Кеше...

Кайбер кеше кече яшьтән үк әкрен генә, салмак кына гомер сөрә. Кайбер җитезрәк кешеләрдән үрнәк алыйм дип тә уйламый. Ашыгуны белмичә, яши дә яши. Соңрак аның мондый көнкүреше төзәлмәслек «чир»гә әверелә.

Равил Мостафин.
Равил Мостафин.

Бу күз ачып йомганчы үтә торган гомердә, тиз заманда күпме башкарасы эшләре кала, ә ул иртә ята, соң уяна, бар нәрсәгә соңга калып яши башлый. Яши башлый диюем дә шул: уянып бетмәгән акылы белән нинди дә булса эшкә тотынып карый, ләкин игътибарсызлыгы, һәрвакыт изрәп йоклап китәргә гадәтләнүе белән башлаганын җиренә җиткерә алмый. Ялкаулык – мәңгелек йокы. Уянып җитмәгән халәттә йөрү, тамак ялгап алу һәм дә янә йокыга талу... Андыйларның яшәү рәвеше хайван дәрәҗәсеннән, бәлки, «кеше» исемен йөрткәнгә генә бераз югары сыман.

Бу бушлыгында ул ни таба? Күпме югалта?.. Үз дәрәҗәсен, эшен югалтамы?! Ялкаулыгы булмаса, талантын әрәм итмәс иде... Дөньяның бөек акыл иясе булып тумаса да, көчен җәмгыять өчен файдалы эшшөгыльгә багышласа, алга хәрәкәт итсә, шатланып-куанып яши белсә иде дә бит…

Бушлыкта яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә? Үзенең бу якты дөньяга тууының мәгънәсен танырга теләми, йөрәге утларда янмый, биек үрләрне яуларга омтылмый икән, сулый, ашый белгәне өчен генә үткән көннәрне яшәү дип әйтү саусәламәт кешегә килешми кебек.

Иң авыры – ялгыш егылып төшкән чокырдан түгел, ә үзең теләп төшкән чокырдан торып чыгу! Күңел җылысы, йөрәк ялкыннары белән дөньяны яктыртып алга атлаучы чын эш кешеләре бер урында таптанып торучыларның күпме мөмкинлектән, бәхетле мизгелләрдән колак кагуын яхшы күзаллый. Бу дөньяга бер генә тапкыр килгәнебезне онытмыйча, матур итеп, яратып, хезмәт куеп, тырышып яшәп-яшьнәп каласы иде!

7 апрель, 2012 ел. Чаллы

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи