«Китәсем килеп китмәдем...»
Әмирхан Еники. 1997 ел.
Сәхифәнең бүгенге чыгарылышында без Татарстан радиосының Бөек Ватан сугышыннан соңгы еллардагы эшчәнлегенә тукталабыз. Яу кырларында туплар тынуга, эфирда фронтовикларның тавышы ишетелә башлый. Балалар өчен тапшыруларны Мостафа Ногман, пропаганда материалларын Гамир Насрый, әдәби тапшыруларны Әмирхан Еники әзерли. Бу вакытта тагын Газиз Иделле, Әсгать Айдар кебек танылган шәхесләр дә эшли. Бераздан коллективка Әдип Маликов килеп кушыла.
Сугыш тәмамлангач, илдә тормыш акрынлап үз ярларына кайта. Ләкин заман кырыслана төшә. Бу хәл Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники (1909-2000) язмышында да чагылыш таба. Аның 1997 елда шагыйрь Җәүдәт Дәрзаманга сөйләгәннәре искә алыйк.
– Фронттан иртәрәк кайткан язучыларның берсе буларак, радиога мин 1945 елның язында урнаштым. Радиокомитетның ул чактагы рәисе Гариф Гобәй мине эшкә ике куллап алды. Беркадәр балалар редакциясендә эшләгәннән соң, әдәби-драматик тапшырулар редакциясенә күчәргә тәкъдим итте. Минем өчен бәхетле көннәр башланды. Аз гына вакыт эчендә бик күп эш эшләнде, зур-зур радиопостановкалар дөнья күрде. Лев Толстойның заманында бөтен СССРда шаулап барган «Анна Каренина»сы татар тыңлаучысына да ифрат көчле тәэсир итте. Гомәр Бәшировның «Намус» романына нигезләнгән радиопостановка да тыңлаучыларыбыз күңеленә хуш килде. Фронтовик язучыларыбызның әсәрләре эфирда шулай ук даими яңгырап торды.
Фронтовик язучылар дигәннән, мин үзем дә әдәбиятка сугыш елларында килдем. Шактый четерекле, тирәннән актарып язган әсәрләрем дә «Совет әдәбияты» журналына барып ирешүгә, киртә-тоткарлыксыз гына дөнья күрә иде. Бу аңлашыла, чөнки халык күңелен кузгатырлык барлык әсәрләр дә ул елларда фронт файдасына эшли иде.
Татарстан радиосы ветераннары. Язучылар белән очрашу. 1970 еллар. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.
Сугыштан соң озак та үтмәде, хәл үзгәрде. Сугышка кадәрге тәртипләр кайтты. Халыкны үз тарихы, үз халәте, бүгенге һәм киләчәк язмышы турында уйланырга, уянырга мәҗбүр итә торган әсәрләр партия сәясәтенә комачаулый башлады. Минем дә ярты ел элек кенә яратып, хупланып, алай гына да түгел, макталып кабул ителә торган тапшыруларым инде җитәкчеләрнең тешләрен сызлата, үзәкләренә тия иде. 1946 елның җәендә яраткан эшемнән китәргә мәҗбүр булдым. Гариф Гобәй приказга ни дип язгандыр, хәзер инде ул кадәресен ачык кына хәтерләмим. Үз теләгем белән китмәдем, монысы хак... – дип сөйли Әмирхан Еники.
Радиодан беркайчан да аерылмады
Үзебездән өстәп, шуны әйтергә кирәк: беренче карашка язмыш дигәнең булачак халык язучысының тормыш юлын Татарстан радиосыннан читкәрәк борып җибәрә кебек. Әмма бу беренче карашка гына шулай тоела. Асылда, Әмирхан Еники радиодан беркайчан да аерылмады. Татарстан радиосы да аның иҗатына һәрчак хәерһахлы булды, һәр яңа әсәрен көтеп алды, алар белән үзенең тыңлаучыларын таныштыра барды. Әдипнең «Гөләндәм туташ хатирәсе», «Бер генә сәгатькә», «Матурлык», «Әйтелмәгән васыять», «Без дә солдатлар идек», «Төнге тамчылар» кебек күренекле әсәрләре нигезендә куелган радиоспектакльләр бүген дә радио фондында саклана. Алар радиотыңлаучыларда нечкә зәвык, ана телебезгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә бәяләп бетергесез мөһим роль уйный.
Гариф Ахунов васыятьләре
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкиллләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан радиосы эфирында «Варисларга васыять» тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде. Әлеге тапшыруларда килер буыннарга туган тел, милләтебезне саклау юлында дөрес юнәлеш биреп калдырган, үзләренең фикерләре, кылган гамәлләре белән халыкка кыйбланамә булып хезмәт итүче олпат шәхесләребез турында сөйлибез. Алар – милләт аталары, милләт аналары. Бу мөхтәрәм затларның безгә төбәп әйткән фикерләре, киңәшләре аларның әдәби әсәрләрендә, матбугатта басылган мәкаләләрендә урын алган. Шулай ук татарстан радиосы, телевидениесе архивларында аларның үз тавышлары – магнитофон тасмасына язып алынган чыгышлары саклана.
Гариф Ахунов.
Яңа чыгарылыш Татарстанның халык язучысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның (1925-2000) тууына 100 ел тулу уңаеннан әзерләнде һәм анда әдипнең чыгышлары, шулай ук каләмдәшләренең аның иҗатына карата әйткән фикерләре урын алды.
Мостафа Ногман (1916-1976)
Моңлану
(Илгиз Закиров көе)
Ямьле язлар җиткәч,
Бозлар агып киткәч,
Зәңгәр күлдә аккош кагына.
Җәйнең ал таңында,
Юксынган чагында
Очып кына килсәң, ни була?
Сәхрәләргә чыксам,
Хәйран гына калам,
Сокланамын кошлар тавышына.
Сөйгән ярың белән,
Тигез ярың белән
Насыйп булса иде кавышырга.
Ямьле язлар җиткәч,
Бозлар агып беткәч,
Зәңгәр күлдә аккош кагына.
Әллә аккошларның
Канатларын алып,
Үзем барыйм микән яныңа?..
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА