ХАТАНЫҢ ХӘТӘР ЧАКЛАРЫ (АУДИО)
Татарстан радиосының 1930 елларга караган тарихына кат-кат урап кайтыла, чөнки, ул, инде әйткәнебезчә, радионың чәчәк аткан бер чоры. Шуның белән бергә бу елларда журналистика “үткен пычак йөзе буйлап ялан аяк атлап йөрергә” дә өйрәнә. Эфирда уйламыйча әйтелгән бер сүз, ялгыш кына ясалган бер хата язмыш юлларын әллә кайларга борып җибәрергә мөмкин. Мәрзия Камалованың истәлекләрендә нәкъ әнә шундый бер вакыйга телгә алына.
Татарстан радиосының 1930 елларга караган тарихына кат-кат урап кайтыла, чөнки, ул, инде әйткәнебезчә, радионың чәчәк аткан бер чоры. Шуның белән бергә бу елларда журналистика “үткен пычак йөзе буйлап ялан аяк атлап йөрергә” дә өйрәнә. Эфирда уйламыйча әйтелгән бер сүз, ялгыш кына ясалган бер хата язмыш юлларын әллә кайларга борып җибәрергә мөмкин. Мәрзия Камалованың истәлекләрендә нәкъ әнә шундый бер вакыйга телгә алына.
– 1936 елда мин мединститутта укый идем. Әтием сукырайды. Эш кирәк булды. Белдерү буенча радиокомитетка бардым. Игъланны ишетеп, бик күп кеше килгән. Бирелгән текстларны каушамый гына укып чыктым. Комиссия әгъзалары үзара фикерләшкәннән соң, баһадир гәүдәле, чибәр бер абый минем яныма килде дә, тыенкы гына елмаеп: «Кызым, укуың да әйбәт, үзең дә безгә ошадың. Котлыйм. Без сине диктор итеп алабыз», – диде. Менә шул рәвешле мин радио дикторы булып киттем. Әлеге мөлаем кеше Гали Идрисов иде...
Берникадәр вакыт эшләгәннән соң, Гали ага мине кабат үзенә чакыртты: “Эшең безне канәгатьләндерә, – диде ул, миңа сынаулы караш ташлаганнан соң. – Әле сиңа тагын да бер вазифа йөкләргә мөмкин. Менә без иптәшләр белән уйлаштык та, сине тапшыруларны эфирга чыгару өчен дә җаваплы итеп билгеләргә булдык”.
Күп кенә хезмәттәшләрем мәңге җуелмаслык булып хәтеремә уелып калган. Дикторлардан Әнвәр Мортазин, Маһинур Хәбибуллина... Зәйнәп Хәйруллина ул вакытта инде дикторлыктан музыкаль тапшырулар мөхәррире булып күчкән иде. Мөхәррирләрдән мин Сәгыйть Каратай, Әхмәт Зәйнуллиннарны аеруча яхшы хәтерлим.
Элек бит филармония юк, җырчыларның барысын да туплаучы үзәк булып радиокомитет хезмәт итә иде. Танылган җырчылардан Гайшә Камаева, Суфия Әхмәдуллина, Разыя Биктаһирова... Разыя балалар өчен җырларны аеруча яратып башкара иде. Әлбәттә инде, халкыбызның иң яраткан җырчыларыннан Гөлсем апа Сөләйманова. Соңрак килгәннәрдән – Зифа Халикова. Зөләйха Әхмәтова радиокомитет хорын җитәкләде. Гаҗәеп зыялы, таләпчән ханым иде. Тора-бара мин хорда да җырлый башладым. Монысы инде радиодагы өченче вазифам булды.
Тапшырулар күп, барысын да турыдан-туры алып барырга кирәк иде. Зур залларда үткән концертларны, театр спектакльләрен дә без алып бардык, кирәк урыннарда комментарийлар бирә торган идек.
Минем хезмәт күгем болытсыз гына булмады. Үзәк Комитет җитәкчеләренең доклад тәрҗемәләрен эфирга еш тапшырырга туры килә иде. Мәсәлән, Сталин бервакыт Татарстанны тәнкыйтьләп чыгыш ясады. Аның тәрҗемәсен уку мин эшләгән көнгә туры килде. Җай гына укып, микрофонны ябуга, студиягә штатски киемдәге ике кеше кереп, каршыма килеп тә басты. Алып киттеләр машинага утыртып... Төнлә бит бу... Иртә белән чыгардылар – хата миндә булып чыкмады. Текстның бер бите Сәгыйть Каратай өстәлендә калган булган. Биттән-биткә күчкәндә мәгънәви төгәлсезлекләр тоемланмаганга, мин дә бит саннарын чагыштырып чыгуны кирәк санамаганмын. Шул рәвешле, эш дикторга аеруча игътибарлы булу кирәклеге хакында янә бер тапкыр кисәтүдән узмады. Ә Каратайга нинди җәза биргәннәрдер, анысын инде хәтерләмим. Әмма эшеннән алмадылар, анысы хак.
1938 елда комсомолның өлкә комитеты секретаре Федоров зур җыелышларның берсендә миңа игътибар итеп: «Җитәр, бу кыз радиода болай да инде күп эшләде, аңа үсәргә, зуррак урынга күчәргә вакыт!» – диде. Шуннан соң озак та үтмәде, мине югары партия курсларына укырга җибәрделәр. Кайткач, шәһәр комсомол комитетында инструктор булдым. Аннан соң Татарстан Югары Советы Президиумына алдылар. Тормыш юлымның яңа баскычы башланды…
Мәрзия Камалова.
1 рәттәгеләр арасында: Ф.Биккенин, Ә.Фәйзи, Ш.Котдусова, бер кеше калдырып: Терновская, Кәримов; 2 рәттә: З.Әлмиев, Х.Әхмәдуллин, Ф.Насретдинов, З.Хәйруллина, Ә.Мортазин, М.Хәбибуллина.
ЗУР ГАЛИМНӘН ДӘРЕС ТЫҢЛЫЙБЫЗ
Фуат Әшрәф улы Ганиев.
Бүген, 1 августта, күренекле тел галиме һәм педагог Фуат Әшрәф улы Ганиевнең (1930-2016) тууына – 95 ел. Туган ягы – Башкортстанның Салават районында алдына үзе килеп баскан карьерадан, түрә булу рәхәтлегеннән ваз кичеп, бөтен гомерен туган телебезне өйрәнүгә, саклауга багышлаган фидакарь зат иде ул. Гыйльми хезмәтләре аңа галимнәргә хас дан-дәрәҗә китерде: филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә иреште, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясенә, Татарстанның һәм Россинең атказанган фән эшлеклесе исеменә лаек булды.
2010 елның июль аенда, галимнең 80 яшьлек юбилее якынлашып килгән көннәрдә, без аның белән “Кызыклы очрашулар клубы” сәхифәсендә әңгәмә үткәргән идек. Моннан 15 ел элек язылган шушы тапшыруны хәзер тыңлап карыйбыз да, гаҗәпкә калабыз, чыннан да, үтә кызыклы әңгәмә булган икән ул, үзеңне зур галимнең дәресендә утырган кебек хис итәсең. Фуат ага тел гыйлеме өлкәсендәге ачышларын, татар грамматикасындагы проблемаларны бәян итә. Шулай да без тапшыруны аның туган ягы, нәсел тамырлары белән кызыксынып башлап киткәнбез. Әңгәмәдән бер өземтә:
– Безнең халыкта бер күркәм гадәт бар: нәсел-нәсәбеңне сорашу. Сез, Фуат ага, белүебезчә, Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында туып-үскәнсез. Сезнең як халкы башкалардан аерылып тора. Ак йөзле, зәңгәр күзле кешеләр күп сезнең якларда. Кайлардан килеп чыккан кешеләр сез анда?
– Салават районында алты зур татар авылы бар, шуларның берсе – Нәсибаш. Тарихына килгәндә, анда башлыча Пенза мишәрләре килеп утырган. Башкортлардан җир сатып алып, авыллар корып җибәргәннәр. Бу 1708 елда була. Ак йөзле, зәңгәр күзле булуыбыз бабайларның Пензадан килгән мишәрләр булуы белән дә аңлатыладыр. Бик матур җир, ул җирләрне “Рус Швецариясе” дип тә атыйлар. Безнең авыл, мәсәлән, тау елгасы Йөрүзәннән ун гына чакрымда. Урманга бай яклар. Авылда йомышлы татарлар яшәгән. Алар рус дәүләтенә хезмәт иткәннәр, шунлыктан салым түләмәгәннәр. Рус дәүләте Уралда заводлар төзи башлагач, башкортлар, үз җирләрен саклау өчен, әлеге заводларга һөҗүм итеп торганнар. Йомышлы татарларны, менә шул заводларны саклау өчен китергәннәр дә инде. Әлбәттә, алар җир эшкәртү, мал асрау белән дә шөгыльләнгәннәр.
– Димәк, сезнең бабайлар хәлле кешеләр булганнар.
– Безнең авыл татарлары Салават районы башкортларының күп кенә җирләрен сатып алганнар. Мәсәлән, Йөрүзән буенда Калмаклы дигән башкорт авылы бар. Шул авылдан нәсибашлар ун чакрымлы җир сатып алганнар. Аннары унтугызынчы йөзнең икенче яртысында башкортлар, акылга килеп, шул җирне кире даулый башлаган. Ләкин сатып алу турында килешү кәгазе – купчий сакланган. Мәскәүдә судлар булган, купчий дөрес дип табылган, җирне Нәсибаш авылына калдырганнар. Шул җирне безнең авыл халкы әле бүгенгәчә “Мәскәү җире” дип атап йөртә, чөнки Мәскәү судында расланган җирләр.
– Сезнең якларга баргач, бер нәрсәгә игътибар ителде: якташларыгыз үзләренең татар булулары белән бик нык горурлана.
– Безнең авыл халкы гомер-гомергә мөстәкыйль булган, коткыларга бирелмәгән. Мишәрләрдә үзсүзлелек дигән бер сыйфат бар, бәлки бу шуннан киләдер, бәлки милли аңның беркадәр югары булуыннандыр. Бездә аның тагын бер тарихи тамыры бар: авылда мәдрәсә, земство мәктәбе булган. Анда Нәкый Исәнбәт килеп укыган, безнең дәү әтиләрдә торган. Нәкый ага белән минем әни – туганнан туганнар. Совет заманнында җидееллык, аннары урта мәктәп булды. Чын татар мәктәпләре. Шул мәктәпләрнең тәрбиясенең дә роле зур булгандыр, дип уйлыйм...
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ әзерләде
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА