Кайбыч районының Кече һәм Олы Кошман авылларында борынгыдан килгән һөнәр ияләрен – бабачыларны, ягъни сөннәткә утыртучыларны хәтерләүчеләр шактый. Шуларның берсе – Гөлсинә Садретдин кызы Сафиуллина. Ул заманында бабачы Галимулла нигезенә килен булып төшкән. Шул көннән башлап аның бөтен гомере бабачылык белән турыдан-туры бәйләнгән.
– Гөлсинә апа, бабачылар белән танышуыгыз кайчан башланды?
– 16 яшемдә Галимулла – нәселдән килгән бабачылар нигезенә килен булып төштем. Килен булып килеп кергәч, әткәйдән тел яшерергә, килгән туганнарны да шулай хөрмәтләргә кирәк дип аңлаттылар.
– Тел яшерү ничек булды?
– Йорт хуҗасы белән бер дә сөйләшмисең. Каенанам: «Минем ике энем, ике абыем бар, алар белән дә сөйләшмә», – дип аңлатты. Ирләр үзләре дә борынгыдан килгән гадәтне яхшы аңлый иделәр. Мин дә: «Нихәл?» – дип, алар янында ачылып сөйләшергә тиеш түгел. Аннары ирем үлеп китте, дүрт бала белән тол калдым, әнкәй дә бакыйлыкка күчте, балалар да бер-бер артлы тарала башлады. Шуннан бервакыт әткәй: «Килен, тел ачыйк инде, болай чыш-пыш кына йөреп булмас», – диде. Шулай итеп, аның белән матур, тату яшәдек.
– Бабачылар хакында ниләр хәтерлисез?
– Бабачыларны бик нык җәберләделәр. Көндез сөннәтләү мөмкин түгел иде диярлек. Төнлә биш-алты малайны ат арбаларына утыртып алып килә иделәр. Балаларны яшереп кенә өйгә кертеп, капканы бикләп, әткәй биш-алты малайны сөннәткә утыртты. Бу малайларның һәммәсенә мин дә ярдәм итә идем: урын-җирләрен юдым, чишмәдән су ташып җылыттым, әткәйгә сөннәткә утыртырга булыштым. Балалар авыртудан яки куркып елый, аларны юатырга, күңелләрен дә күрергә кирәк. Малайлар, сөннәтләре төзәлгәнче, ике-өч көн дәвамында безнең өйдәге сәкеләрдә ята иделәр. Төнлә ераклардан килгән һәр кешене ачык йөз белән каршы алып, сый-нигъмәт әзерләп, ашатып-эчертеп җибәрү дә минем өстә булды. Моннан кала, фермада кырык елдан артык сыер савучы булып та эшләдем.
Бу эш хөкүмәт тарафыннан катгый рәвештә тыелган булса да, эшләргә туры килә иде. Бабачылык бик авыр һәм куркыныч һөнәр иде. Бу гамәле өчен әткәйне алып китеп ябып куйганнары да исемдә. Балаларын сөннәтләгән өчен җитәкчеләрне судка бирү, эш урыннарыннан алу очраклары да булды.
– Бабачыларның дини белеме бар идеме?
– Бабачылар дини белемле генә түгел, бик тәкъва кешеләр иде. Әмма аларга иркенләп дин тотарга ирек булмады. Өйдә, тәрәзәләрне томалап, намаз укыйлар, гает намазларына исә ышык, буш җирләргә җыела иделәр. Сәхәргә торганда яки авыз ачканда да өйнең бөтен тәрәзәләрен, караңгы булып торсын дип, томалый идек, чөнки ут яктысы күренергә тиеш түгел.
Сабый чагымдагы бер вакыйга исемдә. Кышкы салкын көндә әтием, мине җитәкләп, гаеткә бара. Үзәкләргә үтәрлек суыкта бик туңдым. Шунда әтиемә: «Күршедә генә мәчет бар, гаетне ник шунда кереп кенә укымыйбыз?» – дим. Әтием: «И кызым, күрәсең бит, мәчетнең ишегенә нинди зур йозак эленгән. Ул йозакны ачып, гает укырга керсәк, безне төрмәгә ябачаклар», – ди. Хәтта Рамазан аенда, мәктәптәге балаларны дәрестән алып чыгып, аларга су эчертеп, уразаларын боза торган иделәр.
– Бабачыларга сөннәткә утырткан өчен нәрсә бирә иделәр?
– Әткәй белән бу турыда сөйләшмәгәч, төгәл белмим. Ул, сөннәткә утырткач, сәдака ала иде. Кайбер кешеләрнең безнең хакта: «Алар – бабачылар, байлар», – дип әйткәннәрен ишеткәләдем, әмма сөннәткә утырту байлык өчен эшләнә торган гамәл түгел.
Бервакыт әткәй янына бер егет килеп, үзен сөннәтләттерде. Шунда егет: «Бабай, биш сум акча бирсәм, аз булмасмы?» – ди. Әткәй: «Улым, бу акча бик күп, өч сум җитә», – диде. Моннан чыгып, әткәй якынча өч сумга кадәр акча алган дип чамаларга мөмкин.
– Авылда бабачылык белән тагын кемнәр шөгыльләнде?
– Шәкүр, Шәйхулла, Габдулла, Гыйльметдин абыйлар бар иде. Аннары бу эшкә яшьләр тотынды, үземнең ирем дә сөннәткә утырту белән шөгыльләнде. Башка авылларда сөннәтчеләр булганын белмим. Һәрхәлдә, Олы Кошман бабачыларның үзәге иде. Түбән Кошманда сөннәтчеләр бик аз булды.
– Бабачыларның нинди эш кораллары бар иде?
– Пәке һәм пәке кайрагы. Без белгәндә элекке кебек агач череге түгел, дару сиптеләр.
Бабачы нигезендә яшәвем, әлеге игелекле гамәлне башкарганда әткәемә ярдәмче булуым – минем өчен зур куаныч. Аллаһы Тәгалә кылган гамәлләребездән разый булса иде.
– Җылы хатирәләр белән уртаклашканыгыз өчен Аллаһның рәхмәте яусын!
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала