Тәрәз ярыгыннан айны көтәм Боз сөңгесен төреп юрганга. Шом бәрхете тынны кисеп үтеп Үрелгәндә төнге уйларга.
* * *
Тәрәз ярыгыннан айны көтәм
Боз сөңгесен төреп юрганга.
Шом бәрхете тынны кисеп үтеп
Үрелгәндә төнге уйларга.
* * *
Башыңны күтәреп, нәрсәдер күзлисең,
Үлемең килгәнен әллә соң сизәсең?
Уеңда булса да үткәнне гизәсең,
Тик Аллаһ беләдер күпме юл үтәсен.
Ышанам, авырдыр, ничекләр булышыйм?
Күзләрем еламый, әрни шул күңелем.
Март ае. Яз ае. Яшисе урында
Зәп-зәңгәр төсләре уңды бит күгемнең.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала