Шаян мирас Уку өчен 1 минут

Шәрәфи шаяруы

Равил Шәрәфи Хәким Сәлимҗанов булып сөйләшә торган була. Ул Хәким абый тавышына шулкадәр нык охшата ки, хәтта бер тапкыр Хәким ага Сәлимҗанның хатыны Галия апа Нигъмәтуллина да буталып калган. Ул болай була. Галия апаның бизәнү бүлмәсе турыннан Шәрәфи Хәким абыйга охшатып:

Султан Исхаков фотосы.
Султан Исхаков фотосы.

 

– Кайдале минем Галиямнең бүлмәсе? Ничәнче гримерныйда әле ул? – дип узып китә.

– И-и, Хәким Тбилисидан кайтып та төште микәнни? – дип, Галия апа коридорга чыга да:

– Хәким, Хәким! – дип кычкыра.

Артистлар бу шаярудан көлә һәм әйтә:

– Галия апа, Хәким абый түгел ул, Шәрәфи шаяра! – диләр.

– Мине тилегә саныйсызмы соң әллә сез? Үз иремнең тавышын Шәрәфинең булыр-булмас тавышы белән бутарга мине сез әллә юләр дип белдегезме?

Берничә тапкыр шулай кабатлангач кына Галия апа Шәрәфинең бу сәләтенә ышана.

Равил ШӘРӘФИ сөйләгәннәрдән. 1986 ел, 11 февраль.

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи