ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!
Баллы суган
Аяктагы кан тамырлары тромбозын болай дәвалыйлар. 1 стакан башлы суган согына 1 стакан бал кушып, бүлмә температурасында 3 көн төнәтәләр, аннан соң 3 көнгә суыткычка куялар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр.
Тырнак гөл сихәте
Гепатит белән чирләүчеләргә халык медицинасы мондый киңәш бирә: 40 грамм кипкән тырнакгөл чәчәген яки үләнен 1 литр суда пешерәләр һәм көн дәвамында 3 кә бүлеп эчеп бетерәләр. Хәл әйбәтләнгәнче шулай дәваланалар.
Тоз кабу җитә
Кинәт кенә тамыр тартыша, аякны көзән җыера башласа, тел очына әз генә аш тозы сибеп, авызны ачып торырга кирәк. 3-5 минуттан тамыр тартышу бетә.
Шифалы төнәтмә
100 әр мл дүләнә, сукыр кычыткан, валериана, пион төнәтмәләрен, корвалол, суны кушып, банкада әйбәтләп болгаталар, көн саен йокларга ятар алдыннан 1 әр аш кашыгы эчәләр. Мондый төнәтмә кан басымын төшерә, нерв системасын ныгыта, йокысызлыктан дәвалый.
Борчак шифасы
Борчак кандагы шикәр микъдарын киметә, бавыр эшчәнлеген яхшырта, бәвел куу үзлегенә ия. Ул цистеин, метионин, триптофан аминокислоталарына бай. Цистеин җитешмәгәндә катаракта башлана, метионин азлыгыннан бавыр интегә. Борчак шикәр авыруы белән чирлеләргә бик файдалы: 2 аш кашыгы киптереп вакланган кузакны 1 литр суда сүрән утта 15 минут пешерәләр, 40 минут төнәтәләр дә, 2-3 ай буе көненә 3-4 тапкыр, ашарга 15 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Подагра, нефрит, бәвел ташы, ашказаны һәм эчәклек авырулары булганнарга исә борчак ашарга ярамый.
Чияле дару
100 грамм чия ботагын 1 литр суда 15-20 минут пешерәләр, суытып, сөзәләр. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчү калкансыман биз шешкәндә, эчәклек атониясе вакытында файдалы. Өзеп кенә алынган чия яфрагы кан туктату үзлегенә ия. Әгәр борын еш канаса, яфракны ваклап, борынга тыгарга кирәк. Чия тамыры исә ашкайнату бозылганда һәм хәтта ашказаны җәрәхәте вакытында да булыша ала. Моның өчен чия тамырын яхшылап юып, сүрән утта 10 минут пешерәләр һәм чәй урынына эчәләр. Дизентерия булганда, 1 уч чия җимеше сабын ярты литр суда 30 минут кайнаталар да, көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.
Эремчекле кабартма
1 стакан кефир, 100 грамм эремчек, 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр, тәменчә тоз, бер чеметем содага он өстәп, коймакныкыннан куерак камыр туглыйлар. Аш кашыгы белән салып, майда кыздыралар. Кәгазь сөлгегә маен сеңдергәч, тәлинкәгә матурлап өеп, өстенә шикәр оны сибәләр. Кашыкка камыр ябышмасын өчен, аны гел стакандагы суга манып алалар.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала