Шәхесләребез Уку өчен 3 минут

Нуретдин Нәҗмиев: «Артистлык канда булган, күрәсең»

5 октябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының иң озак иҗат итүче өлкән артистларыбыздан берсе, Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев 80 яшен билгеләп үтә.

Татарстан Республикасының халык артисты, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Нуретдин Нәҗмиев. /Фотолар – К.Тинчурин исемендәге театр архивыннан.
Татарстан Республикасының халык артисты, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Нуретдин Нәҗмиев. /Фотолар – К.Тинчурин исемендәге театр архивыннан.

Театр сөючеләр аны барыннан да бигрәк Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган «Алай түгел, болай ул», белорус драматургы А.Макаенокның «Трибунал»ы буенча сәхнәләштерелгән спектакль аркылы белә. Р.Вәлиев әсәре буенча куелган «Әй машина, машина» тамашасын да халык бик яратып карады. Иҗат бакчасында йөздән артык роле бар аның. Нуретдин ага бүген дә сәхнәдә тәмле сөйләме, халыкчан башкаруы, юморы белән тамашачыны куандыра. Кәрим Тинчурин театры дигәндә, Наил Шәйхетдинов, Хәлил Мәхмүтовлар белән бергә Нуретдин Нәҗмиев тә күз алдына килеп баса. Аның үзен, иҗатын, исемен бу театрдан аерып алып булмый. Нуретдин ага белән һәр очрашу күңелгә тансык. Форсаттан файдаланып, сүзне үзенә бирик әле.

«Кулак Нәҗмие»

Тумышым белән мин Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылыннан. Шунда җиде сыйныф укып тәмамладым. Авылда кушаматыбыз «Кулак Нәҗмие» иде. Колхозлар оештырганда бабамны Себергә сөргәннәр. Бабам озак тормыйча, әйләнеп кайтып, мунчада яшәгән. Әбием исә Омск белән Томск арасында юлда үлеп калган. Безнең авылдан җиде гаиләне куган булалар. Алар Кытайга кача, аннан – Төркиягә. Безнең бабай, туган туфрак дип, үзебездә калган. Нәселебез укымышлы. Әтием дә коръәнхафиз минем. Әнием Питрәч районы Татар Казысы авылыннан, шулай ук укымышлы нәселдән. Ул әтиемә бишенче хатын булып килә. Әтидән егерме яшькә кечкенә иде. Әти хатын аерган дип уйлый күрмәгез тагын. Хатыннары бала табып, үлә барган. Тугыз бала идек без үгиләр белән. Бик тату яшәдек. Хәзер икәү генә калдык инде – бер сеңлем һәм мин... Бездә иратлар озын гомерле түгел. Миңа ничектер сиксәнгә җитәргә насыйп булды. Табигать баласы мин. Урманнан, кырдан кайтып керми идем. Җырлап, театр уйнап, үз алдыма сөйләнеп, хыялланып йөрдем. Әле хәзер дә хыялыймын. Картлыкка бирешмим.

Бүген К.Тинчурин исемендәге театрда бара торган «Әни килде» (Ш.Хөсәенов) спектаклендә 12+ Әлмөхәммәт ролендә.
Бүген К.Тинчурин исемендәге театрда бара торган «Әни килде» (Ш.Хөсәенов) спектаклендә 12+ Әлмөхәммәт ролендә.

Авыл баласына, сугышта соң туган буынга каян килгән театрны ярату хисе? Нәселебездә артист булмаса да, әнием дә, әтием дә бик матур җырлый иде. Апам да җырга оста булды. Элек авылларда үзешчән сәнгать бик көчле иде. Бер айда укытучылар спектакль-концерт куя, икенчесендә – авыл яшьләре, аннан – мәктәп балалары. Сәнгатькә мәхәббәтне укытучым, класс җитәкчем уятты. Элек районда конкурслар була торган иде. Мәктәп балалары, авыл яшьләре анда бик теләп катнашты. Укытучым миңа Әнәс Каринең «Сыналган мәхәббәт» әсәрен укырга бирде. Сүз уңаеннан, мин кечкенәдән бик күп укып үстем. Конкурста беренче урын алдым, һәм миңа Суворов училищесында укучыларныкына охшаган форма бүләк иттеләр. Шуннан күңелем үскәндер, күрәсең, укытучылар куйган спектакльләрдә дә малайларны уйный торган булып киттем, сәхнәдән төшмәдем.

1957 елда авылда клуб төзелде. Озын тәнәфестә, артистлар килә икән, дигән хәбәр иреште. Йөгереп керсәк, бер абый матур итеп гармунда уйный. Янына барырга батырчылык иттем. «Сез артистмы?» – дим. «Әйе», – ди. «Нәрсә, синең дә артист буласың киләме әллә?» – ди. «Әйе», – мин әйтәм. Берзаман «Чистай вальсы»н уйнап җибәрде. Ул вакытта вальсның исемен белмим әле. Минем якташым Фәтхерахман Әхмәдиев иде ул. Ул миңа блокнотыннан бер кәгазь ертып, кичке тамашага керергә рөхсәт, дип язып бирде. Ул чакта мәктәп балаларын клубка концертларга кертмиләр. Билет тикшерүче яныннан әкрен генә үтеп, сәхнә янындагы мич янында концерт караганым әле дә истә.

«Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев) спектаклендә 16+ Хәйдәр ролендә.
«Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев) спектаклендә 16+ Хәйдәр ролендә.

Җиде классны бетергәч яхшы укучыларны Казанга интернатка алалар иде. Мин дә 80 нче мәктәпкә укырга килдем. Зур калада яшәү урыны, акча кирәк. Унбиш көнләп укыгач, мәктәп завучы мине үзенә чакырды да, укуны кичкә күчереп, ФЗУга керергә тәкъдим ясады. Анда исә өч тапкыр ашаталар, кием бирәләр. Шулай итеп мин көндез – ФЗУда, кич – мәктәптә. Шулай ун сыйныйфны тәмамладым. Соңгы уку елларында училищега бер хатын килеп, Профсоюз урамындагы Укытучылар йортына җыр, бию түгәрәкләренә чакырды. Мин дә язылдым. Шунда Таһир Якупов белән очраштым. «Казан сөлгесе»н куйдык. Таһир – геройны, мин аның дус егетен уйныйм. Элек спектакль чыгаргач, режиссерлар карарга килә иде. Нәкъ шул вакытта Казанда Минзәлә театры гастрольләре бара. Миңа Минзәләгә барырга тәкъдим ясадылар, һәм 1965 елда Минзәлә театрында иҗат юлым башланды. Андагы артистка Илүсә Бәдриевадан: «Илүсә апа, анда трамвайлар йөриме соң?» – ди сораганым хәтеремдә. «Йөри, апаем», – дигән иде ул. Нигә миңа «апаем» дип эндәшә икән дисәм, ул якларда шулай сөйләшәләр икән. Килеп төшсәк, трамвай да юк, бер зур авыл. Мине бик җылы каршы алдылар. Трамвай юклыгы да онытылды. Талантлы артистлар Хәдичә Сәлимова, Әбүәп Афзалов, Нәсимә Мансурова-Җиһаншина, Җиһангир, Әхмәдиша, Роза Җиһаншиннар, Мәбрүрә Рәхмәтуллина, Шамил Сабиров, Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова, Рәшит Мәрдеханов һ.б. уйный иде ул вакытта. Бераз эшләгәч, Казанга театр училищесына укырга киттем. Марсель Сәлимҗанов, Рәшидә Җиһаншина, Равил Тумашев укытты безне. Аны тәмамлагач, яңадан Минзәләгә кайттым, чөнки театр миңа ай саен ярдәм итеп торды. Егерме сум стипендиягә генә яшәп булмый бит. Өйләндем. Хатынны Спас районы Чәчәкле дигән авылдан алдым.

«Артист халкы өйләнми ул»

Спас районында гастрольдә йөрибез. Яңа Рәҗәп (Чәчәкле) авылына килеп төштек. Квартирга бер әбигә керттеләр. Бик чиста-пөхтә, нурлы авыл өе. Хуҗалар ачык йөзле. Кызлары чибәр. Бер күрүдә гашыйк булу дигән нәрсә, чыннан да, була икән. Спектакльдән соң Сания белән урам әйләндек, озаклап сөйләштек, адреслар алыштык. Театрга кайткач, беренче булып мин хат язып салдым. Шуннан соң бер ел хат алыштык. Авыл халкы, артист өйләнми ул, ышанма, ди икән Саниямә. Ә ул һаман саен ышанган, көткән. Александр Грин әсәрендәге Ассоль кебек. Туй да булмады безнең. 5 август – туган көнендә туганнары, дуслары белән җыелышып утырдык та, Минзәләгә китеп бардык. Хатыным да театрга урнашты. Бик матур малаебыз туды. Салават дип исем куштык.

Хуш, Минзәлә!

Хатыным бала белән авылда, мин гастрольгә чыгып киттем. Беркөнне директор шылтырата. «Нуретдин, Санияңне алып кайт, сезгә квартир була», – ди. Гастрольдән кайтышлый гаиләмне кереп алдым. Безнең квартирны исә бүтән кешегә биреп куйганнар. Директор Анатолий Степанович Богатыревка кердем. Квартирны биргән гаиләдә ире дә, хатыны да артист икән. «Артистлар җитми бит», – дип аңлатты директор. Ярар, дидем тыныч кына һәм шунда ук театрдан китәргә гариза яздым. Без исә Пермьгә гастрольгә барырга тиеш идек. «Син гастрольне өзәсең, Мәдәният министрлыгына шылтыратам», – дип янады шул вакыт директор. Аңа да исем китмәде. Саниям белән улыбызны кире авылга кайтарып җибәрергә туры килде. Үзем исә Казанга юл тоттым.

«Эх, алмагачлары!» (Ш.Фәрхетдинов) спектаклендә (6+) Әхмәтҗан бабай ролендә.
«Эх, алмагачлары!» (Ш.Фәрхетдинов) спектаклендә (6+) Әхмәтҗан бабай ролендә.

Исәнме, Казан!

Туп-туры Марсель Хәкимович Сәлимҗановка килдем. Ул мине театрга алырга риза булды. Спектакль карарга калган идем, карасам, баскычтан авылдашым һәм күчмә театрның директоры Сәет Шәкүров төшеп килә. Нишләп йөрүемне сорады. Минзәлә театрыннан китүемне белгәч, өч бүлмәле фатирда бер бүлмә вәгъдә итеп, күчмә театрга эшкә чакырды. Ризалаштым. Икенче көнне Марсель Хәкимович очрагач, хәлне сөйләп бирдем. «Дурак икәнсең!» – диде ул. Бүтән бер сүз дә әйтмәде... Шулай итеп мин гомеремне күчмә театр белән бәйләдем.

Иҗат юлы башында

Директор белән режиссер Равил Тумашевнең дуслыгы юк икән. Бер еллап рольсез йөрдем. Ул вакытта театрыбыз Кремльдә урнашкан иде. «Кремлевский театр» дип атап йөриләр. Беркөнне «Родина» кинотеатрына кинога төшеп барганда Туфан Миңнуллин белән очраштык. Минзәләдә эшләп киткән кеше буларак ул мине белә. Аңа хәлемне сөйләп бирдем. «Музыкаль комедия төгәлләп киләм. Үзем куячакмын. Шунда сиңа роль бирермен», – диде. Башым күккә тиде. Шул арада театрга диплом спектаклен куярга Мәскәүдән Фәрит Хәбибуллин кайтып төште. Спектакленә беренче булып мине ул алды. Чехов әсәре буенча «Вөҗданың ни әйтер?» тамашасы иде ул. Аннары Туфан Миңнуллин «Алай түгел, болай ул» музыкаль комедиясен алып килгәч, анда да миңа роль булды. Унбиш еллап барды ул. Бу спектакльне фестивальдә күрсәткәч, мине путевка белән бүләкләделәр әле. Шуннан соң миңа роль артыннан роль бирә башладылар. Бүгенге көндә йөздән артык уйналган ролем бар, дип горурланып әйтә алам.

«Трибунал», яки Сәхнәдә чак кына үтермәделәр

А.Макаенок әсәре буенча куелган «Трибунал» спектаклендәге төп роль белән танылдым дисәм һич арттыру булмас. Бу роль белән бәйле бер кызык хәл һаман истә. 1980 елның 20 октябрендә Теләче районы Җөри авылында уйныйбыз. «Трибунал» спектаклендә унике балалы гаилә турында сүз бара. Аталары сугышка кадәр авылда көтүче булган. Фашистлар авылга хуҗа булып алгач, моны староста итеп билгеләгәннәр. Хатыны, балалары моны белгәч, үзен чак кына үтерми. Партизаннар белән бер сүздә булып, староста вазифасына махсус керешкәненә төшенгәч кенә самосудны туктаталар. Әмма бер улы бу хакта белми кала, спектакль фаҗига белән тәмамлана. Беренче пәрдәдә бер күренештә минем хатын: «Сиңа совет власте никельле карават, күлмәклекләр бирде, ә син немецларга сатылдың», – ди. «Тю-тю инде совет власте. Көтүче Терешко түрә булсын инде малай, ә!» – дип җавап бирәм мин. Шул мизгелдә сәхнәгә ике метрлы бер егет менеп: «Әле син совет властен яманлап торасыңмы?!» – дип, яңагыма берне кундырмасынмы! Күзләремнән очкыннар чәчелде. Аңымны җуям дип торам. Пәрдәне яптылар. Егетне өстерәп алып төшеп киттеләр. Авыл советы рәисе, парторг сәхнәгә менеп, миннән гафу үтенде. Егет яңа гына армиядән кайткан икән һәм гадәт буенча бераз бәйрәм итеп, чәйләп-мәйләп алган, ди. Спектакльне уйнап бетердек. Икенче көнне иртәнге сигездә мине авыл советына чакырдылар. «Нуретдин абый, синең хокукыңа тапшырабыз, нишләтәбез моны?» – диләр. Егет айныган, башын түбән иеп утыра. «Чын күңеленнән ышанып караган икән, рәхмәттән башка сүзем юк», – дидем дә шуның белән бетте... Шуннан соң байтак еллар үтте. Бер җырга клип төшерергә дип Теләче районына баргач, яныма килеп бер егет сүз кушты. Мине кыйнаган егетнең энесе икән…

Олы хәсрәт онытылмый икән

1979 елда Чиләбе, Төмән, Свердловскига зур гастрольгә киттек. Чиләбедә Чибәркүлгә юл тотабыз. Режиссер ярдәмчебез, сөт алып кайтырсыз әле, дип кушып җибәрде. Малаебыз да үзебез белән. Чибәркүлдәге матурлыкны исә сөйләп бетерә торган түгел. Без су коенабыз, улыбыз җиләк ашый. Авылга килгәч, бер хатыннан сөт сорыйбыз. «Улым, безнең сыерларның сөтен эчәргә ярамый бит», – ди... 1957 елны биредә «Маяк» комбинатында шартлау булган. Без нәкъ шул зонага туры килгәнбез. Свердловскига күчкәч, улыбыз чирли башлады – хәле бетә, башы әйләнә. Казанга кайткач табибларда тикшерелдек. Тамак төбенә сул якта шеш чыккан диделәр... Ульяновск, Самара, Саратовка гастрольгә киттем. Шунда төш күрәм. Мин «Алай түгел, болай ул»да бабайны уйныйм бит. Төштә исә режиссер белән директор чәчемне карага буйыйлар икән. «Сез нишлисез, минем бит чәчем ак булырга тиеш?!» – дим. «Шулай кирәк», – дип җавап бирә болар. Шабыр тиргә батып уянып киттем. Эч поша. Ул вакытта кесә телефоннары юк. Казанга кайтсам, почта тартмасы газеталар белән тулган. «Нинди тамаша бу!» – дим. Әниләргә йөгердем. Элек Язучылар берлеге бинасында балалар ГИДУВы урнашкан иде. Хатынымны улым белән шунда салганнар икән. Килүгә мине баш табибка җибәрделәр. Теге миңа чәй тәкъдим итә. Мин исә курыкканнан курка барам. «Балагызда дәвалап булмый торган үтә көчле лейкоз», – дип әйтмәсенме бу! «Кайда булдыгыз?» – дип сораша. Сөйләп бирдем. Аяз көнне яшен суккандай булды. Шуннан башланды инде... Өч ел... Малаебыз бик тере иде. Дүрт яше дә тулмыйча сәхнәгә чыкты... 1982 елда соңгы юлга озаттык. Ничек җирләгәнебезне хәтерләмим. Тере мәет идем. Кырык көнләп кеше булмадык. Кырыгын үткәреп йөргән арада беренче сентябрь җиткән. Нәкъ шул елны мәктәпкә керергә тиеш иде улыбыз. Портфельләрен селкеп, урам буйлап бала-чага мәктәпкә бара. Йөрәкне кисеп төшергән кебек булды... Хәзер 51 яшь тулган булыр иде. Чибәр иде улыбыз, матур җырлый иде. Сәхнә кырыенда утырып, бөтен рольләрне ятлап бетергән иде... Онытыла диләр. Онытылмый икән... Безнең ул вакытта яшь чагыбыз. Кайгыдан баш китеп, кыек юлга керергә мөмкин кеше. Мин хис кешесе, кызу канлы. Хатыныма рәхмәт. Ул сабыр, акыллы, нык булды... Аннан кызыбыз Рузилә туды. Бүген ул «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында иҗат итә, Татарстанның атказанган артисты исеме бар.

Көн саен да уйнар идем

28 режиссер белән иҗат иттем. Шулардан Марсель Сәлимҗанов, Сабир Өметбаев, Мулланур Мостафин, Празат Исәнбәт, Дамир Сираҗиев, Рәшит Заһидуллин, Резидә Гарипова белән уртак телне җиңел таптым. Алар мине үз артистлары арасына керткәнме икән, белмим, әмма мин аларны үземнең режиссерларым дип исәплим. Айдар Җаббаровны да беренче күрүгә ошаттым, чөнки аңарда сөйкемлелек бар. Репетицияләреннән арып түгел, киресенчә, ниндидер рәхәтлек алып чыгасың. Артистка ирек бирә ул. Хәзер мин уйнаган өч спектаклем калды – «Өч аршын җир», «Туган-тумача» һәм «Әни килде». «Көн саен уйнатсалар, уйнар идегезме?» – дип сорыйсыз. Уйнар идем! Әле хәтерем әйбәт. «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга» газеталарын чыга башлаган елдан бер өзмичә яздырып барам, яратып укыйм. «Сәхнә» журналын карап барам. «Казан утлары» аша язучыларыбызның яңа әсәрләре белән танышам. «Яңа бинага ияләштегезме?» – дисезме. Мин әле дә ышанып җитә алмыйм. Горький урамындагы бинага корифейлар рухы сеңгән. Аерылуы җиңел булмады. Ләкин адәм баласы ияләшә. Режиссерыбыз әйбәт булгач, ияләшүе газаплы булмас…

Артистлык канда булган

Яшьлегемә әйләнеп кайтсам, кабат шул юлны узар идем мин. Укып кына мулла булып булмаган кебек, театр минем канымда булган, күрәсең. Марсель Хәкимовичның бер сүзе гел колакта яңгырап тора: «Курстан өч артист чыкса, шул әйбәт инде», – дия иде ул. Ә безнең курстан бары мин генә артист булып киттем.

Телсезләр буыны килмәсен…

Яшьләр хәзер бик талантлы – үзләре җырлый, үзләре бии. Айның 24 көнен гастрольдә йөргәндә, безгә андый мөмкинлекләр булмады. Квартирларга кереп ничек яшәгәнбез икән, дип искә төшкән саен хәйран калам. Заманына күрә үзенең режиссерлары да бар. Тел мәсьәләсе генә куркуга сала. Киләчәк буыннар телне җуймаса ярар иде, дим. «Сәхнәдәме, тамаша залындамы?» – Тегендә дә, монда да…

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи