Тарихи мирас рубрикасы буенча яңалыклар
-
БЕЗНЕКЕЛӘР
«Мәдәни җомга» газетасы чыга башлауга – 30 ел -
Касыйм яклары ни сөйли?
ТӘһСИнең Язма мирас үзәге хезмәткәрләре Касыйм якларында экспедициядә йөреп кайтты. Сәфәр барышында ни-нәрсә күрдегез, нинди табышларга юлыктыгыз, дип әлеге үзәк мөдире, галим Илһам Гомәровка мөрәҗәгать иттек. -
Хәтердән җуелмас ул көннәр
Танылган музыка белгече, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Зәйнәп Шәйхулла кызы Хәйруллинаны (1916-2010) Татарстан радиосы коллективы «тере тарих» дип йөртә иде. Ул – 1932-1936, 1938-1940 һәм 1942-1962 елларда башта диктор, аннан музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшләгән, радио тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Аның 1997 елда язучы һәм радиожурналист Җәүдәт Дәрзаманга (1945-2019) сөйләгән истәлекләренә мөрәҗәгать итәбез. -
Татарларның урыс халкы тормышына ясаган йогынтысы
Атаклы галим, шәрыкчы Сергей Сергеевич Аверкиев (1886-1963) тумышы белән Түбән Новгородтан. Әүвәл шушы шәһәрдәге Александр институтында, аннары Мәскәүдәге Лазаревлар институтында шәрык телләрен тирәнтен өйрәнгәннән соң, байтак еллар Фәлестыйнда хезмәт куя. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, яңадан Россиягә әйләнеп кайта. Туган шәһәрендә – Түбән Новгородта төпләнә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши, эшли. Сергей Сергеевич үзенең хезмәтләрендә урыс тормышына караган бик күп күренеш-төшенчәләрнең, асылда, татар чыгышлы булуын икърар итә. Узган гасырның илленче елларында галим бу хактагы уй-фикерләрен, кәгазьгә күчереп, даими рәвештә Мәскәү тарих институтына җибәреп тора. Табигый һәм кызганыч ки, ул заманда мондый рухтагы язмаларны күтәреп алырга теләк белдерүчеләр булмый. -
Алтын Урданың икътисади тормышы
Алтын Урдада мал-туар асрыйлар, иген игәләр. Баштарак, дәүләт оешкан бер дәвердә, көньяктагы күчмә халыклар күпчелекне тәшкил иткәнгә хайван асрау өстенлек тота; игенчелек исә илнең төньягында һәм көнбатышында яшәгән утрак халыкларга гына хас була. Ә инде дәүләт ныгып-көчәеп киткәч, иген игү һөнәре үзәктәге улусларга да җәелә. -
ХАТАНЫҢ ХӘТӘР ЧАКЛАРЫ (АУДИО)
Татарстан радиосының 1930 елларга караган тарихына кат-кат урап кайтыла, чөнки, ул, инде әйткәнебезчә, радионың чәчәк аткан бер чоры. Шуның белән бергә бу елларда журналистика “үткен пычак йөзе буйлап ялан аяк атлап йөрергә” дә өйрәнә. Эфирда уйламыйча әйтелгән бер сүз, ялгыш кына ясалган бер хата язмыш юлларын әллә кайларга борып җибәрергә мөмкин. Мәрзия Камалованың истәлекләрендә нәкъ әнә шундый бер вакыйга телгә алына. -
Гүя Казан ханлыгында булып кайттык
Ниһаять, «Мәдәни җомга» газетасының 30 еллыгы уңаеннан, редакциябез белән җыелышып, фотосессия үткәрдек. Фотосурәтләрне сезгә дә тәкъдим итәбез. Күргәнегезчә, барыбыз да милли киемнәрдән. Гүя без XV-XVI гасырдагы Казан ханлыгында булып кайттык. Беребезнең дә киемнәре кабатланмый. Һәрберебез аерым-аерым образда. Ул күлмәкләр, изүләр, хәситәләр, башлыклар дисеңме? Барысы да күз явын алырлык. Шулай бит? -
Бурычлы сиңа мин, әнкәем–алтыным, Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын...
«Мәдәни җомга» газетасы утыз ел затлы сәнгать, мәдәният, әдәбият турында язды. Традициягә тугры калып, бу юбилей саныбызда тагын бер матур шәхесебез турында хәтерне яңартмакчыбыз. -
Гармуннар патшасы, яхуд Яңа Кирам Сатиев
(Кирам Сатиевка – 70 яшь) -
Төркиләрнең борынгы бабалары
Италиядә этруск дәвере кайчан башлана һәм кайчан бетә? Алдагы бүлекләрдә күрүебезчә, этрускологлар күченүләрнең төгәл вакытын билгели алмаганга, Италиядә этрусклар дәвере башланган чорны төгәл күрсәтү мөмкин түгел. Тарихчылар Лидиядән күченеп килүләрне якынча XIII гасыр дип күрсәтәләр. Троялыларның Италиягә күчеше шул ук гасырда булырга тиеш, чөнки алар Көнбатыш Анадолудан Троя сугышы булганнан соң китәләр. Төньяк тарафтан басып алыну вакыты төгәл күрсәтелмәсә дә, Италиядә этрусклар дәвере б.э.к. 13 нче йөздән башланган дияргә мөмкин. -
ҮЗ КЕШЕЛӘР
Кайвакыт кайберәүләр: “Татарстан радиосының “Мәдәни җомга”га карата мөнәсәбәте ничегрәк соң аның?” – дип сорап куйгалыйлар. Ничек булсын, мөнәсәбәтләр бертуганнар арасындагы кебек. Без барыбыз да – газета-журналлар да, радио һәм телевидение каналлары да – бер ананың, ягъни татар халкының газиз балалары. -
РАДИОГА РӘХМӘТЛЕМЕН
Фронтовик шагыйр һәм журналист, танылган фольклорчы Мөхәммәт Садри (1913-1999) иҗатының чишмә башы турыдан-туры радио белән бәйле. Архивыбызда аның 1997 елда язып калдырган истәлекләре саклана. -
Җүчи Олысының сәяси мөстәкыйльлеккә ирешүе
Тарихка Алтын Урда исеме белән кереп калган Җүчи Олысының барлыкка килүе һәм бәйсез дәүләт буларак рәсмиләшүе берничә дистә ел буена сузыла. Чыңгыз хан 1207 елда Монгол империясен төзегәндә үк Җүчига аерым биләмә бүлеп бирә; алай да, олысның чикләре тәгаенләнеп, аның сәяси мөстәкыйльлеккә ирешүе 13 нче йөзнең алтмышынчы елларына кадәр дәвам итә. -
“БҮЗДӘК СТУДИЯСЕ” СӨЙЛИ! (АУДИО)
Моңа кадәр әле мондый кызыклы заман булмагандыр. Менә әйтик, дикторыбыз Тәлгать Хаматшин көн саен эфирда тапшырулар алып бара. Тыңлап торган кеше, җәйнең шушы эссе челләсендә көннәр буе студиядә ничек утырмак кирәк, мескенкәем, дип, кызгана торгандыр инде. -
Габдулла Исмәгыйлев: Бер кыяр һәм бер помидор
Җәй. Июнь. Шушы ай җылы көннәрнең башы. Әмма быелгы яз үзе дә сынатмады. Кояш җиргә бик еш елмаеп карады. Аның якты нурлары, әллә ни калын булмаган кар юрганын җебетеп, алардан күзгә күренер-күренмәс гөрләвекләр ясап, эреле-ваклы елгалар ягына озатты. Очар кошлар кайтты. Кар катламының бетүләрен көтә-көтә көтек булган умырзаялар чәчәк атты.
