтиҗәсен болай дип тасвирлаган: «1944 ел җәенә үз теләкләре белән вермахт ягына күчкәннәр саны 700 000 кешене тәшкил итте. Соңрак, генерал Власов эшчәнлеге аркасында бу сан ким дигәндә 800-900 мең кешегә артты». Монда сүз – төрле милләт вәкилләре хакында бара. Белгеч Герхард фон Менде исә әлеге санны бер миллион дип күрсәтеп шапырынган. Россия тарихчысы Сергей Дробязко үз фәнни тикшеренүләрендә Германия армиясе сафларында 1941-1945 елларда «Казах, үзбәк, төрекмән һәм Урта Азиянең башка милләт вәкилләре саны – 70 меңгә якын, азәрбайҗаннар – 40 меңләп, Төньяк Кавказ республикалары вәкилләре – 30 меңләп, грузиннар – 25 меңләп, әрмәннәр – 20 мең, Идел буе татарлары – 12,5 мең, кырым татарлары – 10 мең, калмыклар – 7 мең, казаклар 70 мең исәпләнде», – дип яза. Әлбәттә, барлык саннарны анализлап карасак та төгәл һәм дөрес нәтиҗәне белә алмабыз. Әйтик, фашист хәрби җитәкчеләре арасында, үз эшләрен күпертеп күрсәтергә тырышып, батальон саннарын арттырып язучылар да булган. Ләкин 1943 ел ахырында ук бу авантюраны тормышка ашыручы дошман җитәкчелеге легионнарны совет территориясендәге сугышларга җибәрүнең файдасын күрми башлаган. Ә күп легионер, мөмкинлек килеп чыгу белән, партизаннар ягына качкан.

– Ул чорда Германия, гомумән, мөселманнарга карата нинди карашта булган? Сез монографиягездә шул ук Галимҗан Идриси язмышын да 1920 еллар белән үк бәйләп аңлатасыз…

– Төрле илләрдән күченгән мөселманнар Германиядә һәрчак яшәгән. 1920-1930 елларда ук берничә мөселман оешмасы төзелгән. 1927 ел ахырында Берлинда – Ислам институты, 1932 елда Иерусалимда урнашкан Бөтендөнья ислам конгрессының Берлин бүлеге оештырылган.

Галимҗан Идриси I Бөтендөнья сугышы тәмамлангач та, моңа кадәр 15 мең мөселман хәрби тоткыны (татарлар, гарәпләр, һиндләр) ябып тотылган, Вюнсдороф лагере дип аталучы җирлекне ташламаган. Лагерь 1922 елның 1 маенда ябылган. Әмма элеккеге ике лагерь баракларында 200 татар гаиләсе яшәп калган бит. Һәм алар немецча яхшы сөйләшкән, предприятиеләрдә эшләгән, Берлин университетында укыган. Галимҗан Идриси шунда мәчет мулласы вазифасын үтәгән. Үз эшчәнлеген 1916 елда башлаган... Лагерь тоткыннары ул чорда да бай китапханәгә ия булган. Анда төрле телләрдә, шул исәптән татарча, газеталар, матур әдәбият әсәрләре басылган. Газеталар саны алтыга җиткән. Галимҗан Идриси җитәкчелегендәге мәчет Германиядәге бердәнбер мәчет булган. Ул җитәкче булганда тоткыннар арасында Казан татарлары эшчәнлеге активлашкан. Икенче яңа мәчет Берлинда 1925 елда ачылган. Ә беренче, иске мәчет 1928 елда сүтелгән.

1942 елның 6 февралендә дә Галимҗан Идрисине Иерусалимнан Берлинга килеп төпләнгән Иерусалим мөфтие Мөхәммәт Әмин әл-Хөсәйни җитәкчелегендә хәрби тоткыннар эше өчен җаваплы итеп билгеләгәннәр. 1942 елның августындагы җыелышта легионнар һәм батальоннар өчен муллалар сайланган. Дивизия һәм легион муллаларына – рота командирлары, ә батальонныкыларга взвод командирлары дәрәҗәсе бирелгән. Намаз вакытларында, бәйрәм көннәрендә хәрби хезмәт туктатылып торган. Җомга көн хезмәт сәгате 16.00 кадәр дәвам иткән. Дини бәйрәмнәр үткәрелгән. 1944 елның июлендә Гёттинген университетында муллалар әзерләү буенча беренче курслар ачылган. Аларга Ислам институты булышлык күрсәткән. Алты чыгарылыш курс муллаларына Коръән өйрәтелгән, Пәйгамбәребез тормышы, дини традицияләр, төрки халыклар тарихы хакында аңлатылган. Имтиханнарны бирә алганнарга ярымайлы, йолдызлы чалма тапшырганнар. 1944 ел ахырында барлык мөселман легионерларына да, калай шкатулкаларга салып, муенга тагарлык кечкенә Коръән китапчыкларын да өләшеп чыкканнар. Хәтта 1944 елның ноябрендә дә Дрезденда муллалар мәктәбе ачылган әле. Һәм ул бары тик 1945 ел башында гына ябылган.

– Мондый милли хәрби формированиеләр төзелүе фашистларның үзләрен дә шомландырган дип беләбез…

– Әлбәттә. Ахмак булмаган легионерлар үз өсләреннән идарә итүчеләрнең фашист командирлары булуын бер дә ошатмаган. Аннары 1943 елдагы 78 батальон, 1 полк, 122 рота һәм 220 мең «хивис» (дошман ягына үзләре теләп чыгучылар) Гитлерның котын ук алган. Ул алардан шикләнгән, аларның кайчан да булса фашистларның үзләренә каршы көрәш ачачаклары хакында уйланган, маниакаль шикләнүченең башында каршылыклы фикерләр булган: 1942 елның 12 декабрендә Ставка җыелышында бу хакта нотык та тоткан. Шикләнүләр юкка булмаган, әлбәттә. Кайбер легионерларның гомумән дә сугышасы килмәгән. Алар тәртип бозганнары, аракы эчкәннәре өчен шелтәләнгән, үзара талашу, талаулар да килеп чыккалаган. Тик фашистлар өчен һич көтелмәгән хәл 1942 елның декабрендә килеп туган. Чөнки алар «Идел-Урал» легионында «җимерүче коммунистик төркем» эшчәнлеге баруын ачыклаган. Өч кыю каһарман: рота командиры, рота командиры урынбасары һәм взвод командиры легионерлар арасында дошманга каршы пропаганда алып барган, аларны көрәшкә күтәрелергә өндәгән, листовкалар тараткан икән. 1943 елның 27 мартында узган хәрби суд «оборона куәтен җимергәннәре өчен» аларның һәрберсен алты еллык каторгага, төрмәгә ябарга хөкем иткән. Бу батырларның исем-фамилияләре беркемгә дә мәгълүм түгел.

– Менә Г.Кашшафның «Муса турындагы истәлекләр» китабында Габделхак Шакиров хатирәләре бар (291 бит). Ул 825 нче батальондагы агитацияне Арча районының Чембулат авылында үсеп, очучы һөнәрен алган, аннары артиллериягә күчерелгән офицер Сабир Латыйпов алып баруын, легиондагы шушы рота командиры белән тагы 3-4 кешенең 1942 ел ахырында яки 1943 ел башында кулга алынуын раслый. Шул яшерен оешмадагыларның берсе Сабир Латыйпов булган дип әйтеп буламы?

– Шулай дип фаразлап була, әлбәттә, ләкин бу турыда истәлекләрдән тыш башка төгәл документлар әлегә юк…

...Фашистлар күз буяу белән дә мавыгып, 1942 елның 14 июлендә легионерлар өчен хәтта ике дәрәҗәдәге «Кыюлык һәм казанышлар өчен билге» медален булдырган, соңрак кайбер легионерларның түшләренә Тимер тәре дә тага башлаган.

825 нче татар батальонына килсәк, ул 1942 елның 25 ноябрендә төзелеп беткән, әмма составында төгәл ничә легионер булуы бер документта да сакланмаган. Башка легионнар белән чагыштыргач, анда да 900ләп хәрби тоткын булгандыр. Батальон 1943 елның 14 февралендә тантаналы төстә фронтка озатылгач, 18 февраль төнендә Витебскига җиткән, Белыновичи авылына таба юнәлдерелгән. Төп состав Гралево авылында тукталган. 21 февральдә үк татар легионерлары партизаннар белән элемтә урнаштырган. Дүрт легионер белорус партизаннарына кадәр барып җитеп: «Без легиондагы “яшерен оешма” заданиесен үтәр өчен килдек», – дигән. Бу тарихи вакыйга белән армия генералы М.Гәрәев китаплары аша төгәлрәк танышып була. Дошман мәгълүматы буенча, батальонда 900ләп кеше, шуларның 60ы немец булган. Мин укыган немец рәсми документларында восстаниенең «аерым зыялы татарлар» тарафыннан әзерләнгәне раслана.

14 март көнне кыр полициясе бүлеге Бирюлин җитәкчелек иткән партизаннар ягына барлыгы 557 легионер чыккан дип доклад ясаган. Бу кыю татарлар хакында хәрби хәрәкәтләр көндәлегендә башка язмалар юк. Әмма документларда «Кугельблиц» операциясе барышында һәлак ителгәннәрнең гомуми саны төгәл үк булмаса да, 252 партизан юк ителде, аларның икесе татар легионеры иде, 9 партизан әсирлеккә алынды, шуларның берсе татар легионеры иде, дип тә искәртелгән.

– Ни өчен шулкадәр радио, газета-журналлар, лекцияләр, пропагандистлар мәктәбе була торып та фашистларның легионнар белән эшчәнлеге нәтиҗәсе кысыр булган?

– Пропагандистларны 1942 елның җәендә Вустрау лагеренда да әзерләгәннәр. 1942 елда Вустрауга 127 татар һәм төрки милләтле әсир озатылган, 1943 елның 1 гыйнварында инде сайлап алынганнар тупланучы ачык лагерьда 12 татар, 34 төрки милләт вәкиле исәпләнгән. Андагы китапханәгә китап, газета-журналлар китерелгән, зур сәхнә төзелгән, хор, оркестр оештырылган, кинофильмнар күрсәтелгән. Аларны Берлин театры тамашасына да алып барганнар. Немец теле дәресләреннән кала, Советлар Союзын Германия белән чагыштыру дәресләре, марксизмның зәгыйфьлеген раслау лекцияләре тыңланылган, тарих өйрәнелгән. Фашистик пропаганда радиотапшырулар аша да куәтләндерелгән. 1942 ел июлендә «Винета» оешмасында татар телендәге радио редакциясе ачылгач, 3-4 атнадан соң аның җитәкчесе итеп Шәмселбанат Идриси билгеләнгән. Анда 5 кеше эшләп, арада Җәлилнең дуслары Әхмәт Симаев, Миңгали Газиев та булган. Галимҗан Идриси үзе дә легионерлар янына, лагерьларга еш барган, аның кайбер лекцияләре үзбәк телендә дә яңгыраган.

Легионерлар өчен «Idel-Ural» газетасы, «Таtar әdәbijәte» журналы һәм тагы ике газета чыгарылган. «Idel-Ural» 1942 елның 15 ноябреннән атнага бер тапкыр 4 бит, кайчак 6-8 битлек итеп, латин шрифты белән басылган. Әмма фашистик Германиянең ялгышы шунда булган: ул хәрби тоткыннарга «хезмәттәшлек» тәкъдим итсә дә, алар өчен тигез хокуклар булдыру хакында берни дә сөйләмәгән, аларны ирексезләп, этеп-төртеп легионнарга тутырып, «хезмәтчеләргә» генә әйләндереп, үзләре өчен кан койдырырга гына әзерләгән. Расизм идеяләрен алга сөргән режим совет хәрби тоткыннарын берничек тә үз ягына аудара алмас та иде, билгеле.

– Гайнан Кормаш һәм Муса Җәлил җитәкчелегендәге татар каһарманнары төркеме тагы кай ягы белән үзенчәлекле?

– Алар – искиткеч кыю, Ватан өчен җанын фида кылырга әзер шәхесләр. Барлыгы алты легион төзелгән, ә фашистларга каршы югары дәрәҗәдә оештырылган яшерен төркем бары тик татарлар арасында, «Идел-Урал» легионында гына булган!

– Искәндәр әфәнде, Әхмәт Симаев язмышына кагылышлы башка төр документларны нәкъ сез эзләп таптыгыз. Ул документларга тагы бер кат тукталыйк әле.

– Мин эзләп тапкан күп рәсми документ – Берлинда урнашкан Германиянең Федераль архивыннан һәм Оккупацияләнгән көнчыгыш территорияләре эшләре буенча Министрлык архивыннан. Ләкин алар 1995 елдан шактый соңрак табылды. Әйе, мин 2020 елда Берлинның Федераль архивында моңа кадәр билгеле булмаган яңа документларны эзләп таптым. Шушы мөһим тарихи документларның копияләрен Германиядән соратып алдым.

Бу документлар буенча Әхмәт Симаев, уйлавымча, вакыт буенча – 1944 елның мартында мөфти Мөхәммәт Әмин әл-Хөсәйнигә мөрәҗәгать итеп, аның җәзалау карарын йомшартуда һәм кичерүдә булышлык итүен үтенгән. Әмма бу мөрәҗәгатьнең тексты беркайда да сакланмаган. Әлеге мөфти фашистик Германиядә яшәгән һәм гарәп илләре белән Германия арасында арадашчы булып, фашистларга булышлык иткән. Әмма ул Әхмәт Симаевның кем икәнен тәгаен белмәгәндер дә, бәлкем, шулай да бу мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырмыйча, Германиянең Тышкы эшләр министрлыгына Әхмәт Симаев язмышы буенча үз үтенечен юллаган.

Мин эзләп тапкан дүрт тарихи документның эчтәлекләре шушы:

№1. Германия Тышкы эшләр министрлыгының Оккупацияләнгән көнчыгыш территорияләре эшләре буенча министрлыкка хаты.

1944 елның 20 мае.

Берлин шәһәре.

№285/44g.

Шушы елның март башында Төркестан арадашчылыгы телефон буенча Тышкы эшләр министрлыгын аларның карамагына Дрезден хәрби төрмәсендә утыручы һәм Империя хәрби суды тарафыннан үлемгә хөкем ителгән Әхмәт Симаев исемендәге хәрби әсирнең бөек мөфти исеменә язган хаты барлыгын хәбәр итте. Профессор Идрис сүзләре буенча, хөкем ителүченең төркестан даирәләрендә яхшы танылган шагыйрь булуы мәгълүм. Хөкем итүгә китергән эшкә ул тәҗрибәсезлеге аркасында эләккән дип санала. Шул ук вакытта вермахтның Югары командованиесенең хокукый идарәсендә карар копиясе соралды, әгәр карар нигезләре моңа каршы сөйләми икән, мөгаен, үзенең поэтик осталыгы сәбәпле яхшы танылган гаепләнүчегә карата хөкемне үтәү гомуми ярсу кузгатмасын һәм киң ислам даирәләрендә нинди дә булса рәвештә күтәреп алынмасын, ә аннары ислам илләрендәге дошман пропагандасы куллары белән бозып күрсәтелмәсен өчен кичерү турындагы гозерне куәтләү тәкъдим ителә. Тышкы эшләр министрлыгы сезгә Симаев турында нәрсә булса да мәгълүмме икәнен хәбәр итүегезне үтенә. Соңрак кичерү турындагы прошениене тәкъдим итү буенча сезнең фикерегез соралачак.

Имза: фон Друффель.

Расланган: консульство секретаре (имза укылышлы түгел).

Мөһер: 1944 елның 24 маенда «Сәясәт» әйдәп баручы штабында регистрацияләнде. Bundesarchiv, R 6/198, Bl. 68.

 

Германия Тышкы эшләр министрлыгының Оккупацияләнгән көнчыгыш территорияләре эшләре буенча министрлыкка хаты. 1944 елның 20 мае.
Германия Тышкы эшләр министрлыгының Оккупацияләнгән көнчыгыш территорияләре эшләре буенча министрлыкка хаты. 1944 елның 20 мае.

№2. Оккупацияләнгән көнчыгыш территорияләре эшләре буенча министрлыкның Германия Тышкы эшләр министрлыгына хат проекты.

1944 елның 24 июне.

Берлин шәһәре.

№ P 50ia/44 яшерен.

 

Мөнәсәбәтле: хәрби әсир Ә.Симаев.

Кагылышы: R 285/44g 20.05.44 тән.

 

Сезнең 20.05.тәнге ашыгыч хатыгызга җавап йөзеннән элеккеге совет хәрби әсире Әхмәт Симаевның вермахтта һәм Оккупацияләнгән көнчыгыш территорияләре эшләре буенча министрлыкта һәм Пропаганда министрлыгында хезмәттә булган татарлар арасында эчтән таркату белән шөгыльләнгән һәм легионерларны качарга котырткан яшерен төркемдәге төп башлап йөрүчеләрнең берсе булуы хәбәр ителә. Симаевның хәле, Идрис әфәнде тарафыннан, бәлкем, арттырып бәяләнгән. Ул Мәскәүдә бер большевистик журнал язучысы булган һәм берничек тә танылган шагыйрь булмаган. Ул татар, ә төркестанлы түгел. Калганында әгәр дә үзләре икърар иткән сатлыкҗаннарның хөкем карары үтәлмәсә, ә аларның эшчәнлеге легион даирәләрендә яхшы мәгълүм булган, моны татар һәм төркестанлы сәяси хезмәткәрләр дә, шулай ук легионерлар да берничек тә аңламаслар иде. Шушы очрак белән бәйле карарны кабаттан карау татар легионерларына һәм татар хезмәткәрләренә бик төрлечә тәэсир итәр иде, әйтерсең сатлыкҗанлык немец ягы тарафыннан катгый ук хөкем ителми кебек булып күзалланыр иде. Үз теләкләрендәге берлекләргә карата тәэсирне исәпкә алып, Оккупацияләнгән көнчыгыш территорияләре эшләре буенча министрлык бу очракта кичерү прошениесен тәкъдим итүгә җитди шикләрен белдерә һәм шуңа күрә аннан тыелуны рекомендацияли.

Имза: фон Менде.

Bundesarchiv, R 6/198, Bl. 74.

 

№3. Вермахтның Югары командованиесенең Оккупацияләнгән көнчыгыш территорияләре эшләре буенча рейхсминистрына хаты.

1944 елның 28 июне.

Берлин шәһәре.

Кагалышы: идел-татар журналисты Әхмәт Симаевны кичерү буенча сорау.

 

Тышкы эшләр министрлыгы 1944 елның 23 июнендәге ашыгыч хаты белән үзенең Оккупацияләнгән көнчыгыш территорияләре эшләре буенча рейхсминистрына идел-татар журналисты һәм шагыйре Әхмәт Симаев карары турында хәбәр итүен белдерде. 1944 елның 12 февралендә Симаев татар төркеменең ун катнашучысы белән Империя хәрби суды тарафыннан дошманга булышлык итүе һәм хәрби куәтне таркатуы өчен үлемгә хөкем ителгән. Аннан кичерү буенча прошение күзаллануы хакында ашыгыч запрос ясалды. Шушы арада бу эш буенча карар чыгару өчен фюрерга хәбәр ителәчәк.

Поручение буенча: Тиссен.

Дөреслек раслана: хәрби юстициарий (имза аңлаешлы итеп язылмаган)

Bundesarchiv, R 6/198, Bl. 75.

 

№4. Оккупацияләнгән көнчыгыш территорияләре эшләре буенча рейхсминистрның вермахтның Югары командованиесенә хаты.

1944 елның 4 июле.

Берлин шәһәре.

№ 664а/44 яшерен.

 

Кагалышы: идел-татар журналисты Әхмәт Симаевны кичерү буенча эш.

Мөнәсәбәтле: 28.06.44 тәнге сезнең хат – 14 t 10 WR (II/9) Nr. 131-141/44 Gn I.

 

Быелның 20.05 дә югарыда күрсәтелгән сәбәп буенча мин Тышкы эшләр министрлыгыннан хәрби әсир Әхмәт Симаевны кичерү хакындагы сорау буенча үз фикеремне белдерүемне үтенгән ашыгыч хат алдым. Беркетелгән өстәмәдә мин Сезгә 24.06.44 тәге үземнең җавап юлланмасы копиясен тапшырам. Минем позициям шул вакыттан алып үзгәрмәде. Симаев очрагында кичерү эше буенча бик җитди шикләнүем булуын җиткерергә теләвем һәм бу адымнан тыелуны үтенүем белән мин Сезгә дә үз карашымны аеруча белдерергә телим.

Поручение буенча. Bundesarchiv, R 6/198, Bl. 76.

 

– Искәндәр әфәнде, бу документлар ничек табылды? Әлеге тарихи рәсми документлар буенча нинди әһәмиятле нәтиҗәгә килеп була?

– Моны Аллаһы Тәгалә булышлыгы дип кабул итәм. Мин бит үз эшчәнлегемне Германиянең төрле архивларында алып бардым. Бу темага алынгач та кайчан да булса «Идел-Урал» легионы тарихы, Гайнан Кормаш яисә Муса Җәлил язмышы белән бәйле яңа документлар табарга бик тә теләдем. Шундый якты хыялым бар иде дисәм дә була. Әмма хәрби, гомумфедераль, җирле, гражданлык архивларында бик озак вакытлар эшләсәм дә, бары тик моңарчы мәгълүм булган документлар гына очрады. Мин Берлинда урнашкан элеккеге ГДРның Иминлек министрлыгы архивында шушы тема буенча 1980 елларда ук берләштереп, туплап куелган материалларны да карап чыктым, чөнки совет чоры вакытында бер ир-ат, элеккеге легионер, үзенең «Идел-Урал» легионындагы Г.Кормаш һәм М.Җәлил җитәкчелегендәге яшерен оешмада булуын расларлык документ табуларын үтенгән булган. Шул үтенеч буенча запроска җавап язу өчен шушы немец архивы хезмәткәрләре берничә том документ җыеп, аларны диккать белән укып чыкканнар, ләкин әлеге ир-ат өчен кирәкле раслама табылмаган. Ләкин Әхмәт Симаев язмышына караган документлар анда юк иде.

Аларны мин үзем Берлинда булган вакытымда таптым. 2020 елда. Башка архивта һәм башка фондта. Һәм алар – моңа кадәр беркемгә дә мәгълүм булмаган документлар.

Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхмәт Атнашев, Сәлим Бохаров шушы көрәш юлын сайлап алганда үз тәкъдирләре, үз язмышлары ничек тәмамланачагын алдан күзаллый да алмаганнардыр, ләкин аларның күңелендә Ватан безне онытмас дигән ныклы ышаныч һәрвакыт булган. Бу исән калган легионерлар истәлекләре аша да раслана. Моңа кадәр әлеге теманы өйрәнгән тарихчылар, әдипләр еш кына «Идел-Урал» легионындагы яшерен төркемдәгеләрнең язмышы 1944 елның 20 июлендә Гитлерга уңышсыз һөҗүм итү сәбәпле тиз арада хәл ителгән, диләр иде. Ләкин әлеге дүрт документның эчтәлеге фашистик Германиядә ул елларда нинди генә вакыйгалар килеп чыккан булса да татарларның яшерен оешмасы буенча карар һичкайчан үзгәртелмәс иде дигән нәтиҗә бирә. Фашистлар әлеге яшерен оешмадан нык курыкканнар. Бу документлар алар кылган каһарманлыклар буенча бернинди дә бәхәскә китерә алмый. Унбер татар ир-атының каһарманлыклары фашистларның үзләре тарафыннан тагы бер кат нигезләп расланган бит.

Болар – бик куәтле, дошманның үзе тарафыннан кешелек тарихында язылып калган документлар.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи