Тел дигән дәрья бар Уку өчен 1 минут

Телебезне бозабыз. Ни өчен һәм ни эшләргә?

Бу риторик сорауга җавап бирергә керешкәнче, туган телебезнең әһәмиятен искә төшерик.

Рүзәл Юсупов.
Рүзәл Юсупов. 

Сөйләшә, сөйли, җырлый һәм башка төрле гамәлләр кыла торган телебезнең кадерен тиешенчә беләбезме, аның кешелек иҗат иткән иң гаҗәеп нәрсә икәнлеге турында уйланганыбыз бармы икән? Күбебез аны гади генә нәрсә итеп карыйдыр, мөгаен.

Җитдирәк итеп фикер йөрткәндә, телебезнең могҗизалы күренеш, кешелек тормышындагы иң әһәмиятле, иң кирәкле нәрсә икәлегенә инанасың. Тел адәм затын барлык башка җан ияләреннән аерып тора торган, кешеләргә гаять мөһим вазифалар башкару – аралашу, фикер алышу, тормыш кору, иҗтиһат итү, бер-береңә хисләреңне белдерү, белем алу, дөньяны танып белү коралы. Телдә халыкның яшәү тәҗрибәсе, тарихи казанышлары, кыйммәтле рухи-мәдәни хәзинәләре, мирасы саклана.

Халык туган теленә саксыз, илтифатсыз, ваемсыз булып, аны туздырып бетерсә, югалтса, ул үзенең тарихи-мәдәни мирасыннан, миллилек үзенчәлекләреннән мәхрүм булып калачак, алдынгы милләт булып яшәвеннән туктаячак. Бөек фикер ияләренең, халык теле булганда гына үзенең асылын, миллилеген саклый, телен югалтса, ул мәгълүм халык, милләт булып яшәүдән туктый, дип әйткән мөһим сүзләре бар.

Шуңа күрә алдынгы илләрнең акыллы затлары, мәдәниятле дәүләтләр телләрне, бозмыйча, кадерләп саклыйлар, аз гына санлы халык теленең югалуына да җитди гуманитар һәлакәт итеп карыйлар. Халыкара ЮНЕСКО оешмасы, телләрнең зур әһәмияткә ия икәнлеген исәпкә алып, Халыкара туган тел көне игълан иткән. Франция дәүләтенең Фәннәр академиясе француз теленең иминлеген, сафлыгын саклауны иң җаваплы бурычы итеп саный, аның академик дәрәҗәсендәге галимнәре, телнең бозылуына юл куймас өчен, аны даими рәвештә игътибар үзәгендә тоталар һәм телне бозган кешеләрне җитди административ җаваплылыкка тарталар.

Туган телебез татар теленә килгәндә исә, бүгенге көндә аның кулланылышы, сафлыгы, аны өйрәнү-өйрәтү мәсьәләсендә проблемалар шактый күп. Мин, үземнең вазифам кушканча, телебез мәсьәләләре белән күп дистә еллар буена шөгыльләнеп киләм һәм аны мәктәпләрдә укыту һәм дөрес итеп, бозмыйча куллануның зур ихтыяҗы турында әйтерлек фикерләрем бар дип саныйм. Һәм менә бу уңайдан катгый хөкемемне белдерергә җөрьәт итәм, хәер, бүгенге телебез хакындагы мондый фикерләр бер миндә генә түгелдер дип уйлыйм. Хәзерге ачы хакыйкать шул: сөйләмебездә дә, һәртөрле язмаларыбызда да туган телебезне бозып куллану күренешләре зур урын алып тора. Моның аянычлылыгы бигрәк тә шунда: соңгы елларда сөйләм һәм язма телебезнең бозылуы моннан кырык-илле еллардагыга караганда арта, хәтта телнең табигый төзелешен тупас бозу хәлләре дә ешая бара.

  • Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 36 нчы саныннан  (17 сентябрь, 2026 ел) укый аласыз. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи