Тарихи мирас Уку өчен 1 минут

Юаныч

УТЫЗ АЛТЫНЧЫ МӘҖЛЕС

Кайбыч районы кырларында. 1935 ел. Фотосурәт Кайбыч ягы музееннан алынды.
Кайбыч районы кырларында. 1935 ел. Фотосурәт Кайбыч ягы музееннан алынды.

Яхшы холыклар

Яхшы вә яман холыклар тәфсил берлә әхлак китапларында сөйләнәдер. Ул китаплар бу көндә күп кешеләрдә бар, файдалану мөмкин. Файдалану кирәк.

Холыкны яхшыландыру өчен бозык холыклы кешеләр берлә дуст булудан вә алар берлә аралашып йөрүдән саклану кирәк. Мөмкин кадәр яхшы холыклы адәмнәргә катнашу вә аларның мәҗлесләрендә булу – холыкны яхшыландыруга сәбәпчедер.

***

Үзе сәбәпләрен күрмәгән вә чарасына кермәгән хәлдә дә холкы төзек кешеләр дөньяда буладыр. Атасы, анасының бозыклык галәмендә булуларын сөйләгән 15-16 яшьләрендәге баланың җомга намазларына вә кыш көнендә иртә намазларына мәчеткә даими килгәненә хәйран булып йөргәнем бар. Бичара егетнең вафат булганлыгын ишетеп кайгырдым. Бәлки, янында берәр игътибарлы вә яхшы күңелле карчык булып, шуның нәсыйхәтләреннән әсәр алгандыр.

Моның киресенчә, бик тәрбияле вә күркәм әхлаклы гаиләләрдә әхлаксыз вә тәрбиясез балалар да җитешәдер. Ләкин бу эшләр сирәк булганлыктан, боларны нигез итеп алу ярамый. Бәндәгә үз вазыйфасын үтәү вә әхлагын төзәтү юлында тырышырга кирәк.

Оят һәм тыйнаклык

Бозык булган бер эшне Аллаһы Тәгаләдән яки бәндәләрдән оялып кылмый калу оялу яки тыйнаклык дип атала.

Хәдис шәрифтә: Оялу – иманнан бер ботак», – диелә.

Хәзрәт Гайшәдән ошбу сүз риваять ителенәдер: «Гүзәл холык ун төрле булып, алар ошбу эшләр: 1) дөрес сөйләү; 2) Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтенә иярү; 3) туганлык җепләрен саклау; 4) яхшылыкка яхшылык берлә җавап бирү; 5) кешеләргә изгелек кылу; 6) күрше хакын хаклау; 7) әманәтне саклау; 8) дусларны кайгырту; 9) кунакны хөрмәтләү; 10) иң мөһиме – оялчанлык».

Оят китсә, аның иясенең башына һәртөрле бәла вә афәт киләдер. Оят беткәннән соң, адәм баласында үзен тикшереп торучы вә ярамаган эшләрдән тыючы нәрсә калмый. Ул кешенең нәфесе, чылбырдан ычкынган эт кебек, теләгәнен эшли.

Галимнәр оятны ошбу төрләргә аералар: 1) Аллаһы Тәгаләдән оялу; 2) адәмнәрдән оялу; 3) үз-үзеңнән оялу.

Аллаһы Тәгаләдән оялу: аның әмер кылган эшләрен башкару вә тыйганнарыннан тыелу.

Бәндәләрдән – адәмнәрдән оялу: аларны рәнҗетмәү вә аларның күз уңнарында гөнаһ вә гаеп эшләрне кылмау, алардан кыенсынып, төрле ярамас эшләрдән тыелу. Бу да ярый торган яхшы эш.

Үз-үзеңнән оялу: намуслы булу, аулак урыннарда Аллаһы Тәгаләгә тәүбә кылу вә түбәнчелек белән ялыну-ялвару. Бу эш, адәм балаларыннан оялуга караганда да, күп мәртәбә яхшы, чөнки бу хәл күңел сафлыгыннан киләдер. Әлеге дәрәҗәнең мактаулы булуында шөбһә юк.

***

Агачлар, үләннәр су берлә сугарылу сәбәбеннән яшел булып үскәннәре кебек, адәм балаларының йөзләре нурлы булып яшәүләренә сәбәп тә – оят саклауларыдыр. Оят саклаучы кешенең гаепләрен башкалар күрә алмаслар. Шул сәбәптән дөнья тыныч яшәр. Бу эш бик күңелле вә һәркем өчен кирәкле.

Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева һәм Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

Тулы язманы «Безнең мирас» журналының 2026 елгы сентябрь саныннан укый аласыз. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи