Җырчы Асия Измайлованың тууына 120 ел
Җырчы, педагог ТАССРның халык артисты Асия Сәйфулла кызы Измайлова 1903 елның 15 августында Сембер шәһәрендә туган.
1919 елда ул Сембер шәһәрендә татар драма труппасы спектакльләрендә катнаша. 1927-1929 нчы елларда Казанда яши, концерт эшчәнлеге алып бара, беренче радиоконцертларда катнаша.
Асия Измайлова 1929-1934 нче елларда – Мәскәү филармониясе солисткасы. 1934-1938 нче елларда исә Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, бер үк вакытта Бөтенсоюз радиосыннан концертлар бирә. 1963-1992 нче елларда ул Мәскәү консерваториясендә ялгыз җырлау классын алып бара.
Төп партияләре: Бикә («Качкын», Н.Җиһанов), Яучы карчык («Галиябану», М.Мозаффаров), Зибель («Фауст», Ш.Гуно), Ольга («Евгений Онегин», П.Чайковский) һ.б. Ул, «Зиләйлүк», «Шахта» һәм башка татар халык җырларын оста башкарып, зур популярлык казана.
Асия Измайлова 1993 елның 3 гыйнварында Мәскәүдә вафат булды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА