Журнал «Безнең мирас»

20 октябрь 2023 яңалыклары

  • Дирижёр Әзһәр Абдуллинның тууына 100 ел

    Хор дирижеры, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты (1971), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1989) Әзһәр Хәниф улы Абдуллин 1923 елның 20 октябрендә хәзерге Татарстанның Минзәлә районындагы Тауасты Байлар авылында туган. Казан консерваториясен (1952) һәм Мәскәү консерваториясе каршында аспирантура (1955) тәмамлаганнан соң, ул Казан консерваториясендә укыта, бер үк вакытта Татар академия театрының музыка җитәкчесе һәм дирижеры (1957-1967), Татар опера һәм балет театрында дирижер һәм хормейстер (1958-1959), ТАССР Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе (1967-1968) вазыйфаларын да башкара. Ә.Абдуллинның шәкертләре арасында ТАССРның халык артисткасы В.Гәрәева, удмурт «Италмас» ансамбленең җитәкчесе, РСФСРның халык артисты А.Мамонтов, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклеләре М.Кәшипов, В.Чепкасов һ.б. бар. Әзһәр Абдуллин 1958-1975 нче елларда ТАССР Хор җәмгыятенең идарә рәисе. 1957 елда ул Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында татар композиторлары әсәрләрен башкарган СССР Дәүләт симфоник оркестрына дирижерлык итә. Бөтенсоюз «Мелодия» грамъязмалар фирмасы аның 6 пластинкасын чыгара. Әзһәр Абдуллин 1993 елның 30 августында Казанда вафат булды.
    🏷 Admin
  • Артистка Асия Харисованың тууына 100 ел

    ТАССРның атказанган артисты (1975) Асия Әхмәтша кызы Харисова (Разаутдинова) 1923 елның 20 октябрендә элекке Дөбьяз районының Өмбе авылында туган. 1949 елда Мәскәүдә театр институтын (ГИТИС) тәмамлагач, ул Казанда Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елда Татар академия театрына күчә. Актриса төрле характердагы рольләрдә уйный. Асия Харисова башкарган рольләрнең кайберләре: Гөлбану – «Казан сөлгесе», Фәрхи – «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин), Галимә – «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), Сәрия – «Миркәй белән Айсылу» (Н.Исәнбәт), Бибиәсма – «Күк капусы ачылса», Сәхипҗамал – «Карлыгач канат кага» (Х.Вахит), Расиха – «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Мәргубә – «Тормыш җыры» (М.Әмир), Сабира – «Туган туфрак» (С.Шәкүров), Галимәбану – «Галиябану» (М.Фәйзи), Наһар – «Ташкыннар», Гарифә – «Чаткылар» (Т.Гыйззәт), Гөлчирә – «Кыз урлау» (М.Кәрим), Мәхдүмә – «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (Ю.Әминов) һ.б. Актриса 2011 елда вафат булды.
    🏷 Admin
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру