Гадел Кутуйның (1903-1945) «Рөстәм маҗаралары» повестын белмәгән укучы юктыр. Бу әсәрнең Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан радиосы өчен радиоспектакль итеп махсус язылып, соңыннан гына матбугат өчен үзгәртелүен дә ишеткәнегез булгандыр.
Повестьның эчтәлеген хәтерлисездер: Рөстәм исемле үсмер малай, үзенең куркуын җиңеп, кара төндә кара урманга бара да, абага чәчәген йотып, күренмәс кешегә әверелә. Аннары сугыш барган җирләргә китеп, үзенең шул күренмәслеген корал итеп, илбасарларга каршы көрәшә…
Гадел Кутуй бу әсәрен, әлбәттә инде, яраткан улы Рөстәмне күз алдына китереп иҗат иткән. Менә шул малай, Бөек Ватан сугышында һәлак булган атасыннан ятим калган Рөстәм Гаделша улы, вакытлар үткәч үзе дә зур язучы булып таныла. Узып баручы атнада аның тууына 90 ел тулды.
Аның иҗатында проза һәм поэзия жанрлары бергә үрелгән
Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайтында әдипкә кагылышлы мондый юллар урын алган:
«Шагыйрь-прозаик Рөстәм Кутуй 1936 елның 11 ноябрендә Казанда язучы Гадел Кутуй гаиләсендә туа. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетында укый, аннары берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятында һәм Казан телестудиясендә мөхәррир булып эшли. 1964 елдан ул профессионал язучы, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
Рөстәм Кутуй рус телендә иҗат итә. Аның әдәбияттагы беренче мөстәкыйль адымнары узган гасырның илленче еллары ахырына туры килә. 1961 елда Татарстан китап нәшриятында хикәяләре тупланган «Мальчишки» исемле беренче китабы, ә тагын бер елдан шигырьләр җыентыгы («Я иду по земле») дөнья күрә. Моннан соң да аның иҗатында проза һәм поэзия жанрлары бергә үрелеп бара: 1961-1983 елларда Казан һәм Мәскәү нәшриятларында язучының унбер проза китабы һәм унбиш шигъри җыентыгы басылып чыга.
Поэзия жанрында да, прозада да ул үзе кичергән, бигрәк тә бала, үсмер чагында күңеленә сеңеп калган нәрсәләр турында яза. Аның әсәрләрендә Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән буынның хис-тойгылары, тормыш тәҗрибәсе чагыла, шул җирлектә ул үзенең дөньяга, тормышка булган актив мөнәсәбәтен белдерә, гаделсезлеккә каршы көрәшә, кешедәге яхшылык, намуслылык башлангычларына, интернациональ дуслык хисләренә дан җырлый.
Рөстәм Кутуй татар әдипләренең әсәрләрен русчага тәрҗемә итүдә актив эшли. Сибгат Хәким, Салих Баттал, Нури Арсланов, Равил Фәйзуллин, Роберт Әхмәтҗанов, Мөдәррис Әгъләмовлар Рөстәм Кутуйның шигъри тәрҗемә өлкәсендәге даими авторларыннан санала. Проза әсәрләреннән исә аның тәрҗемәсендә Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары», Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе», Вакыйф Нуруллинның «Яшьнәп үткән яшьлек», Мәгъсүм Насыйбуллинның «Яшерен касса» кебек роман һәм повестьлары басылып чыга. Язучының аерым әсәрләре чит илләрдә (Польша, Чехословакия һ.б.) дөнья күрә...»
Радионы якын итә иде
Рөстәм Кутуйның Татарстан радиосы фондында сакланучы мирасына килсәк, ул шактый ук саллы. Радионы якын итә иде Рөстәм абый. Ни әйсәң дә, әтисе Гадел Кутуй биредә беренче диктор булган, аннары, сугышка киткәнче, әдәби тапшырулар мөхәррире булып эшләгән – монысы да күңеленең тартылуына бер сәбәпче булгандыр. Радиода эшләүче Зиннур Насыйбуллин, Рим Кәримов, Эльза Гобәйдуллина, Рөстәм Акъегет кебек каләмдәшләре белән шәхси дуслыгы да роль уйнагандыр. Кыскасы, Рөстәм Кутуй ике көннең берендә Татарстан радиосында пәйда була иде. Тагын шунысы да бар: аның әсәрләре, ул әсәрләрдәге вакыйгаларны бәян итү теле радиога ятышып тора, махсус радио өчен язылган кебек тоела. Ә бәлки ул чыннан да шулай булгандыр да, чөнки Рөстәм абыебыз яңа әсәрләренең бик күбен иң беренче булып радиога алып килде. Әйтик, аның «Шум дождя», «Музыка Апуша», «Дыхание человечества» кебек күп кенә хикәяләре Ростов драма театры һәм В.Качалов исемендәге театр артислары катнашында радиокомпозицяләр итеп эшләнде. «Сөенче-Сюрприз», «Кавалеры», «Безветрие», «Осенние просеки» кебек хикәяләре данлыклы актерлар Георгий Егоров, Феликс Пантюшин, Юрий Коршок, Валерий Лекарев укуында язып алынган.
Татар теленә тәрҗемәдә исә «Казан ятиме» исемле балладасына нигезләнеп эшләнгән радиокомпозиция (Ирек Баһманов, Илдус Әхмәтҗан, Юныс Сафиулла катнаша) 1990 елларда радиотыңлаучыларыбыз арасында зур кызыксыну уяткан, халык соравы буенча күп тапкыр кабатланган тапшыруларның берсе булды. Шулай ук «Очарга торган тузганак» һәм «Сөенче» хикәяләре (Дания Нурлы һәм Илдус Әхмәтҗан катнаша) радиотамаша итеп эшләнде. Рөстәм Кутуйның Зиннур Насыйбуллин тәрҗемә иткән шигырьләре Ренат Таҗетдинов укуында магнитофонга язып алынган, бу язма да тыңлаучыларыбыз тарафыннан һәрвакыт соралып тора.
Рөстәм Кутуй язучы һәм фикер иясе буларак үзе катнашкан тапшырулар да шактый. Мәсәлән, 1989 елда Эльза Гобәйдуллинаның бөек рус язучысы Михаил Лермонтовның 175 еллыгы уңаеннан яздырылган «Пруды в Тарханах» дигән тапшыруында рус һәм татар әдәбиятлары арасындагы багланышларга кагылышлы гаҗәеп кызыклы уй-фикерләре белән уртаклашкан. 1999 елда Дәрдемәнднең тууына 140 ел тулу уңаеннан Эльвира Кудрецкая тарафыннан әзерләнгән «Клуб Абугалисины» исемле тапшыруда ясаган чыгышында әдипнең Дәрдемәнд иҗатына мәхәббәте һәм, гомумән, татар әдәбиятына тартылуы сизелеп тора.
Йомгаклап әйтик: Татарстан радиосы фондында Рөстәм Кутуйның мирасы кадерләп саклана һәм аның эфир хәрәкәтеннән өзелеп торганы юк.
Игътибарыгызга 1986 елда Рөстәм Кутуй катнашында эшләнгән тапшыру (16+) тәкъдим ителә. Безгә калса, бу гади генә язма түгел: Эльза Гобәйдуллина белән әңгәмәсендә әдип күңелен ачып бирә, бу дөньяның күп кенә мәсьәләләренә карата фикерләрен үзгә бер ихласлык белән уртаклаша.
Алдан кычкырган күке
Бервакыт Татарстан радиосында бергә эшләүче хезмәттәшебез, шагыйрь Рөстәм Акъегет үзенең шигырьләрен «Янды бер шәм таңнарда...» исемле җыентыкка туплап, китап итеп чыгарырга әзерләнеп йөри башлады. Китапка сүз башын аның якын дусты, каләмдәше Рөстәм Кутуй язып алып килгән. Аңлашыладыр, рус телендә язган. Акъегет миннән шул текстны татарчага тәрҗемә итеп бирүемне сорады. «Эшлибез без моны», – дидем, уйлап та тормыйча, чөнки ул вакытта мин инде тәрҗемә өлкәсендә беркадәр тәҗрибә туплаган, радио һәм газеталар өчен күп кенә материалларны русчадан татар теленә аударган, Татар энциклопедиясе институтында бераз фәнни тәрҗемә белән дә маташып алган, «Идел» журналы өчен хикәяләр, хәтта берничә шигырьне үз телебезгә күчерергә тырышып караган кеше идем. Рөстәм Кутуйның өч битлек язмасы ни инде ул безнең өчен?!
Ләкин алданрак кычкырылган булып чыкты. Мәкалә шәп. Шушы кыска гына язмада Акъегет иҗатының бөтен асылы ачып бирелгән. Иң нык сокландырганы – каләменең тел белән эш итү осталыгы. Рус телендә, рус сүзләре белән язылган булса да, аннан әллә нинди бер татарлык – татарча фикерләү, татар моңы сирпелеп тора. Аның сөйләме башта, челтерәп аккан наян инеш шикелле, кыска, йөгерек җөмләләр агып бара да, төп фикерен әйтер вакыт килеп җиткәч, зур дәрья шикелле, киңәеп, тирәнәеп, озын, катлаулы җөмләләргә килеп керә. Рус телендәге әлеге текст татар көе белән җырлап, татар нәкышләре белән балкып тора.
Бер көн утырдым мин шушы өч битлек язма белән, ике көн... бер атна. Карап торуга, ярыйсы гына тәрҗемә кебек, эчтәлеге дә ачылып җиткән, җөмләләре дә төзек кенә. Тик барыбер нидер җитми – Рөстәм Кутуйның моңын татарчага тулысынча күчереп булмый гына бит. Аптырагач, Рөстәм Акъегет белән бергәләп уйлый башладык. Әллә ничә төрле вариантлары барлыкка килде. Бервакыт, бәхетебезгә, редакциягә Рөстәмнең тагын бер дусты – татар әдәбиятында сүз белән эш итүнең зур остасы булып танылган Марсель Галиев килеп керде. Мондый Мастерның каләме орынып алгач, әлбәттә инде, текст нык кына камилләшеп, көе матураеп китте. Ул шул хәлендә басылып та чыкты…
Кайвакыт Рөстәм Акъегетнең әлеге китабын алып укып утырам да, тагын ирексездән андагы сүз башына кереп кителә. Әйбәт тәрҗемә, ләкин барыбер нидер җитми, барыбер оригиналдагы кебек җырлап, балкып-уйнаклап тормый, рус текстындагы татар моңы тулысынча ачылып бетмәгән. Юк, мин аны хәзер дә, тәҗрибәм инде шактый гына саллыланган булса да, тәрҗемә итә алмас идем. Кайбер язмалар белән эш иткәндә мәгънәсен, эчтәлеген ачып бирү генә җитми, әнә шул моңын-мелодикасын да бер телдән икенче телгә күчерү осталыгы таләп ителә икән. Рөстәм Кутуй ул чакта әнә шундый сабак бирде, шул сабакны әлегәчә үзләштереп җиткерә алган юк.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала