Журнал «Безнең мирас»

Дамир Ишкинеев: «Нурлат – мөмкинлекләр шәһәре»

«Илгә ракеталар кирәкми», – диделәр һәм нефть тармагына киттем

Әти-әнием – Аксубай районындагы борынгы тарихлы Шәрбән авылыннан. Әти гомер буе төзүче – ПМК начальнигы, МСО рәисе булып эшләде. Татарстанның атказанган төзүчесе ул. Әни – балалар бакчасы тәрбиячесе-педагог. Әтием ягыннан бабайларым муллалар булган. Ә әниемнең нәселе мәшһүр Беляевларга барып тоташа.

Үзем исә Нурлат шәһәрендә туып-үстем һәм гомер буе биредә яшәдем. Фәкать интитутта укыганда һәм Совет Армиясендә хезмәт иткәндә генә читкә китеп тордым.

Мине һәрвакыт фән, ниндидер яңа җиһазлар ясау, аларны патентлау кызыксындырды. Белемем буенча мин – ракета двигательләре белгече, заманында КАИны тәмамладым. Кызганыч, СССР таркалган вакытта безгә диплом бирделәр дә югары уку йортыннан: «Илгә ракеталар, самолетлар кирәкми, кая телисез, шунда барыгыз», – дип озаттылар. Шулай итеп, югары белемле, фәнгә сәләтле егетләр төрле өлкәләргә таралды. Мин нефть тармагына кереп киттем, әмма монда да фән белән кызыксынуымны туктатмадым. Уфада нефть институтын, аннары аспирантураны тәмамлап, диссертация якладым. Район хакимиятенә килгәнче НГДУ «Нурлатнефть», АО «Татнефтеотдача», ЗАО «МАКойл» оешмаларында начальник, генераль директор вазыйфаларын башкардым.

Үз җиреңдә эшләүнең бер өстенлеге бар: мин биредә барлык кешеләрне дә беләм, мине дә бик яхшы беләләр. Туган җиреңдә хезмәт итү тагын да зуррак җаваплылык өсти.

 

Тимер юлчылардан нефтьчеләр шәһәренә

Дөрес, Нурлат районы нефтькә бик бай төбәк, әмма аңа чаклы аның икътисадында тимер юл зур роль уйнаган. Якында гына Казан губернасының Чистай өязендәге волость үзәге – бик тә борынгы, чуашлар гына яши торган Егоркинское авылы бар. Әмма тимер юл, үзәкне читләтеп, Мәләкәстән, булачак Нурлат аша, Бөгелмәгә таба узган. Шулай итеп, Нурлат ХХ гасыр башында гына үз тарихын тимер юл станциясе буларак башлап җибәрә. Биредә Гражданнар сугышының канлы эзләре кала. Аннары Татарстандагы иң беренче шикәр заводы бездә төзелә. Ни өчен әлеге завод биредә төзелгән соң? Чөнки Татарстандагы иң яхшы кара туфрак – Нурлат районында. Бу – шикәр чөгендереннән югары уңыш алу мөмкинлеге дигән сүз.

ХХ гасырның икенче яртысында төбәккә геологлар килеп, нефть ятмаларын өйрәнә башлый. 1961 елда Нурлат шәһәр статусын ала. 1979 елда НГДУ «Нурлатнефть» оеша. Нефтьне чыгару, әзерләү, сату, нефть һәм газ сәнәгате объектларын проектлау, төзү һәм файдалану, кыскасы, барлык циклларны да үзебездә башкарабыз. Дөрес, кечерәк компанияләр дә куе нефть – битумны чыгару белән дә шөгыльләнә.

 

Нурлатның иң зур байлыгы – аның кешеләре

Быел Нурлат шәһәре оешуга 115 ел тулды. Шәһәребез Татарстанның иң көньягында урнашкан. Аның иң зур байлыгы – кешеләре. Биредәге халыкның 50 проценты татар, 25 проценты чуаш, шуның кадәр үк руслар һәм башка милләт вәкилләре үзара дус-тату яши. Сабан туе, Уяв кебек милли бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәбез. Бик яхшы музеебыз эшли, хәзерге вакытта анда төзекләндерү эшләре бара. Терлекчелек, үсемлекчелек тармагы да уңышлы гына үсештә. Дөрес, шикәр заводы дүрт ел дәвамында эшләми. Әмма киләчәктә аны да җанландырып җибәрергә уйлыйбыз.

Кизләү авылындагы борынгы мәдрәсә бинасында хәзер мәктәп эшли. Анда революциягә кадәр бик күп татар зыялылары белем алган. Алар хәтта Төркия һәм гарәп илләренә кадәр барып белем биргәннәр. Колбай-Морасада татар театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев туган. Шулай ук бу авыл – күренекле дин эшлеклесе, имам һәм күпләрнең остазы Әхмәдзәки Сафиулланың да кече ватаны. Атаклы археолог, тарих фәннәре докторы Альфред Халиковның нәсел тамырлары Кизләүдән икәнен күпләр белмидер дә әле.

 

Планыбыз – алдынгы позицияне саклап калу

Билгеләп үткәнемчә, Нурлат – Татарстанның көньяк капкасы. Самара, Ульяновск, Казан һәм Әлмәт кебек эре шәһәрләр дә якында гына урнашкан.

Планыбыз – алдынгы позицияне саклап калу. Әйткәнемчә, Нурлат – нефтьчеләр шәһәре. Алар үз аякларында нык тора. Авыл хуҗалыгын да яхшы итеп аякка бастырырга, элекке, совет чорындагы данын кайтарырга иде. Авылларда кече һәм урта бизнесны үстерү буенча да план һәм проектларыбыз бар. Кайбер авылларда халык саны артуы куандыра. Заманында Иске Авылда 20 генә хуҗалык иде, хәзер анда яшәүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. Кара Күлдә дә шундый ук хәл. Крестьян-фермер хуҗалыклары да үсештә. Дүрттән артык сыер асраучылар минифермалар төзү һәм техника сатып алу өчен дәүләт грантларын ота ала. Хәзерге көндә районыбызда өч эре инвестор эшли. Аларның икесе үсемлекчелек, аерым алганда, техник культураларны игү белән шөгыльләнсә, берсе ике терлекчелек комплексы төзеде. Терлекчелектән башка, авыл хуҗалыгын күз алдына да китереп булмый. Терлек бар икән, авыллар яши. Мал саны кимесә, авылларда да хәл мөшкелләнә.

Бездә уникаль авыл – Единение бар. Анда «35 нче тегермән» урнашкан. Заманында ул граф Оболенскийның милкендә булган. Аны тарихи ядкяр буларак саклап калу, шунда туристларны җәлеп итү турында да хыялланабыз. Граф Оболенский – эре җирбиләүче, Тюрняк спиртзаводының хуҗасы да булган әле ул. Биредә революциягә кадәрге җиһазларның сакланып калуы үзе бер могҗиза. Ә иң әһәмиятлесе – әлеге тегермән хәзерге көндә дә эшли торган хәлдә. Аның җиһазлары заманында Швецариянең «Бюллер и К» фирмасында ясалган. Мин, Мәскәүгә барып, әлеге фирманың вәкилләре белән очраштым. Аларда да безнең проект һәм хыялларыбыз белән кызыксыну уянды.

Болардан тыш, Татарстандагы иң зур урман байлыгы – Нурлатта. Бездә тугыз урман сәнәгате оешмасы эшли. Алар агачны читкә дә сата, биредә дә эшкәртә. Күп авыллар урман эчендә урнашкан. Гасырлар дәвамында әлеге яшәү мохите аларда башка төрле холык формалаштырган.

 

Киләчәк – яшьләрдә

Районыбызда татар, чуаш мәктәпләре һәм класслары уңышлы гына эшләп килә. Өстәмә белем бирү системасы аеруча уңышлы үсештә. «Киләчәк» исемле балалар иҗат үзәгендә меңнән артык бала шөгыльләнә. Алар шунда агачны уеп матур сәнгать әсәрләре тудырудан башлап, керамика, металл эшкәртү һөнәрләрен дә үзләштерә. Сәнгать мәктәбенең дә казанышлары санап бетергесез күп. Спортның барлык төрләре буенча да махсуслашкан объектларыбыз бар.

Быел балаларны сәламәтләндерү лагерен төзибез. Тимер юлчылар мәктәбендә өр-яңа спортзал салабыз. Ул – тимер юл барлыкка килгәндә үк төзелгән иң борынгы мәктәп. Заманча спорт залы берничә буын балаларның хыялы иде. Икенче мәктәпне дә ремонтлыйбыз. Бөек Ватан сугышы чорында әлеге ике мәктәптә дә эвакогоспиталь урнашкан була. Ул госпитальдә вафат булган сугышчы мәрхүмнәр җирләнгән туганнар каберлеге дә бар.

Шәһәрдә һәм районда республикабызның барлык программалары да эшли: «Безнең ишегалды», күп фатирлы йортларга капремонт ясау, юлларга асфальт түшәү... Болардан тыш, «Татнефть»нең дә ярдәме әйтеп бетергесез зур. Быел алардан 54 миллион сумлык грант алдык. Бу сумма классларны аерым предметлар, аеруча, төгәл фәннәр буенча төзекләндерүгә, гомумән, белем һәм тәрбиягә тотыла.

Нурлат Халыклар дуслыгы йорты да – республикабызда иң танылганнардан. Районыбызда, татар, рус һәм чуаштан кала, азәрбайҗан, үзбәк, таҗик һәм әрмәннәр дә бик актив. Халыклар дуслыгы йортында һәр милләтнең үз кабинеты бар. Алар анда балаларга туган телләрне укыту, төрле чаралар оештыру белән шөгыльләнә.

Нурлат аграр техникумы – төбәктә иң көчлесе, укытучылары да тәҗрибәле, матди мөмкинлекләре дә бик әйбәт. Студентларга ундүрт белгечлек буенча белем бирәбез, шуларның өчесен быел гына ачтык.

Хәзерге көндә районда яшьләр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Гомумән, Нурлатны мөмкинлекләр шәһәре дип әйтер идем. Китапханәдән алып спорт залына кадәр үзеңнең күңелең кушкан теләсә кайсы шөгыльне таба аласың. Фәкать әлеге шөгыль рухи һәм физик үсешкә генә юнәлтелгән булсын. Яшьләр спорт һәм акыл иҗаты белән дә бик актив шөгыльләнә, хәтта авыл балалары да бирегә килә. Ял итү өчен, Кондырча елгасы буе да төзекләндерелде.

Туризм үсешен дә күз уңында тотып, иске аэропорт урында киләчәктә кафе, Яшьләр үзәге, туристларга яшәү урыны салырга уйлыйбыз. Ә районның туристик мөмкинлекләре бар.

Сәнәгатьне үстерү, яңа эш урыннары булдыру – өстенлекле юнәлеш. Нефтесервисны, ягъни нефть-газ сәнәгате өчен җиһазлар ясау тармагын да үстерергә уйлыйбыз. Шөкер, Нурлат төбәге нефть ятмаларына бай. Ул безгә дә, оныкларыбызга да җитәчәк, иншәАллаһ.

 

ФОТО: Нурлат муниципаль районы башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе, техник фәннәр кандидаты Дамир Азат улы Ишкинеев

«Безнең мирас». – 2024. – №10. – Б.38-41.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру