Мөхәммәд Әмин хан
Мөхәммәд Әмин хан (1469-1518) – Казан ханлыгының алтынчы идарәчесе. Ул 1484, 1487-1495 нче һәм 1502-1518 нче елларда хакимлек иткән.
«Руслар арасында тәрбияләнгән Мөхәммәд Әмин, Иван III нең асрамага алган улы, Россиягә чын күңелдән бирелгән була. Ул акылы, хәйләкәрлеге һәм сак кылануы белән аерылып тора. Аны деспотизмда, акча туздыруда, хатын-кызлар белән ирекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда гаеплиләр, мондый сыйфатларны ул, мөгаен, Россиядә, Иван III сараенда үзләштергәндер. Мөхәммәд Әмин алдан күрүчән сәяси эшлекле була. Ул Иван III даирәсендә, аның да әле кайнап торган иң җанлы чагында тәрбия ала. Бу вакытта анда итальяннар һәм греклар эшли, Кремль диварлары салына, сарайлар һәм чиркәүләр корыла; хан, ихтимал, бу даирәдә шактый сыйфатлар үзләштергәндер; аның акылын һәм чит йогынтыларны кабул итү сәләтен истә тотып, шундый фикергә килергә мөмкин».
Михаил Худяков «Очерки по истории Казанского ханства» (1923)
«Мөхәммәд Әмин Мәскәүдә торганда Илһам хан хатыны булган җиңгәсен никахлап алган иде. Мөхәммәд Әмин хан ошбу хатын мәхәббәтенә әсир булганлыктан, аның бар сүзен кабул итәр һәм аннан башка сабыр итеп тора алмас иде. Хатын да, гаять әдәпле вә гакыллы бер хатын булуы өстенә, сүзгә оста, гаять яклаучан һәм hиммәтле иде. Шул сәбәпле, Мөхәммәд Әмин ханны Мәскәү кенәзенә каршы кыздырыр, хәмиять вә гайрәтен кузгатыр, әле гарьләндерер, әле күңеллеләндерер иде. Бу рәвештә чит кешеләр кулы астында хан булып торудан хан исемен күтәрмәү хәерледер, кеше өчен хурлык белән яшәүгә караганда гыйззәт белән үлү яхшырак, дия иде. Кыскасы, Мөхәммәд Әмин ханның хәмиять тамырларын тәмам хәрәкәтләндерде, ата вә бабаларының гайрәт вә батырлыкларын сөйләп, хан күңеленә кыюлык орлыклары салды. Ниhаять, бу хатынның вәгазь вә нәсихәтләре тәэсире белән Мөхәммәд Әмин Мәскәүдән аерылып, мөстәкыйль хан булу фикеренә керде вә моның чараларын эзли башлады».
Ризаэддин Фәхреддин «Казан ханнары» (1995)
«Аннан соң [Илһам ханнан соң] – кардәше Мөхәммәд Әмин хан, ул «Иҗем хан» дип тә йөртелә. Әсирлектә вакытта үлгән агасы Гали [Илһам] ханның хатынына – җиңгәсенә өйләнә. Ул хатын гайрәтле һәм шөһрәт яратучы кеше булып, ханны руслардан үч алырга өнди һәм байтак кына русларның каннарын түгүдә сәбәпче була. Мөхәммәд Әмин ике тапкыр хан була. Беренче тапкыр 9 ел хан булып торганнан соң, төрле вакыйгалар сәбәпле ханлыгыннан читкә кагылып, Нугай Урдасыннан Мамык хан дигән кешене китереп хан итеп куялар. Ул бер ел кадәр хан булып торганнан соң, Габделлатыйф хан бине Ибраһим хан тәхеткә утырып, 5 ел кадәр патша булып тора. Янә Мөхәммәд Әмин хан кайтарыла. Бусында татарлар – үзләре 45 мең, нугайлардан 20 мең, барысы 65 мең атлы гаскәр белән Россия өлкәсен талап, Тын [Дон] елгасы буенда руслар белән бик каты сугышып, күп ганимәт һәм әсирләр алып кайталар. Бу юлы Мөхәммәд Әмин 17 ел патшалык кыла».
Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (1880)
- Мөхәммәд Әмин – Ибраһим хан белән Нурсолтан ханбикәнең улы. Бертуган энекәше – Габделлатыйф һәм өч үги энекәше – Илһам, Ходайкол һәм Мәлик Таһир булган.
- Мөхәммәд Әмин, Ризаэддин Фәхреддин белән Шиһабетдин Мәрҗани язуынча, Әҗем (Иҗем) хан исеме белән таныла.
- 1487 елның 9 июлендә Мөхәммәд Әмин хан тәхетенә утыртылгач, Казан ханлыгы тарихында яңа чор башлана. Тарихчылар аны рус фиркасе хакимлеге вакыты, чит мәмләкәткә бәйлелек чоры дип атый. Иван III «Болгар кенәзе» исемен ала. Казанга ясак түләми башлый. Рус патшасы белән Казан ханы бер-берсен борадәр («брат») дип атый башлый.
- Рус хөкүмәте йогынтысында идарә итә торган Мөхәммәд Әминне Казан халкы сөйми һәм аны тәхеттән бәреп төшереп, хакимлек итәргә Себер ханлыгы идарәчесе – Мамык ханны чакыралар. Мөхәммәд Әмин гаиләсе белән Мәскәүгә юнәлә.
- 1500 елда, Литва белән рус дәүләте арасында барган сугышта Мөхәммәд Әмин бөтен рус гаскәренең номиналь башлыгы итеп билгеләнә. 1501 елның көзендә ул рус гаскәре белән Ливон орденына каршы сугыша.
- 1502 елның мартында Мөхәммәт Әмин янәдән Казан ханы була. Мәкәүдә чакта ул мәрхүм Илһам хан хатыны (Рус тарихчыларны аны «Урбет» дип атый, ул – Нугай морзасы Мусаның кызы) булган җиңгәсен никахлап ала. Шул хатын йогынтысында хан үз дәүләтен мөстәкыйль итәргә омтылыш ясый.
- Бик күп талаш-суешлардан соң, 1507 елның сентябрь башында Казан белән Мәскәү арасында тынычлык солыхы төзелә.
- «Гыйкаб» дип аталган шигырь Мөхәммәт Әмингә нисбәт ителә.
- 1518 елның 18 декабрендә Мөхәммәд Әмин вафат була. Әлеге хәбәр Мәскәүгә 29 декабрьдә килеп җитә.
- Мөхәммәд Әминнең вафатыннан соң, Олуг Мөхәммәднең Казанда булган нәселе тәмам киселә.
Мөхәммәд Әмин[*]
(1469–1518)
Гыйкаб
Чыкты һиҗрәтдин йиде йөз илледә —
Төшде галәмгә хәраблык зилзилә.
Үзе – аксак, гаклы – ахмак, фетнәдар,
Золымлыгын изһар кылды һәр йирдә.
Күп голамә вә мәшаихләр шәһид
Булдылар дине ислам нурилә.
Дареслислам фетнәсендин, бел гайан
Булды вәйран, акды йәшләр хәүфилә.
Ни җавап бирер ул Хода кашында,
Сорса Алла шиддәт-ү гыйкаб илә.
Иа Илаһи, әйлә ул бәндәңне сән
Ахирәттә залим вә җаһил илә.
Тәрҗемәсе:
Җәза
Чыкты һиҗри белән җиде йөз илледә —
Теште галәмгә җир тетрәү кебек хәраблык.
Үзе – аксак, гакылы – ахмак, фетнә иясе
Золымын таратты һәр җиргә.
Күп галимнәр һәм шәихләр шәһид
Булдылар ислам дине юлында.
(Аның) фетнәсеннән ислам йорты, ачык бел,
Тудырылды, хәвәфтән күз яшьләре акты.
Ни җавап бирер ул Хода каршында, –
(Әгәр дә) Алла каты җәзага тартса.
Йа Илаһым, ул бәндәңне син теге дөньяда
Ит залимнәр һәм җаһилләр (томаналар) рәтендә.
Рәсемнәр:
- Мөхәммәт Әмин бюсты
- «Мөхәммәт Әмин». Рушан Шәмсетдинов рәсеме
- «И великий князь Иван Васильевич всея Руси царя Магамет-Амина по своей воле посадил на царство в Казани»
- «Мухаммед-Амин идёт ратью на Русь в 1505 г.»
[*] [*] Татар әдәбиятыннан хрестоматия… / Төз. Х.Й.Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. – Казан: Мәгариф, 2000.
«Безнең мирас». – 2025. – №8. – Б.14-17.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА