Канат куйды аңа радио
Татарстан радиосының әдәби-нәфис тапшырулар редакциясе. Җәүдәт Дәрзаман алда, уртада.
/Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан
Әгәр дә бер заман театрда Татарстан радиосы турында спектакль куелса, анда иң хәрәкәтчән, тынгысыз, гел афоризмнар белән сөйләшә торган персонаж, һичшиксез, Җәүдәт Дәрзаман булыр иде. Шушы кадәр кызыксынучанлыкны, яңалыкка омтылуны, Ходай аның күңеленә бу бала журналист булсын, язучы булсын, дип алдан ук салып куйгандыр, мөгаен.
Хәер, ул үзенә шундый тәкъдир язылганын малай чагыннан ук сизенеп ала. Мәктәп елларында башта үзе туып-үскән Сугышлы авылында, аннары туган районы Лениногорскида нәни шагыйрь булып таныла. Шуннан соң аның шигырьләре республиканың «Яшь ленинчы» газетасында, «Ялкын» журналында бер-бер артлы басыла башлый.
Армиядә чагында һәм, аннан кайтып, Казан дәүләт университетында уку елларында бераз тынып тора. Бу аның эчтән өлгереп җитү вакыты булган, күрәсең, чөнки, озак та үтми, ул әдәбият мәйданына балалар шагыйре булып атылып килеп керә. 1975 елдан башлап, сабыйлар кулдан-кулга йөртеп укый торган «Ирбатыр», «Төнге маҗара», «Гөлназ мәктәпкә бара», «Безнең әлифба», «Илләр гизә Илгизәр», «Солдат булдым» кебек шигырь җыентыклары басылып чыга.
Җәүдәт Дәрзаманның шагыйрь булып ачылып китүенә нәкъ менә Татарстан радиосы сәбәпче була. Университетның соңгы курсында укыганда, 1971 ел ахырында, диплом җитәкчесе профессор ИбраҺим Нуруллин аңа радионың әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә сәләтен сынап карарга тәкъдим итә. Мөхәррир Әхмәт Рәшит, баш мөхәррир Рим Кәримов белән шәхсән үзе таныштыра: «Менә сез эзләгән кешене таптым, таләбегезгә туры килә, кирәк икән әдәбият, кирәк икән фәнни фикерли белә», – ди.
Баш мөхәррир яшьләр өчен тапшырулар редакциясендә.
Танылган режиссер Госман Әхмәтҗан белән берлектә сынау өчен бирелгән радиокомпозиция эшли. Тапшыру уңай бәя ала, Җәүдәт Дәрзаман үзе исә радиога эшкә кабул ителә.
Канатлар үсә егеткә. Кечкенәдән шушы радионы тыңлап, аңа гашыйк булып үскән авыл баласы бит ул! Балалар өчен тапшырылган әкият-хикәяләр, радиопостановкалар әле дә булса хәтерендә. Дикторларның тавышы әле дә булса колагында яңгырый. Армиядә хезмәт елларында илнең кайсы гына төбәкләрендә булмый ул: Көнбатыш Казахстан, Брянск өлкәсе, Украина шәһәрләре, Карелия, Монголия Халык Республикасы... Шуларның барысында туган ягын, туганнарын, дусларын сагынган кебек, ана телебездәге радиотапшыруларны, бигрәк тә аның концертларын сагына. Һәм менә ул шушы радионың хезмәткәре…
Тугыз елга якын эшләү дәверендә әдәби редакция иҗади үсеш өчен яшь шагыйрьгә күп нәрсәләр бирә, чөнки ул шул чор әдипләре белән турыдан-туры аралашып яши. Журналистлык серләренә төшенергә дә мөмкинлекләр зур: сәнгать белгече, баш мөхәррир Рим Кәримов, әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире Рим Шириязданов, рус әдәбиятын да, татар әдәбиятын да бердәй яхшы белгән режиссер Әминә Шаһиәхмәтова белән бергә тапшыруларны камиллек үрнәге итеп әзерли торган Эльза Гобәйдуллина, очерклар остасы Мидхәт Миншин, кыю рәвештә беренчеләрдән булып микрофон алдында җанлы әңгәмәләргә күчкән Леонтий Букштейн һәм Эльвира Кудрецкая белән аралашу – үзе мең дәрескә тиң.
Кайларга гына барып чыкмый Җәүдәт Дәрзаманның журналистлык сукмаклары. Лениногорск, Әлмәт, Чаллы төбәкләрендәге Әдәби берләшмәләрдә, завод-фабрикаларда, иген кырларында, терлекчелек фермаларында яңа танышлар-дуслар таба, сәфәрләрдән соң интервью-репортажлар эфирга бирелә. Татарстан Язучылар берлеге яшь язучылар белән уздыра торган зона семинарларын ул «Зур сәнгатькә юл ярганда» дип исемләнгән тапшырулар сериясендә даими яктыртып бара. Әлеге тапшыру тирәсенә яңа иҗади көчләр туплый. Җәүдәт Дәрзаман, СССРда беренчеләрдән булып, әйләнә-тирә мохитны саклауга багышланган «Табигать һәм без» тапшыруларын башлап җибәрә һәм алар күп еллар дәвамында популярлыгын югалтмый. Гомәр Бәширов, Рәшит Гәрәй, Роберт Әхмәтҗан, Рәшит Әхмәтҗан, Гариф Ахунов, Шамил Бикчурин, Мөдәррис Әгъләм кебек әдипләрнең һәм күренекле галим Марат Гыймадиевның катнашып килүе Татарстанда гына түгел, татар радиосы дулкыннары барып җиткән башка төбәкләрдә дә бу тапшыруларның абруен күтәрә, аларны озын гомерле итә.
Җәүдәт Дәрзаман бу елларда радио драматургиясе өлкәсендә дә уңышлы эшли, хәзерге вакытта радио фондында ул инсценировкалаган, яисә үз әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән дистәләгән радиотамаша саклана.
Җәүдәт Дәрзаман радиода эшләгән еллары турында үзенең истәлекләрендә болай дип язган иде:
«Балалар өчен “Тылсымлы тартма”, композитор Мәсгуть Имашев белән иңгә-иң торып еллар дәвамында эшләгән “Музыка дөньясына сәяхәт” тапшырулар сериясен юксынам. Радиотапшырулардан Актаныш районының Иске Сәфәр, Куйбышев (хәзерге Спас) районы Яңа Рәҗәп (хәзерге Чәчәкле) урта мәктәпләренә йөри торгач “Җир авазы” повестен иҗат иткән көннәремне сагынам…
Татарстаным табигатен, дулкынланып торган иген кырларын, бормаланып-бормаланып аккан елгаларын, Лениногорск районының Сугышлы авылында республикада беренчеләрдән булып культуралы көтүлек булдыруга ирешкән Альват Хәйруллин, Саба урман хуҗалыгыннан Нургали Миңнеханов, Арча районының “Известия” колхозы рәисе, Социалистик Хезмәт Герое, гаҗәеп шәхесләрнең берсе Мирбат Хәстиев белән әңгәмә корган вакытларымны сагынам...»
1986-1994 елларда Җәүдәт Дәрзаман «Ялкын» журналында 2 ел җаваплы сәркатип, 6 ел дәвамында баш мөхәррир булып эшләде. Монысы инде үзе бер тарих. Гөрләп эшләп торган бер вакытында, бар халыкны таң калдырып, тотты да, туган йортыдай кадерле урынга – Татарстан радиосына сагынып кайтып керде. Программалар һәм тапшыруларны эфирга чыгару бүлеге мөдире булып кайтты ул, бер үк вакытта төрле тапшырулар, радиоспектакльләр әзерләү эшенә дә җиң сызганып кереште. 2000-2006 елларда әдәби-нәфис тапшырулар редакциясе белән җитәкчелек итте. Аның әдәби иҗатта да, радио эшчәнлегендә дә иң уңдырышлы чоры, мөгаен, әнә шул елларга туры киләдер.
13 октябрьдә балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты Җәүдәт Харис улы Дәрзамановның (1945-2019) тууына 80 ел тула. Юбилей уңаеннан атна дәвамында безнең эфирда аның иҗатына багышланган һәм ул үзе әзерләгән тапшырулар, радиотамашалар яңгыраячак. Алар арасында тыңлаучыларыбыз һәрвакыт көтеп ала торган бер язма – шагыйрьнең «Моңнар фәрештәсе» дип исемләнгән поэмасы буенча эшләнгән радиокомпозиция дә (16+) бар. Әсәр халкыбызның сөекле җырчысы Гөлсем Сөләйманованың якты истәлегенә багышлана һәм анда Фәнис Мөхтаров, Светлана Матвеева, Миләүшә Идиятова, Гөлчәчәк Сәлимҗанова, Айгөл Хәйруллина, Алсу Абдуллина катнаша. Әдипнең якты рухын искә алып тыңлагыз.
Сөйгән яр бер була
Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган радиоспектакльләр циклына тугандаш башкорт халкы әдәбиятының матур бер үрнәге килеп керә. Бу көннәрдә Татарстан радиосында Зәйнәп Биишева һәм Рәми Гарипов исемендәге әдәби премияләр лауреаты Мәрьям Буракаеваның «Сөйгән яр бер була» исемле әсәре буенча яңа радиоспектакль яздыру эшләре бара.
Беренче карашка, әсәр мәхәббәт турында гына булып тоелса да, язучы шактый катлаулы сорауларга җавап эзли. Нәрсә ул ярату? Үзеңә тиң ярны ничек сайларга? Ничек ялгышмаска? Гаилә мөнәсәбәтләре, хыянәт һәм тугрылык, яшәү мәгънәсе кебек темалар күтәрелә.
Яңа радиоспектакльдә рольләрне Казанның Г.Камал һәм К.Тинчурин исемендәге театрлары артистлары Дания Нурлы, Илдус Әхмәтҗанов, Алинә Мөдәррисова, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Артем Пискунов, Резеда Сәлахова, Гүзәл Гайнуллина һәм Татарстан радиосы хезмәткәрләре башкара. Инсценировка авторы – Раил Садри, режиссеры – Рамил Һидиятулла.
Премьера 18 октябрьгә билгеләнгән! Яңа радиоспектакль тыңларга вакытларыгызны көйли торыгыз!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА