Берләштерүче дулкыннар
1988-1999 елларда радиожурналның мөхәррире булган Раил Миңнуллин тапшыруның режиссеры Әминә Шаһиәхмәтова һәм тавыш операторы Асия Бикбау белән.
Хөрмәтле укучылар, сизенәсездер, Татарстан радиосы тарихына багышланган бу сәхифә саннан-санга кызыклырак, күңелгә якынрак була барачак, чөнки без инде радио дөньяга яралган 1927 елдан башлап, данлыклы 30нчы елларны, Бөек Ватан сугышы чорын үтеп, сугыштан соңгы елларга килеп кердек. Безнең көннәргә якыная барабыз, дигән сүз. Димәк, мәкаләләрдә без яраткан тапшырулар, тавышлары таныш булган шәхесләрнең исемнәре ешрак телгә алына башлаячак.
Әйтик, узган санда без, «Татарстан» телерадиокомитеты җитәкчесе Михаил Долговның Идел буе – Урал республикаларын берләштереп торучы уртак радиотапшыру оештыру турында хыялланып йөрүен телгә алган идек. Озак та үтми, бу хыял тормышка аша. Тик аңа чаклы әле Михаил Долговка дипломатлык сәләтен эшкә җигәргә туры килә. Башта ул күрше республикаларның радио җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Аннары Мәскәүдәге җитәкчеләр белән сөйләшүләр алып бара. Идеяны һәркайда хуплап каршылыйлар. Әлбәттә, оештыру һәм техник яктан да күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Әйтик, материалларны кем әзерли, алар кайсы республика радиосында туплана, тапшыру алты автономияле республикага берүк вакытта ничек тапшырыла, техник яктан ул ничек тормышка ашырыла, матди чыгымнарны кем каплый һ.б. Әмма әлеге идея шул кадәрле дә мавыктыргыч була ки, ул барлык инстанцияләрдә дә хуплау таба һәм тормышка ашырыла башлый. Халыклар дуслыгын ныгыту юнәлешендә моннан да көчлерәк тагын нинди идеологик чара булуы мөмкин?!
Тимерне кызуында сугып калырга булалар: озак та үтми, Казанда күрше республикалардан радиокомитет рәисләре киңәшмәгә җыела. Тапшыруның исеме, чакыру музыкасы раслана. Тапшыруларны эфирга Казан радиостанциясе аша бирергә карар кылалар, чөнки арада ул иң куәтлесе була, ягъни баш координатор вазифасы Татарстан радиокомитетына йөкләнә.
Казанда радиожурнал мөхәррирләре киңәшмәсендә катнашучылар. Алда сулдан өченче – тапшыруның координаторы Эльвира Кудрецкая. 1990 еллар.
/Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан
Шулай итеп, 1958 елның июнендә: «Говорит Казань! Одновременно работают радиостанции Уфы, Чебоксар, Саранска, Ижевска, Йошкар-Олы. В эфире объединенный радиожурнал шести республик «Между Волгой и Уралом», – дигән беренче чакыру авазы яңгырый. 1993 елның маена кадәр программа айның икенче һәм дүртенче якшәмбесендә эфирга чыкса, аннары инде атна саен яңгырый башлый. Соңрак бу хәрәкәткә «Коми Гор» да килеп кушыла. Еш кына «Идел белән Урал арасында» 2 сәгать дәвамында турыдан-туры эфирда алып барыла, республикалар халыкларын кызыксындырган күпсанлы сорауларга әтрафлы җаваплар бирелә.
Дөрес, илдә үзгәртеп корулар башланып, СССР таркалгач, бу тапшыруларны да юкка чыгарырга маташучылар булды. Әмма Татарстан да, башка республикалар да кайбер каршылыклардан өстен чыгып, шушы уникаль редакцияне саклап калды, һәм ул бүген дә Идел белән Урал арасындагы халыкларының ихлас дуслыгын, бердәмлеген ныгытуга хезмәт итә.
Юк, җәмәгать, моның белән генә бетмәде әле, чөнки 70 елга якын тарихы булган, һәм шушы дәвер эчендә тугандаш халыкларның әдәбиятын, сәнгатен, икътисади элемтәләрен яктыртып барган данлыклы тапшыру турында бер утыру да гына сөйләп чыгу мөмкин түгел. Халыкның яраткан тапшыруы да бит әле ул! Шуңа күрә без бу эшне сәхифәнең киләсе чыгарылышында дәвам итәрбез.
Аяз Гыйләҗев (1928-2002).
Аяз Гыйләҗев васыятьләре
Әдипләребезнең васыятьләрен каян эзләргә? Әлбәттә инде, аларның әсәрләреннән. Әйе, кайчандыр халык язмышын, туган тел язмышын кайгыртып иҗат иткән бу олпат шәхесләр үз әсәрләренең персонажлары теле белән киләчәк буыннарга васыятьләрен әйтеп калдырган. Алар нәсихәт булып та, кайвакыт кисәтү булып та яңгырый. Менә, мәсәлән, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйлаҗевның «Өч аршын җир» повестындагы Мирвәли. Үз вакытында ул, яшьлек дуамаллыгы белән, кендек каны тамган туфрагын, туган авылын каргап, чит-ят якларга чыгып китә. Кырык елдан соң әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Тик авылдашлары аны якын итми, туып-үскән изге туфрагының зиратында аңа өч аршин җир дә табылмавы ихтимал...
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган «Варисларга васыять» тапшыруының чираттагы чыгарылышы Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Россиянең Максим Горький исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Аяз Гыйләҗевның якты рухына багышланды һәм ул нәкъ шушы әсәр – «Өч аршын җир» повесте буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган спектакльдән өзек белән башланып китә. Биредә
күренекле актерыбыз Ренат Таҗетдинов әсәрнең баш каһарманы Мирвәли теле белән Аяз Гыйлаҗевның кисәтүле васыятен яңгырата. Әйе, катгый кисәтү бу. Туган нигезләреннән генә түгел, туган телләреннән ваз кичкән, үз халыкның тамырларыннан аерылган кешеләргә дә бер кисәтү түгел мени бу?!
Уйлап-уйланып укысаң, Аяз Гыйлаҗев әсәрләрендә гыйбрәт алырлык, васыять дип кабул итәрлек мисаллар бихисап. Хәер, тагын бер кадерле чыганак бар, болары – әдипнең радио фондында саклана торган чыгышлары, үз тавышы белән әйткән нәсыйхәтләре дә байтак. Аларны тыңлаганда аның тормыш юлын, шәхес һәм каләм иясе булып формалашу хәрәкәте дә чагылыш таба, игътибар белән тыңлаганда, әлбәттә.
Тапшыруда әдипне искә алып үткәрелгән кичәләрдән чыгышларда да файдаланылды. Язучының иҗаты һәм шәхесенә хак бәя биреп ясалганнары. Мәсәлән, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинованы, Аяз Гыйлаҗев әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, аларны Төркиядә таныткан язучы һәм тәрҗемәче Фатыйх Кутлуны, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулланы тыңлаганда әдип әйтеп калдырган васыятьләрнең мәгънәсе ачыграк аңлашыла башлый.
Шигъриятле радио
Җәүдәт Дәрзаман
Гармун
Гармуным алты телле,
Тавышы – алты төрле.
Бармаклар бишәү генә,
Юк инде нишләү генә.
Уйнап карыйм көйләп тә,
Җырлап, шигырь сөйләп тә...
Җыр да чыга, шигырь дә,
Көй генә чыкмый бер дә.
Тик боекмыйм юкка мин,
Уйныйм һаман, туктамыйм.
– Ура! Бу бит «Әпипә» –
Тырышкач, чыкты бит ә?!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА