Екатеринбургтан бу якларга килгәндә, Серов шәһәре (элекке исеме – Надеждинск) капка ролен үти. Өлкәнең төньяк өлешендәге башка калалар янында ул – шактый яшь шәһәр.
Мондагы мәдәни мирас объектларын «Надеждинск заводы бистәсе» дигән төшенчәгә берләштерергә мөмкин.

М.Җәлил Надеждинскида (хәзерге Серов шәһәре) 1932 елның сентябрь башында яшәгән йорт. Алексей Пасынков фотосурәте, 2018 ел
XX гасыр ахырында төзелгән һәм бүгенгәчә сакланган корылмаларның берсе – «Хезмәткәрләр йорты» буларак мәгълүм ике катлы агач бина. 1900 елда биредә, драма түгәрәге нигезендә, беренче революцион оешма барлыкка килә. 1932 елның сентябрь башында Муса Җәлил («Коммунист» газетасында эшләгән чагы) Надеждинскига – «Урал өлкәсе газеталарының эшче корреспондентлары киңәшмәсе»нә килгәч, нәкъ менә шушы йортта туктала һәм шунда 3-4 көн яши. Бу хакта бинаның фасад өлешендәге истәлек тактасыннан (ул 1983 елда куела) укып белергә була. Киңәшмә (оештыручылары – татар телендә чыккан «Коммунист» (Мәскәү), «Социализм юлы» (Свердловск) һәм «Эшче» (Надеждинск) газеталары) ике ел элек кенә ачылган «Металлурглар культура сарае»нда уза һәм анда өч йөздән артык кеше катнаша. Килүгә Металлурглар заводы белән танышырга өлгергән Җәлил массакүләм матбугатның бурычлары турында чыгыш ясый. Киңәшмәдән соң янә шәһәрдәге башка предприятиеләр белән таныша, эшчеләр алдында үзенең шигырьләрен укый. Муса 1933 елда да бирегә килергә уйлый, ләкин аның әлеге теләге тормышка ашмый кала.
Валерий Шакаев, Свердловск өлкәсендәге тарихи-мәдәни истәлекләрне саклау һәм файдалану буенча инженер-инспектор.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала