Сәйдәш маршы белән башладык
Илгиз Хәйруллин.
30 август – республикабызның иң олы бәйрәме – уйларга сала, өметләрне уята торган вакыйга. Моннан төгәл 35 ел элек, Декларация кабул ителгән көннәрдә Татарстан телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты рәисе булып эшләп, бу хакта эфирга хәбәр бирү җаваплылыгын үз йөрәге аша үткәргән җитәкче Илгиз Хәйруллинның (1940-2025) Җәүдәт Дәрзаман тарафыннан язып алынган хатирәләрен укыйбыз.
«Хезмәтемдә иң бәхетле минутларны мин телерадиокомпаниядә эшләгәндә, Декларация кабул ителгән минутларда кичердем – дип сөйли Илгиз Хәйруллин. – Сессия бара, катлаулы, кайнар бәхәсләр белән бара. Кичке 6га тәмамланасы эшнең әлегә очы-кырые күренми. Инде төнге 9ның да аргы ягына чыктык. Радиокомитетта урынбасарым Минвәгыйзь Зәйнетдинов белән дикторлар, операторлар әзер тора. Көтәбез...
Мәсьәләне хәл итүне иртәгә калдырырга теләүче депутатлар да юк түгел иде. Әмма Президентның да, Югары Совет рәисенең дә зирәклеге нәтиҗәсендә мәсьәлә нәкъ менә шул кичтә хәл кылынды.
Минвәгыйзьгә шылтыратам: «Нишлибез? Ничек һәм ниндирәк тәртиптә бирәбез эфирга? Сәйдәш маршы белән башлап, Сәйдәш маршы белән төгәлләсәк, әйбәтрәк булмасмы?» Нәкъ шулай эшләдек тә. Декларация кабул ителде. Көләч йөзле депутатлар сессия залыннан урамга, мәйданда тантана иткән халыкка килеп кушыла. Көне буе сессияне трансляцияләгән репродукторлардан Сәйдәш маршы агыла, гасырлар дәвамында көттереп зарыктырган, һәм ниһаять, әле генә булып узган тарихи вакыйганы халыкка җиткереп яңгыраган сөенечле хәбәрдән соң, Сәйдәш аһәңнәре тагын да көчәя, йөрәкләрне тагын да дулкынланыбрак, дәртләнебрәк тибәргә мәҗбүр итә, керфекләргә ирексездән куаныч яшьләрен элдерә. Менә кайда ул радионың сихри көче, менә кайда аның рухи куәте!»
Авырлыклар берләштерде
Татарстан радиосы тарихының чираттагы битен ачабыз. Анда кадерле бер язма – Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның истәлекләре урын алган.
Гомәр Бәширов.
«Радиода эшләгән вакытлар телгә алынуга мәңге онытылмастай булып тоелган сугыш дәһшәтләре, йокысыз төннәр, Совет информбюросы хәбәрләрен дулкынланып тыңлаулар, карта янындагы кайнар бәхәсләр искә төшә, – дип сөйли Гомәр Бәширов. – Мин радиокомитетта Бөек Ватан сугышының иң авыр чорында – 1942 елның җәеннән 1944 елның гыйнварына кадәр эшләдем.
Чиксез кыен шартларда дәүләткүләм әһәмиятле һәм җаваплы җитди вазифалар башкарып тору радио хезмәткәрләрен сугыш чорының авырлыгын сыкранусыз, зарланусыз җиңеп чыгардай нык бер эшчән коллектив итеп беркетте. Ә көн саен эфирга тапшырылган материал – калын бер том тәшкил итә иде. Эш сәгатьләренә сыеп булмый, гадәттә бер хезмәткәр ике кеше эшен башкарып килде. Элек радиода эшләгән Гадел Кутуйны бер кайтуында үзебезгә алып калу хакында җитәкче оешмаларда сүз булды. Кутуй белән сөйләшүне миңа тапшырдылар. Ләкин Кутуй, һич уйламастан, безнең тәкъдимнән баш тартты. «Фронтта шундый авыр сугышлар барганда ничек мин тылда утырып калыйм?!» – диде.
Шагыйрь Фатих Кәрим яраланып кайтканнан соң, аны да радиога эшкә алу турында сүз булды. Госпиталенә барып, мин аның үзе белән дә, госпиталь комиссары Йосыпов белән дә киңәшләштем. Әмма ул строй офицеры булганлыктан, анысында да теләгебезгә ирешә алмадык.
Кави Нәҗми.
Сугыш елларының кыенлыгы безнең коллектив хезмәткәрләрен бер-берсенә якынайтты, бер-берсенә ярдәм кулы сузарга гадәтләндерде. Безнең шатлыгыбыз да, хәсрәтебез дә уртак була иде. Ягулык булмаганлыктан, бүлмәләр бик салкын, туннар, пәлтәләр киеп эшләргә туры килде. Кайбер көннәрдә язу карасы бозга әверелә иде. Шул сәбәпле өченче каттагы зур бүлмәнең уртасына тимер мич куеп, баш мөхәррирдән алып, машинисткага кадәр бер дистәгә якын кеше көн уртасында шул мич янына җыелабыз. Мич каршына Кави Нәҗми утыра. Чөнки тимер мичне аннан да оста җылытучы юк. Ул каяндыр утынын да таба, чи утынны да кабызып җибәрә белә. Безгә берәр кружка су җылытып алырга да, кызган мич өстенә тәгәрәтеп чикмәнле бәрәңге пешерергә дә булыша иде. Авыр фаҗигаләр кичергән булуына карамастан, тапкырлыгы белән тегесен-монысын сөйләп, һәммәбезнең күңелен күтәрергә тырыша иде».
Шигъриятле радио
Зиннур Насыйбуллин (1933-1986),
шагыйрь, журналист, 1969 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр Татарстан радиосында мөхәррир булып эшли.
Кеше булсаң
Бу дөньяда яшәү җиңел түгел,
Һәр вак-төяк өчен җаның янса;
Намуссызлар, вөҗдансызлар өчен
Үз вөҗданың әгәр газапланса.
Бу дөньяда яшәү җиңел түгел,
Йөрәксезләр өчен йөрәк булсаң,
Телен тыйганнарның сүзе булсаң,
Хет берәүгә җирдә үрнәк булсаң.
Җиңел түгел, яуда ауганнарның
Әрнеп тынмас яралары булсаң.
Сак белән Сок кебек каушалмаган
Ике җанның аралары булсаң.
Бу дөньяда яшәү җиңел түгел,
Кулсызларның сыңар кулы булсаң.
Аяксызга терәк-таяк булсаң,
Улсызларның газиз улы булсаң.
Җиңел түгел, бу Җирдәге бөтен
Яманлыкка үчле-тешле булсаң –
Җиңел түгел яшәү, Кеше булсаң.
Ләкин кеше, башын салса салыр,
Кешелеген барыбер саклап калыр.
Кадерле дуслар! Сезне бәйрәм белән котлап, игътибарыгызга «Мин әтине өйрәтәм» радиосериалының Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган чыгарылышын тәкъдим итәбез.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА