Республикада Уку өчен 1 минут

Халык шагыйре Ренат Харисның 85 еллык юбилее уңаеннан Халыкара фәнни-гамәли конференция

2026 елның 16-17 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Халык шагыйре Ренат Харисның 85 еллык юбилее уңаеннан «XX–XXI гасыр татар әдәбияты, мәдәнияте һәм заманча әдәби стратегияләр» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.

Конференциянең максаты – XX–XXI гасырлар татар әдәбияты һәм сәнгатенең дөнья әдәбияты контекстындагы ролен фәнни-методологик, мәдәни-җәмгыяви яссылыктан бәяләү һәм Ренат Харисның иҗади мирасын өйрәнү нигезендә бүгенге көндә милли мәдәниятләрне үстерү юнәлешләрен билгеләү.

16 октябрьдә 09.30 сәгатьтә Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Актлар залы каршында Ренат Харисның «Шигырь язган каләм белән…» дип исемләнгән графика күргәзмәсе ачыла (3 нче кат).

10:00 сәгатьтә Актлар залында конференциянең тантаналы ачылышы һәм пленар утырышы була.

13.30 сәгатьтән конференция үзенең эшен секцияләрдә дәвам итә, секцияләр эшендә түбәндәге темаларга кагылышлы сөйләшү оештыру көтелә:

«XX гасырның икенче яртысы – XXI гасыр башы татар поэзиясе һәм мәдәнияте контекстында Ренат Харис иҗаты»;

«Заманча мәдәни-эстетик стратегияләр һәм милли әдәбиятлар: проблемалар, алымнар, өйрәнү юллары»;

«Россия һәм дөнья мәдәнияте системасында XX–XXI гасыр татар әдәбияты һәм мәдәнияте»;

«Туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүдә заманча алымнар».

Чара катнаш форматта (офлайн һәм онлайн) үтәчәк.

Конференция эшендә Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл Республикасы фәнни институтларыннан һәм югары уку йортларыннан әйдәп баручы галимнәрнең һәм яшь белгечләрнең, шулай ук РФ шәһәрләреннән, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән галимнәрнең катнашуы көтелә.

Үткәрелү урыны: Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи