Мәдәният Уку өчен 1 минут

«Такташ. Югалган матурлык»

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында яңа гына сәхнәләштерелгән «Такташ. Югалган матурлык» спектакле өлгереп җиткән зыялы шәхесләрнең матур иҗат җимеше булып күпләрнең күңелләрендә калачагына һичбер шик юк.

Ләйсән Фәйзуллина, Искәндәр Нуриҗанов, Рәйхан Габдуллина, Ләйсән Гатауллина, Ришат Әхмәдуллин, Ирек Хафизов, Гадел Равилов.
Ләйсән Фәйзуллина, Искәндәр Нуриҗанов, Рәйхан Габдуллина, Ләйсән Гатауллина, Ришат Әхмәдуллин, Ирек Хафизов, Гадел Равилов.

Тамаша байопик жанрында куелган: иҗатчылар, хатлары, шигырьләре, замандашларының истәлекләре һәм чын документларга нигезләнеп, шагыйрь Һ.Такташның кем булуын ачарга тели. Пьеса авторы – шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, режиссер - Лилия Әхмәтҗанова (Нурель). Спектакльдә нибары җиде артист – Ләйсән Фәйзуллина, Ришат Әхмәдуллин, Искәндәр Нуриҗанов, Ләйсән Гатауллина, Рәйхан Габдуллина, Ирек Хафизов һәм Гадел Равилов катнаша. Сәхнәдә уйналган рольләр исә бихисап – беренче татар артистлары, җинаять эшен тикшерүчеләр, әдәби кичәләрдә катнашучылар, «Азат хатын» редакциясе журналистлары, ниһаять, Гадел Кутуй, Һади Такташ, аның хатыны Гөлчәһрә Хәмзина, Кави Нәҗми дә үзләре.

Спектакльдән күренешләр. /С.Камалетдинов фотосы.
Спектакльдән күренешләр. /С.Камалетдинов фотосы.

Спектакль яшьләрнең Такташ белән Кутуй мөнәсәбәтләре турында фикер алышуыннан башланып китә. Кутуйның Такташ турында язганнарын укыйлар. «Такташ сәяси яктан надан. Көн кадагына суккан әсәрләре бик сирәк. Сәяси ягына караганда әсәрләренең художество ягы көчлерәк», – дигән сүзләр бар анда. 1931 елда Гадел Кутуй дусты Һади Такташ турында ник шулай язган, дигән сорауга җавап эзләү йөзеннән тарихи вакыйгалар торгызыла башлый. Алар 1920–1930 елларны үз эченә ала. Каршылыклы еллар бу. Җил үзенең юнәлешен әле бер, әле икенче якка үзгәртеп искән заманнар. Шунда ике шагыйрьнең дуслыгы, иҗат кичәләрендә катнашулары, өйләнүләре, Гөлчәһрә Хәмзинаның заман шаукымына ияреп ай ярымлык улы Рафаэльне ире Һади Такташка калдырып Мәскәүгә укырга китүе, Такташның исә ялгызлык ачысын «Югалган матурлык» әсәрендә чыгаруы, ул әсәрнең журналистлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылуы, ә шул арада уйлап чыгарылган «Җидегәнчеләр» контрреволюцион оешмасына каршы җинаять эше ачылуы, Гадел Кутуйның кулга алынып көне-төне сорау алуларда интегүе, ахыр чиктә Такташ турында югарыдагы сүзләрне язып котылуы турында беләбез.

Спектакльдән күренешләр. /С.Камалетдинов фотосы.
Спектакльдән күренешләр. /С.Камалетдинов фотосы.

Чынлыкта Кутуй Такташның иҗатын түбәнсетмәгән, киресенчә, дустын кулга алудан коткарырга теләгән булып чыга. Безнең заман тарихчыларына, галимнәренә, гомумән, һәркемгә гыйбрәт булырлык спектакль бу. Беренче кулга очраган фактлар белән генә канәгатьләнмичә, тирәнрәк казынырга, эзләнергә, хакыйкатьне табарга өйрәтә ул. Иҗатчыларның чорны сурәтләүдә чиктән ашмауларына, тарихи дөреслекне саклауларына, шул чор шәхесләрен хөрмәт белән сурәтләүләренә рәхмәт укырлык. Юкса бүтән төрле тамашалар да бар. Күптән түгел К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган «Лу» спектакле турында әйтү. Анда да үзәктә Такташ, Хәсән Туфан һәм Гадел Кутуй. Анда да 1920–1930 ел вакыйгалары. Ләкин анда шәхесләрне өстән-өстән генә сурәтләү, хәтта кимсетү, алардан көлү, гап-гади көн күрүчеләр (обывательләр) белән тигезләү алга чыккан. «Лу» спектаклендә дә рэп җырлыйлар һәм бииләр. «Такташ. Югалган матурлык» тамашасында да Такташ белән Зариф Бәширинең шигъри ярышы шул музыка жанры ярдәмендә тасвирлана. Ләкин беренчесендә рэп шаккатыру, тамашачының күңелен ачу өчен генә булса, «Такташ»та ул вакыйгаларга бик табигый үрелдерелгән. «Лу» спектаклендә Хәсән Туфан һәм Луиза Сәлиәскәрова арасында олы мәхәббәт башланган вакытында хайвани дәрт рәвешендә тасвирланганын күреп нәфрәтләнмичә мөмкин түгел, «Такташ. Югалган матурлык» тамашасында мәхәббәт күренешләре шулкадәр нәзакәтле, матур тасвирланган ки, аларны күреп сокланмыйча мөмкин түгел. Шушы ике спектакль арасында аерманы күреп, бар икән әле бездә акыллы, үз тарихын, мәдәниятен ярата, хөрмәт итә, аңа хезмәт итә белгән чын иҗатчылар, дигән уй килә дә, күңелдә киләчәккә өмет уяна.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи