Тарихи мирас рубрикасы буенча яңалыклар
-
Милләтнең алтын баганалары
Г.Ибраһимов телне, әдәбиятны, сәнгатьне милләтнең рухи нигезләре дип билгеләп, аларның үсешенә зур өлеш керткән татар мәдәният әһелләренә, зыялыларга аерым игътибар бирә. -
Сугыш елы малайлары
1941 елның 22 июнендә башланып, 1945 елның 9 май иртәсендә Бөек Җиңү белән тәмамланган сугыш елларын бүгенгедәй яхшы хәтерлим. -
Ар ягы бәкләре
Ар ягы бәкләре – Чүпче елгасының урта агымы буйларында яшәгән татарларның 16-17 нче йөзләрдә рус дәүләтенә хезмәт иткән аксөякләр катлавы. XIV-XV гасырларда ук алар ярым мөстәкыйль бәклек идарәчеләре саналалар, баштарак – Казан ханлыгы, аннары Мәскәү кенәзлеге йогынтысында булалар. Әлеге бәкләр Нократ җире өчен шушы ике дәүләт арасында барган сугышларда катнашалар. -
СТУДИЯДӘ - ФРОНТ СЫЗЫГЫ (АУДИО)
Берсе көнгә Кайгы һәм хәтер көнен билгеләп үтәбез. 1941 елның шушы көнендә башланып киткән Бөек Ватан сугышында никадәр нәселләр киселгән, язмышлар җимерелгән. Шуңа күрә дә йөрәк яраларын сызлатып, искәртеп-кисәтеп куя торган онытылмаслык дата ул 22 июнь. -
Алтын Урданың сәяси дәүләт төзелеше
Алтын Урда феодаль дәүләт булган һәм ил белән хан идарә иткән. Монгол империясе белән Чыңгыз хан нәселе – чыңгызлылар идарә итсә, Алтын Урдага аның олы улы Җучи нәселе – җучилылар хаким булган. -
“РАДИУСЫ БӘЛӘКӘЙ...” (АУДИО)
“Татарстан радиосының радиусы бәләкәй”, – дип язган үз вакытында шагыйрь Хәсән Туфан. Тапшыруларга бүлеп бирелгән эфир вакытының да, таралу географиясенең дә үтә дә чикләнгән булуына ишарәләп әйтелгән бу сүзләр. -
Мәскәүдә илчеләр кабул итү йоласына татар йогынтысы
Галим, Император археология комиссиясе әгъзасы, Санкт-Петербург университеты профессоры Николай Иванович Веселовский (1848-1918) Мәскәүдә туа. Башта Вологда гимназиясен, аннары Санкт-Петербург университетының Шәрык телләре факультетын тәмамлый. Сәмәркәндта, Келермес, Майкоп һәм Солоха курганнарында казу эшләре алып бара, Шәрыкны өйрәнә. -
Гәрәйләр Казан тәхетендә
Казан ханы Мөхәммәт Әмин үлем түшәгенә аугач та, Кырым ханы Мөхәммәт Гәрәй Мәскәү кенәзе Василий IIIгә Кырым ханзадәләренең берсен Казан тәхетенә күтәрергә тәкъдим итә -
СӘЙДӘШ ҮЗБЕЗНЕКЕ! (АУДИО)
Быел декабрь аенда сөекле композиторыбыз, күренекле дирижер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел тула. -
Татар илбашларының мөһерләре
Илбашы, хан тарафыннан чыгарылган карарлар Алтын Урдада ярлык дип аталган. Бу рәсми документлар тиешле бер формада язылып, ханың төрле максатлар белән бирелгән әмере булып саналган. Хан ярлыгы дәүләтнең, хакимиятнең өстенлеген, көчен чагылдырган бер символга әверелә. Шушы символның аерылгысыз өлеше булып мөһер тора. -
ТАТАРСТАННЫҢ СИМФОНИК ОРКЕСТРЫ КАЙДА ТУГАН? (АУДИО)
Татарстан дәүләт симфоник оркестры, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармонисе һәм башка иҗат коллективлары ни өчен Татарстан радиосын шулай үз күрә? Чөнки беләләр: аларның тарихлары шушы радиодан башланып китә, алар якты дөньяга шушы ояда яралганнар. -
Серле цивилизация
Дөньяда берәр цивилизация тарихы, дине, мәдәнияте белән кызыксынып китеп, аны ныклап торып өйрәнә башласаң, ни гаҗәп, анда үз татар телебездәге сүзләргә тап буласың. Кайчан, тарихның кайсы дәверендә, нинди шартларда татар телендәге сүзләр әлеге телләрдә барлыкка килде икән дип аптырыйсың. Бу очраклы хәлме, әллә монда безгә билгеле булмаган тирән серләр ятамы?!. -
МОГҖИЗАНЫ ТИЗРӘК ИЛТЕГЕЗ!.. (АУДИО)
Татарстан радиосының эфирдагы беренче адымнары турында сөйләүче истәлекләр байтак. Ул елларда Шамил Усманов белән иңгә-иң торып эшләгән радиотехник В.Тимофеевның хатирәләре алар арасында аерым урын алып тора, чөнки ул республикабыз авылларына радио кертү эшендә турыдан-туры катнашкан кеше. -
Бакый Урманче: «Чыбыркылыйм, камчылыйм үземне!»
Татар сынлы сәнгатенең нигез ташын салучыларның берсе Бакый Идрис улы Урманче (1897-1990), беренчедән, ХХ гасырдагы дәһшәтле елларның шаһите булса, икенчедән, шул гасыр тудырган үзгәрешләргә, корылышларга үзеннән зур өлеш керткән кабатланмас талантка ия олуг шәхес. Без укучыга тәкъдим ителәчәк чыганакта, нигездә, уймачы-скульпторның Арча районының, Яңа Кырлай авылындагы, Тукайга багышланган мемориаль музей комплексы төзелешенә бәйле кайбер мәгълүматлар белән таныштырып, аның эшчәлегенә җитәкчелекнең нинди мөнәсәбәтә булуын күрсәтергә телибез. -
Шиһабетдин Мәрҗани һәм Бәрәңге ягы авыллары
Тарихчы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең ХIX гасыр уртасында төзелгән ике томлык «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дип аталган хезмәте бигрәк тә кыйммәтле. Бу хезмәтнең беренче томы Ш. Мәрҗани исән чагында, Казанда 1885 елда басылып чыга, ә икенче томы вафатыннан соң, 1900 елда нәшир ителә. Китапның исеме «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» дип тәрҗемә ителә. Хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителгән хезмәт 1989 елда Татарстан китап нәшриятында галим Әнвәр Хәйри тарафыннан басылып чыга.
