Яңалыклар
-
ЛИЛИЯ ГӘРӘЕВА ЭНЕРГИЯНЕ АГАЧЛАРДАН АЛА
Бүген сезне Казанда яшәп иҗат итүче татар җанлы дизайнер Лилия Газинур кызы Гәрәева белән таныштырырбыз. Күптән түгел без аның остаханәсендә булып кайттык. Аның кулы тигән милли әйберләр, чын мәгънәсендә, күз явын алырлык. -
Татарларның урыс халкы тормышына ясаган йогынтысы
Атаклы галим, шәрыкчы Сергей Сергеевич Аверкиев (1886-1963) тумышы белән Түбән Новгородтан. Әүвәл шушы шәһәрдәге Александр институтында, аннары Мәскәүдәге Лазаревлар институтында шәрык телләрен тирәнтен өйрәнгәннән соң, байтак еллар Фәлестыйнда хезмәт куя. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, яңадан Россиягә әйләнеп кайта. Туган шәһәрендә – Түбән Новгородта төпләнә. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши, эшли. Сергей Сергеевич үзенең хезмәтләрендә урыс тормышына караган бик күп күренеш-төшенчәләрнең, асылда, татар чыгышлы булуын икърар итә. Узган гасырның илленче елларында галим бу хактагы уй-фикерләрен, кәгазьгә күчереп, даими рәвештә Мәскәү тарих институтына җибәреп тора. Табигый һәм кызганыч ки, ул заманда мондый рухтагы язмаларны күтәреп алырга теләк белдерүчеләр булмый. -
Алтын Урданың икътисади тормышы
Алтын Урдада мал-туар асрыйлар, иген игәләр. Баштарак, дәүләт оешкан бер дәвердә, көньяктагы күчмә халыклар күпчелекне тәшкил иткәнгә хайван асрау өстенлек тота; игенчелек исә илнең төньягында һәм көнбатышында яшәгән утрак халыкларга гына хас була. Ә инде дәүләт ныгып-көчәеп киткәч, иген игү һөнәре үзәктәге улусларга да җәелә. -
Энҗе ИЛЬЯСОВА
Кутырлы март җиргә буйсынды да Һәм ташлады үз ялкынын аңа. Мәзәк булып, моңсу булмас иде: Март күзеннән карлы яшьләр тама. -
«Итиль» фестивалендә «Аллея кунаклары» спектакле-променад җәеләчәк
Спектакльнең режиссеры булып клоун, актер Руслан Риманас чыгыш ясый. -
«Елмай» паркында «Балалар хоры» җыр лабораториясе эшли башлаячак
Биш көн дәвамында 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар хор белән җырларга, музыканы төрләндерергә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнәчәк. -
Мөхәммәд Әмин хан
Мөхәммәд Әмин хан (1469-1518) – Казан ханлыгының алтынчы идарәчесе. Ул 1484, 1487-1495 нче һәм 1502-1518 нче елларда хакимлек иткән. -
Вәлиулла Хәсәновка багышланган II фәнни-гамәли конференциядән фоторепортаж
Чүпрәле районының Яңа Ишле авылында әлеге төбәкнең күренекле шәхесе һәм имамы Вәлиулла Хәсәновка багышланган II фәнни-гамәли конференция үткәрелде. «Милләтебездә кием әдәбе» дип исемләнгән чара барышында әбибабаларыбызның көндәлек (гадәти) киемнәре турында чыгышлар яңгырады, шулай ук милли бизәк-үрнәкләрне торгызу, саклау, татар түбәтәе, кәләпүш, читек һ.б. буенча фикер алышулар булды. -
Ландыш САЛИХОВА
Тәрәз ярыгыннан айны көтәм Боз сөңгесен төреп юрганга. Шом бәрхете тынны кисеп үтеп Үрелгәндә төнге уйларга. -
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасыннан фоторепортаж
23 июльдә, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте катнашында, «Яңа исем» әдәби лабораториясе «Биш буын шагыйрьләре бергә» дип исемләнгән әдәби чара (төп оештыручылары – «Казан утлары» һәм «Мәгариф» журналларының баш мөхәррирләре Рөстәм Галиуллин, Гөлүсә Закирова) уздырды. -
ХАТАНЫҢ ХӘТӘР ЧАКЛАРЫ (АУДИО)
Татарстан радиосының 1930 елларга караган тарихына кат-кат урап кайтыла, чөнки, ул, инде әйткәнебезчә, радионың чәчәк аткан бер чоры. Шуның белән бергә бу елларда журналистика “үткен пычак йөзе буйлап ялан аяк атлап йөрергә” дә өйрәнә. Эфирда уйламыйча әйтелгән бер сүз, ялгыш кына ясалган бер хата язмыш юлларын әллә кайларга борып җибәрергә мөмкин. Мәрзия Камалованың истәлекләрендә нәкъ әнә шундый бер вакыйга телгә алына. -
Гүя Казан ханлыгында булып кайттык
Ниһаять, «Мәдәни җомга» газетасының 30 еллыгы уңаеннан, редакциябез белән җыелышып, фотосессия үткәрдек. Фотосурәтләрне сезгә дә тәкъдим итәбез. Күргәнегезчә, барыбыз да милли киемнәрдән. Гүя без XV-XVI гасырдагы Казан ханлыгында булып кайттык. Беребезнең дә киемнәре кабатланмый. Һәрберебез аерым-аерым образда. Ул күлмәкләр, изүләр, хәситәләр, башлыклар дисеңме? Барысы да күз явын алырлык. Шулай бит? -
2 августта Казанда «Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме булачак
Программада: җирле артистлар чыгышы, балалар мәйданчыгы, мастер-класслар. -
«Зөбәрҗәт» җыры
Заманында әлеге җырны Кама Тамагы районының Олы Карамалы авылы кызы Әлфия Галимова бик матур итеп җырлый торган булган. -
Бурычлы сиңа мин, әнкәем–алтыным, Сиңа дип эзләдем дөньяның асылын...
«Мәдәни җомга» газетасы утыз ел затлы сәнгать, мәдәният, әдәбият турында язды. Традициягә тугры калып, бу юбилей саныбызда тагын бер матур шәхесебез турында хәтерне яңартмакчыбыз.
