Журнал «Безнең мирас»

«Бездән акыллырак булыгыз!»

Бүгенге катлаулы заманда табигый, гади, ихласлык белән әйтелгән хак фикергә сусаган вакытыбыз. Әнә шуңа күрә дә сагындыра Туфан сүзе...

Хәзер татар халкының шактый өлеше интернет дөньясына күчеп яши башлады. Һәм шунысы гаҗәп: социаль челтәрләрнең кайсын гына ачып карасаң да, Туфан Миңнуллин исеменә юлыгасың. Аңа багланышлы хештегларның исәбе-саны юк. Һәм шулар арасында берсе таңга калдырды. Ул #Туфан сүзе сагындыра дип атала. Моны кем уйлап тапкандыр, белмим, әмма, кем генә булса да, ул – бик акыллы кеше, чөнки бүгенге халәтебезнең нәкъ өстенә баскан.

Туфан аганың юбилее якынлашып килгәндә мин үземчә ярым фәнни тикшеренү үткәреп карарга булдым. Журналист сукмаклары буйлап йөргәндә диктофондагы язмалар шактый җыелган бит. Туфан Миңнуллинның әнә шундый язмаларын бер җепкә тезеп, хронологик тәртиптә тыңлап чыктым. Болар – аның белән әңгәмәләр, Дәүләт Советы мөнбәреннән ут чәчрәтеп ясаган чыгышлары, төрле чараларда әйткән фикерләре... Тыңлап чыктым да, таңга калдым. Монда Туфан аганың рухияты, күңел бәргәләнүләре, фикри үсеше, көрәше, төшенкелеккә бирелгән чаклары да чагылыш тапкан икән. Аннары бу язмаларда туган телебезне кысу юнәлешендә алып барылган әллә нинди аңлаешсыз сәясәтнең динамикасы да ачык күренә. Кыскасы, аерым бер журналист архивында сакланган язмаларга гына нигезләнеп тә, республика, татар халкының 1980 еллар ахырыннан башланып киткән катлаулы үткән юлын, милләтнең үз-үзен саклап калу өчен алып барган тартышу тарихын күзаллап булыр иде. Андый язмалар радио, телевидение фондларында, аерым каләмдәшләребезнең кулында тагын никадәр бит әле. Их, җыясы иде шуларның барысын бер урынга!

Әйтик, 2009 елның 19 маенда Казан дәүләт технология университетында «Татар телендә югары һөнәри белем бирү» дигән семинардан репортаж әзерләгәнмен. Исеменә игътибар итегез әле: туган телебездә югары белем бирү турында сүз бара. Нинди вакытлар булган, ә! Семинар үзенең асылы белән вузларда татарча укытучы галимнәрнең һәм Казан мәктәпләре директорларының максатларны тәңгәлләштерү, югары даирәләргә шактый ук саллы таләпләр кую җыены иде. Һәм шушы җитди сөйләшүнең үзәгендә Туфан ага булды. Әлегедәй хәтерлим, аның чыгышы семинарга җыелган укытучылар, галимнәрне кабызып-ялкынландырып җибәргән иде.

Менә, тагын бер язма. Монысы Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендәге бер җыелыштан. 2008 елның 11 гыйнварында биредә Татарстан Дәүләт Советының махсус комиссиясе утырышы узды. Хәтерләсәгез, ул вакытта мәгариф белән идарә итүдә җәмәгатьчелек зур урын алып торырга тиеш, дигәнрәк бер фәрман төшерелгән иде. Туфан ага, мондый карашның тетмәсен тетеп чыгыш ясады. Аның нигезендә милли мәктәпләргә каршы юнәлтелгән бик зур мәкер булуын аңлатты. Мәктәп чаклы мәктәп белән теләсә кем идарә итәргә тиеш түгел. Моның өчен махсус белем алган чын профессионаллар бар. Балаларга белем һәм тәрбия бирү – фәкать укытучыларның эше, дип дәлилләде ул үзенең фикерен. Әйе, менә шундый чыгышлар юксындыра бүген.

Тагын бер очрашу турында сөйләми кала алмыйм. Гомеренең соңгы елларында Туфан ага афоризмнар, аннары ниндидер бер үзенә генә хас тел белән «эшкәртелмәгән проза» әсәрләре язу белән мавыкты. Һәм монда да ул бик кызыклы ачышлар ясады. Язганнары һәрвакыт көтеп алына иде. «Минһаҗ маҗаралары» кыйссасы – шушы әдәби юнәлешнең ачык бер үрнәге. 2011 елның май аенда бу әсәрнең чираттагы дәвамы «Казан утлары» журналында дөнья күргәч, мин автордан интервью алдым. Шактый озын әңгәмә булды ул, һәм ахырда үземнең бер үтенечемне дә әйттем. Туфан ага, шушы Минһаҗ исемле баш каһарманыгызны мәктәп директоры ролендә күрәсе килә, милли мәгариф өлкәсендәге бөтен проблемаларны юмор теле белән ачып бирегез әле, дидем. Туфан абыйга бу бик кызык тоелды, рәхәтләнеп көлде һәм моны язарга вәгъдә итте. Тик өлгерми калды.

...Архивымда сакланучы тагын бер бик тә кадерле язма бар (без аны Кама Тамагы районындагы Олы Мәрәтхуҗа авылында әдипнең туган нигезендә ачылган музейга да бүләк иттек). Анда Туфан Миңнуллинның 2012 елның 29 апрелендә Кырлайдагы шигырь бәйрәменә җыелган балаларга әйткән сүзләре язылып калган. Бу, мөгаен, аның халык алдында ясаган соңгы чыгышы булгандыр, чөнки тагын бик аздан, 2 май көнне, ул инде мәңгелеккә китеп барды. Һәм шушы кыска гына чыгышка аның бөтен уйлары, күңел зурлыгы, өметләре тыгызлап салынган кебек тоела. Төптән уйлап карасак, бу – аның безгә әйтеп калдырган васыяте:

«Тукай теле турында сүз чыкканда, минем Тукайның «Китмибез!» дигән шигырен искә төшерәсем килә. Аз гына үзгәртеп, мин аны болай дим:

Кара йөзләр безне булмас эшкә тәкълиф иттеләр,

Сезгә үз телегез – хәрам, үз телегезне оныт, диләр.

Онытмыйбыз без! Беркайчан да без үз телебезне онытмаячакбыз!

Безнең телебез, татар теле, дөньядагы бер генә халыкның теленнән дә ким түгел. Ялганнарга ышана күрмәгез, дөньяда өстен телләр юк. Әгәр дә теге яки бу телдә «әти, әни» дип әйтә аласың икән, әгәр дә ул телдә «яратам» дип әйтә аласың икән, ул тел бөек!

Мин сезгә тәүфыйк телим, бездән дә акыллырак булыгыз, бездән дә тәүфыйклырак булыгыз! Һәм Тукайны бергәләп саклыйк. Тукай – ул безнең иманыбызны яңартып, компас кебек, юнәлешебезне билгели торган шәхес. Дәүләтләре булмаган халыкларда дәүләт ролен шәхесләр үти. Тукай ул – татар халкының дәүләте. Без ул дәүләтне сакларга бурычлыбыз.

Сезгә киләчәктә дә шушы бәйрәмнәргә җыелып, Тукайның һәр туган көнен бәйрәм итеп үткәрергә язсын. Киләчәккә Тукай белән бергә атлыйк!»

Менә шулай дигән иде Туфан ага, бездә дәүләт ролен шәхесләр үти, дигән иде. Бу сүзләрен әйткәндә ул үзенең дә бик тиздән шул дәүләтне тотып торучы бер символга әвереләчәген уйладымы икән?

 

«Мәхәббәт ул – кара ипигә ягылган бал»

 

Татарстан радиосында ярты гасыр дәвамында эфирга чыгып килә торган «Пар канатлар» тапшыруы белән таныштырып тормыйбыз, чөнки үрнәк гаиләләр турында сөйләүче бу программаны белмәгән, тыңламаган татар кешесенең булуы мөмкин түгел. Хәзер игътибарыгызга менә шушы тапшыруның Туфан Миңнуллин һәм аның гомер юлдашы, сердәше-иҗатташы Нәҗибә Ихсанова катнашкан чыгарылышы тәкъдим ителә. «Пар канатлар»ның авторы Рәзин Нуруллин белән әңгәмәдә алар үзләренең мәхәббәт тарихларын сөйлиләр, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә, бала тәрбияләү мәсьәләләренә кагылышлы фикерләре белән уртаклаша. Ахырда гаилә һәм милләт темасы үзәккә чыга.

 

 

 

Эшне Туфан ага әйткән төп фикерләрнең берсен укып башлагыз:

«Мәхәббәт ул – кара ипи өстенә ягылган бал. Балын ялап бетерәсең дә, калган ипиен гомер буе икәүләп кимерәсең. Мәхәббәтне мин үзем һәм язучы буларак, һәм кеше буларак кабул итәм, андый төшенчәнең барлыгын таныйм. Әмма гаилә мәсьәләсенә килгәндә, аны уртага куеп яшәү дөрес дип саный алмыйм. Гаилә корганнан соң акыл идарә итәргә тиеш. Мәхәббәткә генә ышанып гаилә корсаң, акыл артка чигенсә, никадәр генә кайнар мәхәббәт булса да, ул гаиләләрнең таркалуына китерә, дип уйлыйм...»Әңгәмә Туфан Миңнуллинның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп бара.

 

Туфан Миңнуллин Татарстан радиосының «Пар канатлар» тапшыруы бәйрәмендә. 2011 ел.

 

 

 

Туфан Миңнуллин (уң якта) Чүпрәле районы Түбән Чәке авылында Һади Атласи истәлегенә багышлап үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә. 2011 ел, 12 гыйнвар.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру