12 июль 2025 яңалыклары
-
«Нурым» калсын минем эзем булып...
Төрки халыкларның XVII «Нәүрүз» халыкара театр фестивалендә Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында спектакль күрсәтелүе бик урынлы, чөнки ул – татарда гына түгел, бөтен төрки дөньяда беренче хатын-кыз актриса. Язучы Айгөл Әхмәтгалиева романы буенча «Туташ» дип исемләнгән спектакльне (Гөлнур Усманова инсценировкасы) Уфа «Нур» Татар дәүләт театры күрсәтте. -
Җүчи Олысының сәяси мөстәкыйльлеккә ирешүе
Тарихка Алтын Урда исеме белән кереп калган Җүчи Олысының барлыкка килүе һәм бәйсез дәүләт буларак рәсмиләшүе берничә дистә ел буена сузыла. Чыңгыз хан 1207 елда Монгол империясен төзегәндә үк Җүчига аерым биләмә бүлеп бирә; алай да, олысның чикләре тәгаенләнеп, аның сәяси мөстәкыйльлеккә ирешүе 13 нче йөзнең алтмышынчы елларына кадәр дәвам итә.
