Мәдәният Уку өчен 1 минут

Казанда яңа музей балалар үзәге барлыкка киләчәк

Татарстан Республикасы Милли музее филиалы Габдулла Тукай әдәби музее мәдәният учреждениеләре базасында балалар мәдәни-агарту үзәкләрен булдыруда Бөтенроссия күләмендә сайлап алулар җиңүче булды. Музей заявкасы рейтинг бәясе буенча 103 балл җыйды, 97 балл белән үтү бусагасын узды.

Габдулла Тукай әдәби музее фотосы.
Габдулла Тукай әдәби музее фотосы. 

«Гаилә» милли проекты («Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты) кысаларында сайлап алу Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелде. 2027 елда бөтен ил буенча 164 китапханә, 92 мәдәни-ял итү учреждениесе һәм 77 төбәктә 44 музей базасында 300 балалар үзәге булдыру планлаштырыла.

Габдулла Тукай әдәби музеенда заманча балалар мәдәни-агарту үзәге оештырылачак: балалар һәм яшүсмерләрнең мәгариф, иҗат һәм мәдәни үсешен берләштергән даирә булачак. Матди-техник базаны яңарту планлаштырыла: җиһазлар сатып алу, технологик зоналар булдыру, яңа мәдәни-агарту программалары эшләү.

Музей бүген үк балалар аудиториясе белән актив эшли — музей бәйрәмнәре, Тукай әсәрләре буенча күләгә театры белән программалар, мастер-класслар һәм квестлар үткәрә. Яңа үзәк бу эшне киңәйтергә һәм аны системалы итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи