Журнал «Безнең мирас»

Гүя Казан ханлыгында булып кайттык

🏷 Admin

Ниһаять, «Мәдәни җомга» газетасының 30 еллыгы уңаеннан, редакциябез белән җыелышып, фотосессия үткәрдек. Фотосурәтләрне сезгә дә тәкъдим итәбез. Күргәнегезчә, барыбыз да милли киемнәрдән. Гүя без XV-XVI гасырдагы Казан ханлыгында булып кайттык. Беребезнең дә киемнәре кабатланмый. Һәрберебез аерым-аерым образда. Ул күлмәкләр, изүләр, хәситәләр, башлыклар дисеңме? Барысы да күз явын алырлык. Шулай бит?

Менә өч елдан артык инде Казан үзәгендә урнашкан «Туган авылым» милли комплексында «Татаватар» проекты эшләп килә. Ул Казанга җир йөзенең төрле почмакларыннан килгән кунакларга, башкалабызда яшәүчеләргә татар милли киемнәрен кидереп фотосессия ясау белән шө­гыльләнә. Безнең редакцияне 
 «Тат­аватар»ның җитәкчесе, фотографы Александр Сафронов үзе төшерде.

– Әлеге проектны ачып җибәрү идеясе дуслар белән Үзбәкстан буенча сәяхәт иткән вакытта барлыкка килде. Сәмәркандта милли киемнәрне  арендалауны күрдем. Арендага алып, фотога төштек. Фотоаппарат белән утларны үзебез белән алган идек. Шәп фотосессия үткәрдек. Казанда да шундый проект ясарга дигән уй туды. Татар милли киемен тегүчеләрне таптык. Әлбәттә, Казанда милли киемнәрне фотога төшәр өчен биреп торучылар моңарчы да бар иде. Башкалага килгән кунак ул образны киеп, үзенең телефонына гына төшерә. Ә мин, профессиональ фотограф буларак, аның сыйфатлы булуын, экспресс фотосессия оештырып, татарларның милли киемнәре белән таныштырыр­га теләдем. Үзбәкстан сәяхәтеннән Казанга кайткач, милли костюмнар тегүче Фәридә Бибарска әлеге идеямне җиткердем. Ул бик теләп ризалашты, – дип сөйләде А.Сафронов. 

«Татаватар» проекты чын мәгънәсендә популяр булып китә. Казанга килгән туристлар аларны бик тиз интернеттан эзләп таба. Биредәге милли костюмнар кечкенә баладан башлап, олы яшьтәге кешеләр өчен дә. Барлык костюмнар, башлыклар, аяк киемнәре һәм башка барлык аксессуарлар Фәридә Бибарс хезмәте. Гаскәриләр, ханнар, ханбикәләр костюмнары. Сайлау мөмкинлеге зур. Образларны сайларга костюмерлар булыша. Фотосессиядән фотосурәтләр социаль челтәрләр буенча тарала. Килгән кунакларның күңелендә Казаннан матур бер истәлек булып саклана.

– 2011 елдан бирле милли киемнәр, интерактив булган программалар белән шөгыльләнәм, – дип сөйли милли костюмнар хуҗасы Фәридә Бибарс. – Башта без Казанның Бауман урамында идек. Башкалага килгән кунакларны милли киемнәребез белән сөендердек. Аннары безне Кремльгә чакырдылар. Казан Кремле фонында кунакларга костюмнарыбызны киеп фотога төшәргә бирдек. Милли киемнәребезне теккәндә тарихчыларга мөрәҗәгать иттем. Татарстан милли музее хезмәткәрләре белән дә сөйләштем. Силуэтны саклап калыр өчен алар миңа үзләренең тәкъдимнәрен әйтте. Коллекция үзе реконструкция булып саналмый. Бу – стилизация. Чыннан да, Казан башкаласына килгән кунаклар бер мизгелгә үзләрен ханбикә һәм хан итеп хис итә. Коллекция үсә. Бүгенге көндә 100дән артык костюм бар. Күпчелеге XV-XVI гасыр стиле. XIX гасырдагы стиль дә бар.

Редакция белән киеп төшкән 
 кос­тюмнарның бәясе шактый кыйм­мәт икән. Фәридә Бибарс теккән бер костюмның бәясе 50-70 меңнән башлана. Бу әле башлык, аяк киемнәре һәм башка милли аксессуарлардан башка! Читекләр шулай ук кыйммәт йөри – 20-50 меңнәр тора. Коллекциясе бик зур һәм сыйфатлы. Фотосессия ясатырга зур төркемнәр белән дә киләләр. Бер төшергәндә 30га якын кешене киендерә алалар.

«Татаватар» проектының төп студия­се «Туган авылым» милли комплексында урнашкан булса, тора-бара ул киңәя. Икенче студияне Казанның Иске Татар бистәсендә ачалар. Анда XVIII-XIX гасырдагы киемнәр.заманында Казан сәүдәгәрләре кигән образлар.

– Казанга дөньяның төрле почмакларыннан кунакка киләләр. Әле дә хәтерлим. Беренче фотосурәткә төшкән турист кыз Сахалиннан иде. Туган җиреннән миңа магнит алып килде. Күңелгә рәхәт булды. Аннары 
 80 яшьләрдәге әби белән бабай үзләренең машиналарында Владивос­токка барып җиткән булганнар. Владивостоктан Казанга килеп җиттеләр. Казаннан соң алар Карелиягә китте. Ә үзләре алар океан буенда яши. Индонезия, Кытай, Европа, Англия, Төркия, Болгария, Африка илләреннән килгән туристларны төшердек. Алар бик күп, – дип сөйләде «Татаватар» хуҗасы А.Сафронов.

Шунысы кызык: безне фотосурәткә төшергән Александр Сафронов тумышы белән Казахстанның Алма-Ата шәһәреннән. Анда яшәгән, югары белем алган. Альпинизм белән шөгыльләнгән. Тауларга менгән. Экскурсовод булып та эшләгән. Үзенең туристлык агентлыгын да ачкан. Бераз эшләп алганнан соң, бу эш үзенеке түгеллеген аңлаган. Ахыр чиктә, Таиландка киткән. Анда 7 ел яшәгән. Биредә яшәгән арада Төркия, Греция, Малайзия, Һиндстан кебек илләр белән якыннан танышкан. Чит илдә яшәгәндә, булачак хатыны Еленаны очраткан. Ул Казаннан булып чыккан. Александрга безнең Татарстан башкаласы бик ошаган. Аны иң беренче җәлеп иткән урын Кремль булган.

 

 

Эльза Газизова

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

 

 

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру