Әдәби мирас Уку өчен 4 минут

Рәфкать Шаһиев «Мин яратам» дигән бер сүз җитә

Язучы, мөгаллим, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, доцент, Россия Федерациясе гомуми белем мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, 2014-2024 елларда ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шириаздан улы Шаһиев 1968 елның 2 октябрендә Татарстанның Әлмәт районындагы Кичучат авылында туган. Бүгенге көндә Әлмәттә яши.

Рәфкать Шаһиев.
Рәфкать Шаһиев.

Син яшәүдән туйма

«Тихо, тихо гына» синең хәлләр –

Барсын белеп торам.

Бөтенесе әйбәт, элеккечә –

Мин бит сизеп торам.

 

Күзем белән күрмим йөзләреңне,

Күрәм йөрәк белән.

Сагыш тулган күзең очкын чәчә –

Шулай кирәк, беләм.

 

Гомер ялгыйсың син йомшак кына

Каты кулың белән.

Ишетәмен йөрәк авазыңны,

Күңел кылым белән.

 

«Тихи, тихо», канәт, сәламәт бул,

Җан җылыңны җуйма.

Һәммәсеннән туйган вакытта да

Син яшәүдән туйма.

 

***

Сугыш…

Күпләрне үзгәртте,

Сындырып сынады күпләрне.

Җирләрне күтәрде биеккә,

Түбәнгә төшерде күкләрне.

 

Сугыш…

Күпләрне елатты,

Күпләрнең таш итте бәгырен.

Яшь түгел, кан йотып өйрәтте

Белергә яшәүнең кадерен.

 

Сугыш…

Салдырды битлеген,

Күпләрнең күрсәтте йөзләрен.

Сәмәннән, әмәлдән, гамәлдән

Аерым икәнен сүзләрнең.

 

Сугыш…

Акчалар уйнатып,

Аңлатты бәясен гомернең.

Бугаздан алды да, кызганмый

Йоттырды утлысын күмернең.

 

Сугыш…

Үткәрде иләктән,

Хисләрнең чынлыгын сынады.

Акчалар алынды,

Битлекләр салынды…

Бары тик чын сөю сынмады.

 

***

– Авыр бит... Аңлыйм мин.

Тик сиңа

Оялам: «Аңлыйм мин» – дияргә.

Мәгънәсез юату сүзләрем,

Мин мәҗбүр башымны ияргә.

 

– Авыр бит…

Аңлыйм мин. Йөрәгең

Әрнүдән кутырлап беткәнен.

Кадерле кешеңнән күңелең,

Тилмереп җылы сүз көткәнен.

 

– Авыр бит…

Аңлыйм мин. Мөлдерәп

Сабырлык савытың тулганын.

Сугышсыз сугышның һәр мизгел

Ирегең, сулышың буганын.

 

– Авыр бит…

Аңлыйм мин. Канатың

Сызлавын бәрелеп кыяга.

Син инде өйрәндең кан йотып,

Йөрәгең ярсуын тыярга.

 

– Авыр бит…

Аңлыйм мин.

Тик сиңа:

«Аңлыйм мин» – дияргә оялам.

Сугышны туктат та, өенә

Исән-сау кайтарчы, йа Аллам!

 

Сугыш эзе

– Үзгәрдем мин, – дисең.

Әйе, күрәм.

Хәтта сакалыңа чаллар төшкән.

Сугыш эзе, әрнү, сагыш булып,

Яшәү тулы күзләреңә күчкән.

 

– Үзгәрдем мин, – дисең.

Бу – табигый.

Сәер булыр үзгәрмәдем дисәң

 Безне түгел, намусыңны алдап,

Көлеп тора торган битлек кисәң.

 

– Үзгәрдем мин, – дисең.

Әйе, сизәм,

Сугыш яхшы итеп эзен салган.

Тик тумыштан килгән кешелегең,

Җан җылысы үзгәрмичә калган.

 

Мең дә дүрт йөз унсигез көн

Мең дә дүрт йөз унсигез көн.

Тоташ

«Сугыш түгел» дигән сугыш бара.

Сизелми дә, беленми дә кебек,

Ә җаннарда – төзәлмәслек яра.

 

Мең дә дүрт йөз унсигез көн.

Таныш

Тарихтагы канлы көннәр саны.

«Һичкайчан да онытмабыз!» – диеп

Шаулаштык та, оныттык без аны.

 

Мең дә дүрт йөз унсигез көн

Узгач,

Сугыш бетеп, Җиңү килгән иде.

Хәлле, хәлсез – барсы бердәм булып

Безгә җиңү яулап биргән иде.

 

Мең дә дүрт йөз унсигез көн.

Тоташ

«Сугыш түгел» дигән сугыш бара.

Әллә инде бар да җансыз робот?

Туктатырга ник соң юк бер чара?

 

Мең дә дүрт йөз унсигез көн.

Әзме?

Яшәлмичә калган гомер саны…

Бу дөньяда каберсез дә калган,

Кадерсезгә калган солдат җаны.

 

Сагынмаган кая ул…

Сагынасыңмы? – дип сорыйсыз,

Сагынмаган кая ул…

(Халык җыры)

 

Сагынаммы? Белмим…

Беләм бары

Нидер җитмәгәнен,

Кара төндә түп-түгәрәк айның

Тулып бетмәгәнен.

 

Сагынаммы? Бәлки

Юксынудыр…

Аңлап булмый торган.

Бәлки, сәламдер бу, төсен җуйган,

Үтеп киткән чордан.

 

Сагынаммы? Ә ник

Сагынмаска

Яхшы кешеләрне.

Елар чакта көлә белә торган

Үзең ишеләрне.

 

***

– Йөрәгеңә якын алма, – диләр, –

Уздырырга өйрән читтәнрәк.

Ә мин якын алмыйм, ерак куймыйм,

Шундый булып туган минем йөрәк.

 

Минем өчен якын, ерагы юк,

Бернәрсә дә узмый читләп кенә.

Булдыра алмый йөрәк, «күзен йомып»

Уздырырга җайлап, сипләп кенә.

 

Син йөр, әйдә, читтән генә карап,

Исемеңә таплар тидермичә.

Салпы якка салам кыстыргалап,

Йөрәгеңә якын китермичә.

 

***

Мин бит һәркөн көтеп алам

Синең тавышыңны.

Синең белән билгелим күк

Гомер агышымны.

«Сәлам, сәлам» дигән сүзең

Шундый тансык миңа.

Сабырлыклар бирсен инде

Бер Аллаһым сиңа.

 

Берәүләргә сугыш – уен,

Берәүләргә – үлем.

Язмыш бизмәннәрен дөрес

Бәялә син, илем.

 

Бирешмибез әле

Бирешмибез әле, сер бирмибез әле,

Без өйрәндек инде түзәргә.

Улым, синең хакка,

Кызым, синең хакка

Бозлы утта әзер йөзәргә.

 

Күп тә кирәк түгел,

Бары тели күңел

Бер җылы сүз ихлас йөрәктән.

Ир йөрәге түзә,

Үзәк өзә-өзә

Барысын тоеп яши ерактан.

 

Сер бирмибез әле,

Бирешмибез әле,

Тезләнмибез әле тиз генә.

Күңел, сабыр итче,

Тагын әзрәк көтче,

Сынатма син, йөрәк, түз генә.

 

Безнең бүген монда бар да җитә

Безнең бүген монда бар да җитә:

Хәрби кием, корал – барысы да.

Җитмәсә дә җитә: ашы, суы,

Шатлыгы да, йөрәк ярасы да.

 

Безнең бүген монда бар да җитә.

Җитмәгәне булса, җиткерәбез.

Телисеңме, теләмисеңме син –

Сугыш язганнарын без күрәбез.

 

Безгә монда бөтен нәрсә җитә.

Кайберләре хәтта артып китә.

Өлешләргә тигән шул көмешне

Тарта-тарта кайчак хәлләр бетә.

 

Бар да җитеш, инде... дигән чакта,

Өр-яңадан яши башлар өчен

«Мин яратам» дигән бер сүз җитә,

Терелтергә безнең яшәү көчен.

 

Күп кирәкми, шул сүз җитә безгә

Башны имәс өчен, гөлдәй сулып.

Тезләнмәскә, егылмаска арып,

Ятып калмас өчен туфрак булып.

 

«Мин яратам сине!»

Шул сүз җитә

Якты сагыш булып түгелмәскә.

Сугышта ул безгә иң кирәге –

Тере килеш җиргә күмелмәскә.

 

– Мин яратам сине!

– Мин дә, – диген әле, яме…

***

Ардың инде. Сизәм, җан халәтен

Аңлатырлык сүз дә калмады.

Бүген бетә, бетә иртәгә, дип,

Белмим кемнәр кемне алдады.

 

Беләм кемнәр... син дә бик беләсең,

Тик ярамый... шуннан узмыйбыз.

Кайберәүләр, әнә, уен уйный,

Ә без солдат антын бозмыйбыз!

 

Без бозмыйбыз. Гомеркәйләр генә

Кыл өстендә тора эленеп –

Вакытың юк йотым су кабарга,

Сәлам язарга да, бүленеп.

 

Арытылды... инде ачу килә…

Кыса-кыса тешләр сындылар,

Вакытыннан алда чәч агарды,

Күп егетләр күзен йомдылар.

 

Берәүләрнең уен, лгышларын

Сезнең язмыш диеп, матурлап,

Кайберәүләр, әнә, баеп беткән,

Яшәлмичә калган җан урлап.

 

Арытылды инде… Гомер – кылда,

Ышаныч та... Юк, мин ышанам.

Син – миннән ал. Ә мин, әнә, синең

«Все хорошо»дан көч алам.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи