Хормейстер Венера Гәрәеваның тууына 80 ел
Хормейстер, педагог, Татарстанның халык артисткасы Венера Хәсән кызы Гәрәева 1943 елның 25 июнендә Татарстанның Саба районындагы Өчиле-Сүлә авылында туган.
Алабуга культура-агарту училищесында укый. Шуннан соң ул туган ягына – Сабага кайтып, музыка мәктәбендә эшли.
Венера Гәрәева 1972 елда Сабадан Казанга Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры булып килә.
Педагог 1974 елдан башлап Казан музыка укуханәсендә (училищесында) белем бирә.
Венера Гәрәева 2020 елның 26 октябрендә Казанда вафат булды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА