Телләр төрле, теләкләр бер
«Идел белән Урал арасында» радиожурналы редакторларының Уфада үткән киңәшмәсендә. 2000нче еллар уртасы
Татарстан радиосына багышланган сәхифәнең моннан алдагы чыгарылышын дикъкать белән укыган кешенең исендәдер: 1958 елда легендар җитәкче Михаил Долговның инициативасы белән «Идел белән Урал арасында» исемле радиожурнал дөньяга ярала. Аның тәкъдимен милли автономияле республикаларның барысында да хуплап каршы алалар. Шул рәвешчә, зур бер территориядә яшәүче халыкларның тормышындагы иң мөһим вакыйгалар турында сөйли торган тапшырулар барлыкка килә.
Хәзерге вакытта радиожурналда җиде республиканың радиосы катнаша – Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Марий Эл һәм Коми. Ләкин тапшыру оешып киткәннән алып 40 ел дәвамында алар 6 була, Коми Республикасы 1998 елда кушыла.
Еракта калган шул елларда Мордовия радиосында мөхәррир булып эшләгән Михаил Хвастунов ул көннәрне болай дип искә ала:
«1958 ел. Ил Бөек Ватан сугышында алган яраларын төзәтә. Әнә шундый катлаулы бер вакытта Совнархоз рәисе булып тәҗрибәле төзүче, икътисадчы, киң эрудицияле һәм яңалыкка омтылучан кеше Евгений Веселовский эшли башлады. Ул тиз арада республикада зур-зур эшләр башлап җибәрде: Саранскта экскаваторлар заводы, үзбушаткычлар заводы, тагын әллә никадәр җитештерү предприятиесе сафка бастырылды, ягъни 1958 елда Мордовияның башкаларга күрсәтерлек, дөньяга сөйләрлек казанышлары байтак иде.
Казаннан 6 автономияле республиканың уртак радиотапшыруын булдыру турында тәкъдим килеп төшкәч, радиокомитетта җыелышып киңәшләштек тә, бу эштә актив катнашырга булдык.
Миңа радиожурналның беренче саны өчен материаллар туплау бурычы йөкләнде. Веселовскийның һәм башка җитәкчеләрнең республикада икъдисад индустриясе үсеше, яңа технологияләр кертелү, яңа һөнәрләр барлыкка килү турындагы чыгышларын яздырып алдым. Болар башка республикаларда яшәүчеләр өчен дә кызыклы булыр, дип уйладым. Казанга, үзәк редакциягә, мин менә шундый бай материал белән килеп кердем...»
Чувашия радиосы мөхәррире Василий Сорокин шулай ук 1958 елда июль аеның соңгы якшәмбесендә «Идел белән Урал арасында» радиожурналының беренче тапкыр чыгуының шаһиты:
«Ул көнне иртәнге 9да Татарстан радиосының чакыру авазлары – Александр Ключаревның шөһрәтле «Идел симфониясе» мотивлары яңгырады.
Һәм дикторның: «Казан сөйли! Бер үк вакытта Ижевск, Йошкар-Ола, Саранск, Уфа, Чебоксар радиостанцияләре эшли», – дигән сүзләре ишетелде. Менә шулай дип башланып киткән тапшыру күпләрнең күңеленә хуш килде. Тиз арада ул тыңлаучылар арасында популярлык казанды. Күршеләрдә булып яткан хәлләр һәрвакыт кызыклы бит ул, алар турында белеп тору файдалы да.
Без үз чиратыбызда Чабаксар ГЭСы төзелеше, трактор заводы, чуваш текстильчеләре турында сөйләдек. Мәдәният-сәнгать тормышын да яктыртып бардык.
Иң тәүге тапшыруларның берсендә музыка белгече Юрий Илюхин әзерләгән концерт-очерк яңгырады. Ул үз репертуарында 750дән артык җыры булган чуваш халык җырчысы һәм фольклорчы, 80 яшьлек Гаврил Федоровка багышланган иде. Яшьлегендә Иделдә бурлак булып йөргән чакларында ул бу җырларны рус, татар, башкорт, мари дусларына җырлаган, алардан да яңа җырлар отып алган.
Чуваш җырчысы үз вакытында властьлар тарафыннан нык кына кыерсытылган. Аның җырларының эчтәлеге турында ишеткәч өяз приставы: «Бу еретикның ирек җырларын тыярга, әнә, кәрҗин үреп утырсын шунда!» – дип әмер биргән, диләр.
Шулай да Гаврил Федоров җырлар җыюын ташламаган, аларны туйларда, кичәләрдә, халык бәйрәмрендә башкарган. Соңыннан аның иң яхшы җырлары композиторлар тарафыннан эшкәртелеп, хәзерге вакытта хор коллективлары репертуарына кергән. Әлеге концерт-очерк тыңлаучылар арасында зур кызыксыну уятты, күп кенә хатлар да алдык.
Казанда үткән очрашу. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.
1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин космоска очканнан соң, икенче космонавт чуваш кешесе була икән, дигән сүз таралды. Чыннан да, беркадәр вакыттан соң өлкә военкоматыннан безгә яшерен пакет китерделәр. Анда Андриан Николаевның фоторәсеме һәм биографиясе бар иде. Без алдан ук берничә тапшыру һәм «Шуршалда үскән космонавт» дигән радиоочерк әзерләп куйдык. Һәм менә 1962 елның 11 һәм 12 август көннәрендә чуваш халкының данлыклы улы Николаев һәм космонавт Попов тарафыннан идарә ителүче «Восток-3» һәм «Восток-4» спутниклары Җир орбитасына чыкты. Татарстандагы коллегаларыбыз шул ук көнне Андриан Николаев турындагы очеркны телефоннан яздырып алды һәм ул 12 августта, якшәмбе көнне, радиожурналның чираттагы чыгарылышында эфирда яңгырады».
Тапшыру шулай ярала һәм шунда ук Идел-Урал халкын заманның мөһим вакыйгалары белән таныштыра да башлый. Иң беренче тапшыруларда ук программада шушы төбәктә яшәүче халыкларның традицияләрен саклау һәм үстерү темасы үзәк урынга чыга.
1993 елның май аена кадәр программа 54 минутлык булып, айга ике тапкыр яңгырый иде, хәзер исә һәр атнаның якшәмбесендә иртәнге сигездә бер сәгатьлек программа эфирга чыга. Радиожурналны үз эшләренең чын профессионаллары булган журналистлар, режиссерлар һәм тавыш операторлары әзерли. Республикаларда эшләүче редакторлар программада яктыртылачак вакыйгаларны шәрехләү өчен сәясәтчеләрне, шул тармакны төптән белүче белгечләрне чакыралар. Сюжетлар Казанга – баш редакциягә җибәрелә һәм биредә алар радиотапшыру итеп җыела. Һәм менә шушы зур эшләрнең барысы белән дә 2001 елдан бирле радиожурналның шеф-мөхәррире, безнең хезмәттәшебез Йолдыз Крепостина җитәкчелек итә.
Радиожурналның шеф-мөхәррире Йолдыз Крепостина.
Мәкаләдәге даталарга игътибар иткәнсездер: радиожурнал оешуга 70 ел тулып килә. Идел буе, Урал якларында зур бәйрәм көтелә дигән сүз. Шул бәйрәмнәрдә бергә булырга язса иде!
Шигъриятле радио
Марс ШАБАЕВ (1933-2008),
шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, 1958-1960 елларда радионың әдәби-нәфис тапшырулар редакциясе мөхәррире.
Минем өчен
Чыңлап тора, җырлап тора
Ык болыны җәйге көндә.
Чикерткәләрнең романсы
Багышлана икән кемгә?
Кемгә икән елтырата
Карлыганнар дымлы күзен?
Зәңгәр ефәк шәл тибрәтә
Кемгә икән тымызык күле?
Тамам, тамам диеп торган
Бик өлгергән бу бөрлегән
Нигә шулай кызарынган,
Оялып ул кача кемнән?
Кемнәр өчен түшәк җәйгән
Кул имәгән йомшак үлән?..
Бу садәлек, бу матурлык
Минем өчен –
Беләм, беләм!
(1960)
-----------
Көзге сынамышлар
Безнең әби-бабайларыбыз күп гасырлар дәвамында табигатьне өйрәнеп яшәгәннәр. Күзәтүләр юлы белән алган белемнәрен сынамышлар рәвешендә хәтерләренә сала барганнар. Татар гимназиясендә укып йөрүче Гөлназ белән аның энесе Камил соңгы араларда әнә шул сынамышлар белән мавыгып киткәннәр. Алар үзләре белгәнне әтиләренә өйрәтмичә түзеп тора алмыйлар. QR-код (Ку-Ар-код) ярдәмендә газетаның сайтына кереп, «Мин әтине өйрәтәм» сериалының «Көзге сынамышлар» исемле чыгарылышын тыңлагыз. Үкенмәссез, чөнки, беренчедән, кызыклы, икенчедән, ишеткәннәрнең тормышта бик тә кирәк булып куюы ихтимал.
Радиосериал Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләрнең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА