Журнал «Безнең мирас»

Тува сәфәре: их, казу эшләре алып барасы иде бит!

30.06.1972.

Киттек. Яңгыр явып тора. Юл әшәке. «Ләхәүләләрне әйтә-әйтә, әллә нинди хәтәр юлларны узып, ниһаять, Бора-Шай үзәгенә төштек. Үзән белән бераз баруга, зур курганнар системасына очрадык. Борынгы төрки курганнар. Яртылаш эшкәртелгән таш сыннар һәм тезелеп киткән балбаллар... Курганнарны вак ташлардан өйгәннәр. Кайберләре бик зур. Аннары биек итеп өелгән курган тирәсенә таштан алка ясалган. Кайбер курганнарның тышында, зур алкадан соң, тагы вак-вак алкалар курган тирәли тезелгән. Курганнарның күплеге, андагы балбалларның санына караганда, бу үзән заманында бер зур үзән булган булырга охшый. Их, казу эшләре алып барасы иде бит! Һаман курганнар. Дөрес, бик зур түгелләр.

Юлны дәвам итәбез. Һаман ява. Үзән буйлап баруы да күңелле, тик һава гына начар. Менә үзән төбен сырап алган карлыган куаклары. Кинәт безне бер таш сын каршылый: барыбыз да машинадан төшәбез... Искитмәле дәрәҗәдә шәп эшләнгән таш сын! Зур мәһабәт мыеклы, аскы ирене астында бармак сакал, озын артлы бүрек, билендә бик бай җиһазлы билбау. Каешның зиннәтле башы да, билбауның үзендәге махсус металл бизәкләре дә бик пөхтә һәм оста эшләнгән. Бер кул билендәге хәнҗәр сабын тоткан, икенчесе күкрәк төшендә һәм шунда шәрап кәсасы. Бит-кыяфәте шактый төгәл һәм дөрес эшләнгән. Ике колагында да алка: бер зур түгәрәк, аннары бер кечкенә түгәрәк. Башында толымлы чәч, чәчкап. Биленә җитә язган. Төз киселгән. Бу һәйкәл безнең моңарчы күргәннәребез арасында иң шәбе – иң камиле!

Егетләр дә, Тавил дә исләре китеп, сокланып таш тирәсендә әйләнеп йөриләр. Хәтта шофер Володя да дулкынланган. Иң беренче булып, ул таш сынны алып китү хакында сүз кузгатты:

– Ну что, положим в машину?

– Юк! – дип әйтүгә, күзләре шакмакланды... Егетләр дә алып китү фикеренә авалар. Мин елмаям. Артык төпченмичә аңлатырга тырышам, үзем аларны күзәтеп, үзем дә хыял итәм: Казанга алып китеп китапханәнең эченә урнаштырып куясы иде бит! Тик, тик, тик...!

Көн кичкә тарта иде. 5-6 км узып ике-өч йортлы, абзар-каралтылы бер кышлакка тап булдык. Җир юеш, чатырыбыз сулы булганга күрә шул кышлактагы бүлмәләрнең берсендә кунарга мәҗбүр булдык. Дөрес, башта пычрак бүлмәне озак кына чистартырга туры килде: иске-москы чүпрәк, кимерелгән сөяк һәм башкаларны себереп чыгардык. Йортның әйләнә-тирәсе исә тизәк, сөяк-саңак, иске чүпрәк, ватык савыт-саба. Чисталык-пөхтәлекнең эзе дә юк... Үзәннең бер ягы ялангач тау, икенче ягы – урманлы тау. Мараллар, кәҗәләр... Бер  абзарда урман кәҗәсенең хур ителгән тиресе. Кичен мин, кисәү күтәреп, су буена төштем. Матур гына инеш. Бер ана үрдәкне бик озак күзәттем, барыбер аттырмады... Плитәсе ягылган җылы өйдә яхшылап ашадык. Йокы бик шәп булды.

 

1.07.1972.

Көн ачык, искитмәле якты иде. Кире кайтып, әлеге сынның сурәтен ясарга, фотога төшерергә булдык. Килдек. Мин беркадәре көндәлегемне яздым, Тавил[1] сурәт белән мавыкты. Берничә мәртәбә фотога төшереп алгач, карлыганнарны аралап киттем. Бер бик зур курганга очрадым, әйләнәсен таш алка чорнаган. Тагы бераз баргач, икенче, өченче кечерәк курганнарны күрдем. Берсенең бик озын сузылган балбаллары да бар. Димәк, узган көнне күргән курганнар системасы белән кушып исәпләсәң, бу үзәндә (аның киңлеге 1 километрдан 5 километрга хәтле сузылган) дистәләгән курганнар бар дигән сүз. Кыскасы, монда элек бик зур төрки үзәк булган. Әгәр системалы казып, тикшерә башласаң, монда бер гомергә җитәрлек эш бар...

Кышлакка кайтып, төшлекне ашагач, Саглы тарафына юлга чыктык. Таулар аша киттек. Юлда курганнар... Бер тауны ашкач, берничә курган янында балбаллары да бар иде. Алдыбыздан бер илек качты. Атарга өлгермәдем. Аннары бер куян. Тагы бераз барып, тау менә башлауга, бер зур мәче качты. Аттым. Яраланды. Кызып барып тагы аттым. Кыр мәчесе икән...

 

2.07.1972.

Киттек Чынаа үзәне буйлап. Иң элек Грач казыган курганга килдек. Мәһабәт манзара. Аннары берничә тирмәгә туктадык. Берсендә чәй дә эчтек. Тавил рәсемнәр ясады. Фотога төшердек.

Бу Саглыбашы үзәне бик шәп, киң җәйләү икән. Сарлык көтүләре бик күп. Сөтен дә эчеп карадык. Куе. Халык русчаны бөтенләй диярлек белми. Көчкә генә аңлашабыз. Шулай да кешеләре бик ачык, күндәм һәм кунакчыл. Һәр кергән өйдә чәй тәкъдим итәләр, каймак һәм ипиләрен алга китереп куялар. Хәттә Тавилгә рәсем ясар өчен бик кунакчылык белән позировать итеп, селкенмичә утыра бирәләр.

Тирмәләренең эчендә тәртип. Яңалык: кровать, чемодан, тимер мич һ.б. Җиргә кызыл келәм ябып куйганнары да шактый. Соңгы бер тирмәдә, саубуллашып китәрдән элек, 10-15 патрон биреп, бер сарлыкның койрыгын тунатып алдым: шеньонга шәп булды!

Моннан соң шушы тирәдәге минераль чыганакка килдек, суын эчтек, бер канистрага тутырып алдык. Бу урыннар искитәрлек матур иде: киң ачык үзән, бер якта – ташлы таулар, икенче якта кар башлы ак таулар, карлардан түбән урманнар, үзән төбендә инеш. Каршыда кар башлы Ак-кем тавы. Арашаннан соң туп-туры Саглыга кайтып киттек.

Шулай итеп, бүген кызык кына сәяхәт ясап кайттык. Ләкин сынташлар күреп булмады, чөнки ул ташларны археологлар Кызылга төяп киткәннәр икән. Аның каравы, курганнарны бик күп күрдек.

Кичен Кызылдан килгән артистларның концертына бардык. Барлыгы алты кеше. Мине, хөрмәтләп, сәхнә аша алдынгы урынга утырттылар. Санына күрә сыйфаты дигәндәй, ярыйсы. Дөрес, яхшы тавышлы артистлар килмәгәне күренә. Аның каравы, комызчы начар түгел. Ярар, монысын да күрдек.

 

3.07.1972.

Кичен каты яңгыр ява башлаган булса да, иртән ачык иде. Ләкин бераз салкынча. Башкармага барып, бераз эшләрне бетергәч, юлга чыктык. Киттек килгән юлыбыз белән кирегә. Һава бозылып тора. Көчле җил. Салкын. Бер ашуга меңгән чакта яңгырлы кар явып тора иде. Соңгы ашуга җиткәч, туктап, төшлекне ашадык. Увалы ашуда. Ике мотоциклга төянеп бер көтү тувалылар туктады. Шактый озак кына утырдылар. Көн бераз ачыла башлаган кебек. Тик җил, бөтен тирәдәге тауларны кара болытлар сырып алган.

Солчурга җиткәч, олы юлга төшеп, Чадан ягына юнәлдек. Башта үзән буйлап ашуга таба тау мендек. Чаданга 68 км кала ашуга җиттек. Салкын. Җил. Сөяктән үтә. Тау төшә башладык. Башланды искитәрлек матур җирләр: калын урман, киң үзән, ак тирмәләр, көтүләр, хәтфә кебек яшел аланнар. Чын мәгънәсендә минем балалык чаклары, үскән яшел җәйләүләр. Җәйләүләр!...

Шулай 40 км чамасы бардык. Гел аска таба төшә бардык. Ниһаять, ачык сахрага килеп чыктык. Чаданга җиттек. Кайбер азык-төлекләрне алып, Чадан буена барып кундык. Су күтәрелә... Хәтәр...

 

6.07.1972.

Бүген беренче мәртәбә йокы туйганчы йокладык. Боз кебек салкын, чишмә суы кебек тонык Ишкиндә рәхәтләнеп коенып алгач, ашыкмыйча чәйләдек. Аннары Бижиктиг-Хая дигән ярташны эзләп, Ишкин үзәне буенча югарыга киттек. Кунган җиребезгә 5 + 8 км югары күтәрелгән, беренче очраган кушылдык су үзәненә борылып, (уңга) тагы 6-7 км бардык. Үзән тар, юл бик бормалы, кыялы, авыр иде. Ара-тирә кәҗә көтүләре, басуда көтүчеләрнең тирмәләре очрап куйгалый. Сораша-сораша Бижиктиг-Хая[2] дигән тауның шәп түшенә урнашкан кыялар төбенә килеп җиттек. Машинаны аста калдырып, шул кыяга менеп киттек. 2 сәгатьтән артык тетрәтеп эзләдек. Тик бернәрсә дә табылмады. Арып-талып, түбәнгә төштек. Очраган көтүчеләр белән әңгәмәләштек. «Юк! Үзебез дә эзләп таба алмадык, аның исеме генә шулай...» – диләр Димәк, бу кыяда кайчандыр язу булган, тик ул хәзер яки табигый рәвештә таш җуелып, үзеннән-үзе харап булган, яисә кемнәрдер тарафыннан юк иттерелгән. Кызганыч...

Арып, лагерьга кайттык. Төштән соң Иймегә килеп, исәп-хисапны бетердек. Аннары Әзир уега барып, былтыр күргән [рәсем] петроглифларны пөхтәрәк фотога төшердек. Тәвил аларның кайберләрен ясап та алды.

Быел бер яңалык өстәдек: ак гуаш белән ташның чукылмаган җирләрен томпон ярдәмендә төртеп-буяп чыксаң, сурәтләр бик шәп булып ачык күренәләр икән. Дөрес, фотопленка беткәнлектән, бөтен рәсемнәрне дә төшереп булмады, шуңа күрә өйгә – лагерьга кайтырга мәҗбүр булдык.

Шулай, быелгы килү безне тагы күп нәрсәгә өйрәтте; эстамп алуны, сурәтләрне анык итеп чыгарып, аларны фоторәсемнәргә төшерүнең яңа мөмкинлекләрен ачтык. Малайлар да, бигрәк тә Фәрит[3], ничек яхшы эшләүнең кирәклеген, уңайлыгын эзләп табарга тырыша. Бу егеттән, әгәр әйбәтләп тәрбияләсәң, рәт чыгар төсле.

 

7.07.1972.

Иртәнге якта лагерь белән күченеп, юлга чыктык. Иймәгә килеп, Монгуш Тагбай белән саубуллашып (мөгез җибәрерсең дигән булып, бер пачка патрон бүләк итеп), Чаданга килдек. Магазиннардан тиешле азык-төлекләрне алгач, райбашкармага кереп, Б.Б.Чюдюк белән бераз сөйләшеп алгач, Кызыл-Мажалык ягына юлга чыктык. Чаданнан 30 км узгач, кечкенә генә инеш буенда тукталып, төшлекне ашадык.

Юл бик әйбәт иде: таз таулар итәгеннән чуалган асфальт. Ниһаять, Кызыл-Мажалык һәм Ак-Довурак төбәгенә җиттек. Кызыл-Мажалыкта бераз юангач, Бижиктиг-Хая дигән авылга юнәлдек. Авылга җитеп, язулы кыяга үтәбез дигәндә, ялгыш сазга кереп, машинабыз батты. Ярты сәгать тирәсе үзебез маташып, бернәрсә дә чыгара алмагач, вездеход бензовоз чакырырга мәҗбүр булдык. Самнаа исемле шофер килеп җилтерәтеп алып чыгарды.

Шуннан соң Бижиктиг-Хаяга бардык. Шактый эзләп, бернәрсә дә таба алмадык. Ниһаять, берничә петроглиф таптык. Тәкә, зур мөгезле үгез (буйвол), эт һәм аучы кеше сурәте. Тампон белән буяп, фотога төшердек.

Уйнап йөргән малайлар ярдәмендә, ниһаять, өч телдәге язуны да күрдек: тибет, монгол һәм кытай язулары белән язылган язу. Башта бик начар күренә иде, чөнки чукып түгел, бәлки тушь белән генә язылган булган. Бераз су белән чылаткач, язулар бик анык күренә башлады, хәтта язулар янында бик оста ясалган Будда сурәте булуы да беленде. Бик шәп сурәт!..

Караңгы төшә иде. Кызыл-Мажалыктан югары узып, Хемчик буенда кунарга туктадык. Менә шулай итеп, Тува җирендә язулар һәм сурәтләр эзләү процессы тәмамланып килә. Күп йөрелде. Күп җирләр, куп кызыклар күрелде. Тик язулар чагыштырмача аз табылды.

Иртәгә бәлки ял итәрбез, бәлки кайту юлына төшәрбез. Әле карар кабул ителмәгән. Уйларбыз, уйланырбыз.

 

9.07.1972.

Тәмам җыенып, кунган урын белән саубуллашып, юлга чыктык. Кайту юлына. Кызыл-Мажалыкта азык-төлекне рәтләп алдык. Алда озын юл. Таулар. Абазага хәтле 240 км, аннары Абаканга хәтле тагы 180 км. Юлдан Ак-Довуракка борылып, егетләргә бу яралгы шәһәрне күрсәттек. Ак-Довурактан чыгып, 16 км баргач, ягъни Идегәй инешен узгач, уң якта һәм сул якта тау култыгында дистәгә якын борынгы төрки курганнар бар: 2-3е өелгән, калганнары таш плитәләр белән уратылган. Бер курганның өстендә схематик сын таш (көнчыгышка караган), аннары балбаллар сузылып киткән. Әле казылмаган. Юл дәвам итә.

Юлның сул ягында дә дистәләгән курганнар. Ак-Довурактан 25 км узгач, Алаш суына җиттек. 4-5 км су буйлап бардык. Ярыйсы зур торгылык буйлап ага. Аннары тауга менеп киттек. Ялангач ташлы таулар. Сары, кызыл, коңгырт-кара ташлар. Катлам-катлам. Юл елан кебек.

35 километрга ашу. Алда – Аксу үзәне. 40-50 км шул үзән буйлап үр мендек: юлыбыз әледән-әле елганы үтә, зур-зур күперләр; әледән-әле тау битеннән кисеп үтә. Матур да, кырыс та. Тауның төньякка караган (ягъни безнең көньяктагы) бите карагайлар белән капланган, көньякка караган (ягъни бездән төньяктагысы) ялангач. Туристик поход өчен матур маршрут: Ак-Довурактан 38-45 км тирәсендә шәпләп балык тотарга мөмкин. Балыклар күп иде.

90 километрдан артык узгач, ашуга җитә яздык. Зур күпер янында туктап төшлекне ашадык. Шунда ук кыр янында географлар палаткасы: Иркутскидан. Арадан берсе (Лев Николаевич Иванов) безнең Дикгофны[4] белә икән...

Бу тирәдә табигать бик кырыс күренә, төнлә температура – 1,5 градуска җиткән. Ләкин миңа ошый... Соңгы мәртәбә Тува җирендә ашап, ашуны (100 км) узып, түбән төшә башладык. Таз таудан урманнарга таба төшәбез...

Күп тә узмый, Оя елгасының башы башланды. Башта кечерәк кенә бер инеш иде, тора-бара күпереп, күбекләнеп ага башлады. Тагы бераздан бик зур тау елгасына әверелде. Урманнар куерганнан-куера баралар, елганы куып, без дә түбән төшәбез. Зур Оя дигән бер матур генә тау авылына туктадык. Тәмәке-мазар алгач, юлны дәвам иттек (бу Ак-Довурактан 148 км иде. Юл бик шәп!) Киң, яңа асфальт! Юл түгел, үзе бер җыр!..

Ниһаять, Оя елгасын бер якта калдырып, тагы ике ашу ашып, Абаза дигән шәһәргә җиттек. Анда машинага бензин алып, юлны тагы дәвам иттек. Кич була башлады. Сөзәк таулы Хакасия пейзажы башланды. Их, элекке мәһабәт, биек таулар түгел шул.

Таштып авылын узуга ук зур-зур плитә ташлар белән уратылган бихисап күп курганнар башланды. Төн дә җитте. Яңгыр мул гына явып узган. Кунарга урын табуы бер бәла... Ниһаять, Аскиз поселок тирәсендә юлдан борылып, Абакан суы буенда кунарга тукталдык. Җир юеш кенә. Җил юк. Яңгыр артта. Черкиләр безелди. Тиз-тиз чатырны кордык. Салкынча. Ут яна...

Менә шулай бик тиз Тува җирләрен артта калдырып, Хакасия киңлекләренә чыктык. Киңлеген киңлек, тик күңелдә бераз ямансу. Аз белсәм дә, якыннан яратып өлгергән Тува, гади, серле, ярлы һәм бай, узганы авыр, киләчәге өметле Тува җире, мөлаем, садә тувалылар артта калдылар... Хуш, Тува, хуш!...

 

[1] Тавил Хаҗиәхмәтов (Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов, 1936-2007) – рәссам, Татарстан Республикасы Дәүләт флагының сурәте авторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.

[2] Бижиктиг-Хая – тува теленнән кыяга язылган язу дип тәрҗемә ителә.

[3] Фәрит Миңнуллин – тел галиме, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында эшләгән. Хәзерге вакытта Югары Ослан районында яши. – Ред.

[4] Дикгоф Юрий Александрович (1911-1979) – геофизик, КДУ галиме.

 

«Безнең мирас». – 2024. – №12. – Б.35-41.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру