Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Әбрар Шамин «Чәчәкле яулык»

Язучы, полковник, Кызыл байрак һәм Кызыл Йолдыз (ике тапкыр) орденнары кавалеры, «Чәчәкле яулык», «Сагындырган сукмаклар», «Кыр чәчәкләре», «Күңел күзе», «Янар тауны кичкәндә» һәм башка китаплар авторы Әбрар Шамин 1912 елның 20 июнендә Казан губернасындагы Свияжск өязенең Кошман волостена караган Олы Кайбыч авылында өч балалы гаиләдә дөньяга килә. 1939 елда үзбәк телендә «Батыр» исемле хикәяләр китабы басылып чыга. Соңгы елларда интернет челтәрендә «Яңа язлар килә» дигән җыры (Рөстәм Яхин көе) пәйда булды. Ул 1979 елның 19 сентябрендә Казанда вафат була, һәм Яңа Бистә зиратында дәфен кылына.

Әбрар Шамин.
Әбрар Шамин.

(ХИКӘЯ)

– Чү! Оркестр... Оркестр уйный бит! – диде Рөстәм, үз колакларына үзе ышанмыйча. Ул, алга атларга базмаган сыман, барган җирендә кинәт туктады да Дон суы буендагы әрәмәле таулар итәгеннән килгән оркестр тавышын тыңлый башлады. Шат, күңелле һәм дәртле авазлар су буйлатып китеп яңгырый иде. Зәңгәр офыкны алтын тасмаларга бизәп, яшел урман артыннан, ут шарыдай, кояш күтәрелеп килә. Аның кыек, алсу нурлары бодай кырларына һәм бу кырларны кисеп аккан Дон елгасы буендагы тау битләренә сибелгән.

– Әйе, оркестр уйный, – дип кабатлап куйды Рөстәм, ләкин күңеле моңа ышанып җитми иде әле.

Рөстәм, балкып торган көләч йөзен, сиздерер-сиздермәс кенә исеп киткән җылы, йомшак җилгә куеп, тынсыз калган килеш, оркестр тавышын тыңлап торды-торды да кырлар буена сузылган таш юл өстеннән тагын алга атлады. Ул барган җирендә әле нәфис буйлы саргылт камылларда иелеп үскән симез башакларга, әле алсу кояш нурларына манчылган кызгылт тау битләренә, әле хәтфә сыман ямь-яшел чирәм белән капланган юл буйларына сокланып-сокланып карый да:

– Бу безнең совхоз җирләреме, әллә түгелме? – дип, үз-үзе белән сөйләшә иде.

Рөстәм үзенең кечкенәдән таныш булган туган җирләрен таный да, танымый да иде. Дөрес, бер караганда, монда аңа бар да таныш кебек: әнә – балкып торган Курган, әнә – Дон суы. Ә икенче караганда, бар да яңа, бар да үзгә…

– Монда бит көл иде! – дип куя ул. – Шул матурлыклар көлдән туганмы әллә?

Рөстәмнең бу җирләргә аяк басмаганына өч елдан артык вакыт үтеп киткән иде инде. Моннан соңгы мәртәбә ул немецларны көнбатышка куып барышлый, үзе хезмәт иткән тупчылар полкы белән бергә, 1943 елда үткән иде. Ул вакыт Рөстәм, үзенең армиягә алынып, фронтка киткән чагында, бер ялгызы калган сөекле әнкәсен күреп чыгу нияте белән, командирыннан бер көнгә рөхсәт сорап алды да, аркасына чәй, шикәр һәм консервалар тутырылган капчыгын асып, сугыш утында көйгән ятим далалар, рәхимсез снарядлар астында актарылган киң авызлы үлек чокырлар, исәбе-хисабы булмаган окоплар аша, аяк астындагы тирән пычракка бата-чума, Дон елгасы буена урнашкан «Заря» совхозына китте. Юл буйларында аңа яндырылган танклар, бозылып эштән чыккан автомашиналар, көпшәләрен һавага сузып, бер тәгәрмәчләренә янтайган туплар очрадылар. Авыллар, хуторлар яндырылган иде. Ләкин Рөстәм үзенең күңелендә якты бер өмет саклый иде. Аның туган совхозы сугышка кадәргечә үк, җыйнак бер шәһәр сыман, гөрләп тора торгандыр. Сугышның дәһшәтле җиле аңа тимәгәндер, читләтеп үткәндер шикелле. Ул шундый күңелле совхозның җимерелүен һичничек күз алдына китерә алмый иде. Бу мөмкин булмаган бер хәл булып тоела иде аңа. Аның әнисе дә, һичшиксез, исәндер. Ул, чәчәкле яулыгын төзәтә-төзәтә, аңа каршы чыгар. Уйчан күзләрен шатлык яше белән тутырып, күкрәгенә ташланыр да:

– И балам... Сине күрәсе көнем дә бар икән, бөтенләйгә кайттыңмы? – дияр.

Әнкәсенең шатлыгын уртаклашырга тирә-күрше хатыннары йөгереп керерләр. Бергә үскән таныш кызлар җыелыр…

  • Тулы хикәяне «Безнең мирас» журналының 2026 елгы сентябрь саныннан укый аласыз. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи