* «Мәкаләтүн бүләга-и» – Госманов мәдрәсәсендә мөгаллим Әбү Габделәхәд Шәйхелислам ибне Әсәдулла Хәмидуллинның әсәредер, Казанда 1904 сәнәдә мәтъбәга-и Кәримиядә үз акчасына нәшер ителгән, бастыру рөхсәте 16 гыйнварда 1903 елда Петербургта алынган. Ш.Хәмиди тарафыннан әйтелгән һәм яшел төс белән тәкъдим ителгән җөмләләргә шәрех аңлатмаларны Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев язды.
100. Мактану яраган тәкъдирдә, гыйлем-әдәп белән ярый, мал-нәсәп белән ярамый.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «И адәм баласы, кигән киемнәрең белән мактанма, ахыргы киемең кәфен булыр, торган өйләрең белән мактанма, ахыргы йортың кабер булыр, атларың белән мактанма, соңгы утырып йөргән әйберең кабык булыр, ашаган ризыкларың белән мактанма – бер көн үзең кортларга ризык булырсың», – дигән. Әлбәттә, булдыра алсаң, яхшы йорт салырга, матур киенергә, әйбәт машинада йөрергә кирәк, «Әнә, мөселманнар ничек яши!» – дисеннәр. Динсезләр, материалистлар кешегә байлыгына карап бәя бирә.
Һарун әр-Рәшид патша, мәкруһ булса да, үзенә кабер казытып куйган. Көн саен шул кабер янына барып: «Патшалыгың бар, хезмәтчеләрең, сарайларың бар, монда алып килергә нәрсәң бар?» – дип, үз-үзеннән сорый торган булган.
Гыйлемең Аллаһны тануга, Аллаһны тануың ихлас күңелдән гыйбадәт кылуга, гыйбадәттән гүзәл әхлакка, әдәпкә алып барса, менә бу – чын гыйлем, мактауга лаек.
101. Никах мәхәббәтне бозадыр, шуның өчен никахтан элек мәхәббәт белән алынган хатын ирендә озак тормый.
Иң күп сөйләнелә, җырларда җырлана торган нәрсә ул – мәхәббәт, ярату. Әмма ул ни дигәнне аңлата, бу хакта уйлап караганыгыз бармы? Бүген исә, бер чибәрне күреп, аны үзеңнеке итәргә теләү (нәфес теләге) мәхәббәт дип кабул ителә. Иң тәмле әйбер дә, күп ашасаң, туйдыра, гайрәтне чигерә, кайвакытта үтләтә дә. Нәфес теләгенә генә таянып корылган гаилә озын гомерле була алмый.
Нәрсә соң ул мәхәббәт, ярату? Галимнәр яратуның өч билгесен күрсәткән:
1. Ярату – үзең турында оныту. Үзеңне кайгырту – эгоизм. Чибәрлегенә генә кызыгып өйләнү эгоизмны кайгырту була. Яраткан кешеңнең мәнфәгатьләрен үзеңнекеннән өстен куя белү кирәк. Ул да шулай җавап кайтарса, бәхет кошы аларның йортыннан беркайчан да читкә китми.
2. Гафу итә белү. Аллаһ безне ярата, гафу итә. Без дә, бер-беребезне яратсак, гафу итә белергә тиешбез. Гөнаһсыз, кимчелексез кеше булмый.
3. Чит кешеләрнең сүзенә карамау, аларны арага кертмәү. Ата-анага баласын хурласалар, баласына түгел, хурлаган кешегә ачулары чыга, чөнки алар балаларын ярата.
Коръәндә дә, хәдисләрдә дә егет белән кыз арасындагы мәхәббәт турында артык әйтелмәгән. Ир белән хатын бер-берсенең кимчелекләренә сабыр итсәләр, бер-берсенә уңайлык тудырырга тырышсалар, Аллаһ Раббыбыз: «Алар арасына мәхәббәт салырмын, алар берсеннән башка берсе яши алмас», – ди.
Кызганыч ки, бүген күп гаиләләр нәфес теләгенә буйсынып корыла. Әти-әни сүзе дә, нәсел дә, холык та исәпкә алынмый. Гаилә корганда ук ниятләре дөрес булмый. Һәр кеше, бәхетле булам, дип өйләнә, кияүгә чыга. Тормыш матур, сихри мизгелләрдән генә тормый, кыенлыклар килеп чыгуга бер-берсен гаепләү башлана, шул рәвешле гаилә дә таркала. Яратасың икән, бәхетле итәм, дип өйләнергә, бәхетле итәм, дип кияүгә чыгарга кирәк. Ул очракта, каршылыклар туганда, гаепне үзеңнән эзләргә тиеш буласың.
102. Берәү тәкъдиргә разый булса, аз нәрсәгә дә канәгать булыр.
Муса (г.с.) Тур тавында Аллаһ Раббыбыз белән сөйләшкәндә: «Синең ризалыгыңны алу өчен нишлим?» – дип сорый. Раббыбыз: «Ул бик җиңел. Мин биргән тәкъдиргә риза бул», – дип җавап бирә.
Барыбыз да: «Тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән», – дип иман китерәбез. Әмма асылын аңлап бетермибез. Уңышка ирешсәк – мактанабыз, авырлык килсә – кемнедер гаепләп, төшенкелеккә биреләбез. Авырлыкка сабыр итмәү – Аллаһтан риза булмауның бер төре. Бер акыл иясе: «Мин килгән авырлыкларга, шатлыкларга караганда да, күбрәк шөкер итәм», – дигән. Авырлыкка сабыр итү, тәкъдирдән канәгать булу Аллаһка якынайта, күңелебезне чистарта. Рәхәтлекләр, җиңеллекләр исә безне гафләткә, ялкаулыкка алып бара.
Без гафил, Аллаһ безгә иксез-чиксез нигъмәтләр биргән, әмма шөкер итмибез. Нәфесебез теләгән кайбер әйберләрдән мәхрүм, шуның өчен канәгатьсезлек хисе кичерәбез, зарланабыз, төшенкелеккә биреләбез.
103. Һәркайчан, олуглык эстәсәң, тәгать белән эстә, байлык теләсәң, канәгать белән телә.
Ихтирамга лаек кеше булыйм дисәң, киң күңеллелек күрсәтү һәм үзеңне түбәнчелекле тоту кирәк. Халыкта «Су чокырга җыела» дигән әйтем бар. Масаеп, тәкәбберләнеп йөрү башкалар алдында дәрәҗәңне төшерә, җәннәттән ерагайта. Үзеңне түбәнчелекле тоту түбәнлеккә төшүне түгел, эшләгән изгелекләрең белән масаеп йөрмәүне аңлата.
Локман Хәким: «Мохтаҗ вакытта да түбәнлеккә төшмә, ачуың чыкса да, сабыр бул, бай вакытта шөкер ит», – дигән.
Бер бай кеше әүлия янына килгән дә: «Байлыгым кимесен өчен нишлим?» – дип киңәш сораган. Әүлия: «Зарлана башла», – дигән. «Ни өчен зарланыйм? Мин барыннан канәгать», – дигән бай. «Алайса байлыгың кимемәс», – дип җавап кайтарган әүлия. Бер бик ярлы кеше, килеп: «Байлыгым артсын өчен нишлим?» – дигән, һәм «шөкер ит» дигән җавап алган. Аннан: «Бернәрсәм дә юк бит, нәрсәгә шөкер итим?» – дигән. Шулчак җил чыккан да ярлының киемнәрен очыртып алып киткән.
Фани дөнья байлыгына артык кызыгудан саклану кирәк, чөнки ул күңел фәкыйрьлегенә, канәгатьсезлек чиренә илтә.
104. Кардәшләр кеби мәгыйшәт итегез, ят кешеләр кеби алыш-биреш итешегез.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһ сезгә әти-әниләрегездән дә якынрак», – дигән. Габдулла Тукай да: «Ул рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул», – дип язган.
Берәү дә башкаларның үз балаларына кырын каравын, начар мөнәсәбәттә булуларын теләми. Кемне генә рәнҗетсәк тә, кемгә генә начар мөгамәлә күрсәтсәк тә, Аллаһ бездән риза булмый. Барыбыз да – Адәм балалары, бер тамырдан. Җир йөзендә кыска гына гомерне дуслык-татулык, киң күңеллелек белән үткәрү кирәк. Араларны өзү, үпкә, кинә саклап йөрү дөрес түгел.
Тормышта үзара алыш-биреш итү, уртак эш алып бару да бар. Әмма андый очракларда үзара мөнәсәбәтләргә сак карау кирәк. Нәфес йокламый, шайтан аннан оста файдалана. Һәркем үзен башкалар арасында иң акыллысы, иң уңганы дип саный. Уртак эш башкарганда да ул үзен күп өлеш кертүче дип уйлый һәм табышны да күбрәк аласы килә. Шул сәбәпле, хезмәттәшләр арасында еш кына бәхәсләр, ризасызлыклар туа. Эшне, килешү төзеп, шаһитләр белән яки рәсми рәвештә раслатып башларга кирәк. Бу бер-береңә ышанычсызлык белдерү түгел, ә тынычлыкны тәэмин итү.
105. Халыкка баш булуны сөю – даруы булмаган авыру кебидер.
Адәм баласы, дөньяга килгәч, үз-үзенә гашыйк була. Үзен күрсәтәсе, башкаларның игътибарын җәлеп итәсе килә. Әмма тормышыңны үзеңне күрсәтүгә генә багышлау дөрес түгел. Күпме генә бай булсаң да, синнән дә баераклар бар, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәң дә, синнән дә югарырак үрләр яулаучылар бар.
Бейбарс – колдан солтан дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхес. Ул солтан булгач, бер киңәшчесе: «Син әле солтан булганчы күпмедер ирекле идең, хәзер бернәрсәне дә үзеңчә эшли алмыйсың», – ди.
Без, теләк-омтылышларыбыз артыннан куып, нәфес коллыгына төшәбез. Кемнәрдер «Аллаһ колы» дигән сүздән курка. Ләкин ул Аллаһтан башка берәүдән дә курыкмауны, ирекле дигәнне аңлата.
Бу дөньяда Аллаһның иң зур сынавы – байлык һәм дәрәҗә, шуңа күрә мал, дәүләт һәм дәрәҗә колы булырга ярамый. Алар өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәсе бар.
Берәүне дәрәҗәле урынга куйганнар. Ул, кич буе сөенеп, горурланып: «Мине нинди яхшылыкларым өчен күтәрделәр икән?» – дип уйлаган. Төнлә аңа шундый аваз килгән: «Бу халык бик бозылды, аларга җәза өчен сине җитәкче итеп куйдылар. Синең дә гөнаһларың күбәйде, җәһәннәмгә алып керү өчен шушы урының җитә».
Нинди генә югарылыкка күтәрелсәң дә, иң элек Аллаһ ризалыгы турында уйлау мөһим, киресенчә булганда, кылган гамәлләреңнең барысы да, юкка чыгып, заяга китәр.
106. Берәү яшь чагында сөйгән урынына утырса, картайгач, сөймәгән урынына да утырыр.
Бер акыл иясе, вафатыннан соң, кабер ташына: «Бар нәрсә дә вакытлы», – дип язарга кушкан. Тормыш җиңүләрдән, югары дәрәҗәләргә ирешүләрдән генә түгел, ә җиңелү ачысын тату, түбәнгә төшүләрдән дә тора. Тормышта, бигрәк тә спортта, нинди генә җиңүләргә ирешсәң дә, бервакыт җиңелү ачысын да татырга туры киләчәк. Җиңгәнсең икән, масайма, тәкәбберләнмә, Аллаһка шөкер ит. Ул синең генә казанышың түгел, үзеңә булышкан кешеләргә ихтирамлы бул. Һәрнәрсә вакытлы, җиңелү киләчәге дә табигый. Җиңелгәч, төшенкелеккә бирелмә, җәмгыятькә файдалы булып кала бел. Егылу гаеп түгел, аякка басарга тырышмау гаеп.
Дәрәҗәле урын да мәңгелек түгел. Хезмәтеңне Аллаһ ризалыгын алырлык итеп башкарсаң, эш мәнфәгатьләрен үз мәнфәгатьләреңнән өстен куя алсаң, сине, эштән киткәч тә, хөрмәт итәрләр.
107. Берәү ата-бабасының олуг булганлыгына таянса, тәхкыйк, ата-бабасын рәнҗетте.
Ата-бабаларыбызның мирасын өйрәнү, белү, әлбәттә, барыбыз өчен дә зарур. Һәм иң мөһиме – аларны дәвам итү, үстерү. Ата-бабаларың аркасында гына үзеңне зурлауларын өмет итеп, масаеп, үзеңне әллә кемгә куеп йөрү дөрес түгел. Син дә тормышыңны алар риза булырлык итеп алып барырга тиешсең. Яхшы нәселдән булып, зур мирас алып та, аларның эшләрен дәвам итә һәм тормышыңны матур итеп алып бара алмасаң, алар синнән риза булмаячак. Әйбәт нәселдән булуыбыз, ата-бабаларыбызның күркәм эшләре безгә зур бурычлар йөкли. Әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз хәер-догада булсын дисәк, нигезләребезне сакларга, аларга караганда да булдыклырак, тәкъвалырак булырга омтылу кирәк.
Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау да бик мөһим. Әгәр телебез, динебез, гореф-гадәтләребезнең бетүенә сәбәпче булабыз икән, ата-бабаларыбыз безгә рәнҗеп ятачак.
Таҗетдин Ялчыгол «Рисаләи Газизә»дә: «Әй улым, минем нәсел-нәсәбемдә күп баһадирлар һәм яхшылар, дип, син масайма, чөнки болар Хак Тәгалә каршында синең өчен җавап бирмәсләр, бәлки, үзеңнең Аллаһ хозурына барып хисап биреп, гамәлләрең үтәлүе турында да фикер йөрт, ягъни, ул көннәрне хисап итеп, изге гамәл кылырга тырыш», – дип нәсыйхәт биргән.
108. Канәгатьлек – фәкыйрьнең гыйззәте, сәдака – байның калканыдыр.
Бабабыз (урыны оҗмахта булсын) мондый бер хикәят сөйли иде.
Бер байның хезмәтчесе булган. Ул һәрвакыт көләч йөзле, шат күңелле, җырлап кына йөри икән. Байның моннан күңеле булып, көннәрдән бер көнне аңа бүләк итеп акча биргән. Хезмәтче моңсуланып калган, өч көн җырламаган, дүртенче көнне байга акчасын кире биргән. «Бөтен тынычлыгымны алды, йокымны калдырды, үзеңдә торсын», – дигән.
Канәгать була белү фәкыйрьне дә бәхетле итә, күңeлe тынычлана, Аллаһ каршында дәрәҗәсе арта.
Бай булу гөнаһ түгел. Бай булып та, күңелең сәламәт булсын дисәң, юмартлык кылырга, киң күңеллелек күрсәтә белергә кирәк. Локман Хәкимнән: «Байлык милектәме?» – дип сорагач, ул: «Бай кеше ул – аннан ярдәм сораганда ярдәм итүче, башкаларга һәрвакытта да кирәк булучы», – дип җавап биргән.
Байлыгың булып та, үзеңдә әлеге сыйфатларны булдыра алмасаң, мал һәм дәүләт колы булачаксың, кешеләр дә сиңа рәхмәт укымый, Аллаһ каршында җавап бирүең дә авырлаша.
109. Дусларга юлыгу гакылларны, калебләрне раушан кыла, арттырадыр.
Халыкта «Дустың үзеңнән яхшы булсын» дигән әйтем бар. Бу бигрәк тә күңел һәм тәкъвалык мәсьәләсенә кагыла. Күңелләрдән күңелләргә күз күрми торган юллар бар. Яхшы, ихлас күңелле кешеләр белән аралашканда күңелләребез чистара һәм Аллаһка тагын да якынаябыз. Аллаһ Раббыбыз кушканнарны үтәү, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтләре буенча яшәү дә калебебезне пакьләндерә. Аллаһка күп итеп зикер итү, матурлык тудыру, тирә-юнебезне чистартып, матурлап тору да күңелгә уңай тәэсир итә. Дусларың да шундыйлардан икән, бу – зур бәхет. Ул синең дә кылган гамәлләреңнең дөреслеген күрсәтә. Намаз укыйсыңмы, ураза тотасыңмы, хаҗ кыласыңмы – аның кабуллыгы холкыңда чагыла. Әгәр берәр начар гадәтеңнән котыласың, гыйбадәтеңне яисә зикер итүеңне арттырасың икән, димәк, син дөрес юлда. Дусларың да шундый туры юлда булса, бу да тәкъвалыкка ирешү өчен зур ярдәм булып тора.
110. Адәмнәр бер таракның тешләре кебидер: таракның кайсы теше сынса да, таракка кимчелек килә.
Аллаһ Раббыбыз безне бер ата-анадан яратып, төрле кавемнәр итеп җир йөзенә таратты. Һәр кавемнең, һәр кешенең бу дөньяга килүенең төп максаты – изге гамәлләрдә бер-беребез белән ярышу. Аллаһ безне: «Бер кавем үзен икенче кавемнән өстен куймасын, бер кеше икенче кешене кимсетмәсен», – дип кисәтте («Хөҗүрәт» сүрәсе, 2 нче аять). Һәр кешенең җир йөзендә үз урыны, үз вазыйфасы бар. Аллаһ беркемне дә юкка гына яратмаган. Безне акыл белән зиннәтләп, җир йөзенә хәлифә итеп куйган икән, үзара ярдәмләшеп, бер-беребезне хөрмәтләп яшәү кирәк.
Ноталар да җиде төрле, һәм алар төрле дәрәҗәдә, төрле баскычларда торалар. Һәр нота үз урынында булганда гына матур көй чыга. Әгәр бер генә нотаны үз урыныннан алсаң да, гармония югала.
Берәү дә хата-кимчелекләрдән хали түгел. Бер-беребезгә ярдәм итик һәм догада булыйк.
111. Бер кеше фасикълыкны мактаса, ул кешенең йөз суы бетәр, чөнки фасикъ – Аллаһы Тәгаләнең гадүе (дошман, нәфрәт). Аллаһының гадүен мактау, әлбәттә, ярамый.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһ гүзәл, гүзәллекне сөя», – ди. Һәрнәрсәнең капма-каршысы бар, гүзәллекнеке – начарлык, фасикълык. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Начарлыкны карамагыз, начарлыкны тыңламагыз, начарлыкны сөйләмәгез, начарлык шуннан куәт алыр, һәм сез начарлыкны таратучы булырсыз», – диде. Начарлыкның да иң начары – хәрам нәрсәләр. Хәзер кесә телефоны аша да нинди генә мәгълүмат таратмыйбыз. Интернетка хәрамгә чакырган нинди генә әйбер куйсак та, ул фасикълыкны мактау булып тора. Риба, отыш уеннары да хәрам. Төрле лотерея уеннарын, пирамидаларны, челтәрле маркетингларны пропагандалаганда асылын өйрәнергә кирәк. Аларның күбесе кешеләргә файда китерү өчен түгел, ә җиңел юл белән акча эшләү өчен корылган. Телефон аркылы бик күп ялган хәбәрләр тарала. Составында хәрам булган продукцияләр рекламалана. Мондый нәрсәләрдән сакланырга кирәк.
Кайбер түрәләр аракы сату кимегән, дип чаң сугалар, өстәмә сату нокталары булдыру буенча эш алып баралар. Шулай ук бу да фасикъ әйберне мактау булып тора.
112. Берәү икенче кешенең малын бик нык теләсә, беркөн үз малыннан сөрелмеш булыр, ягъни үз малында бәрәкәт калмас.
Бәхет малның күп булуында түгел, бәхет ул барына канәгать була белүдә. Тормышыбызга күз салыйк. 10, 20, 30, 40 ел элекке хәлебезне искә төшерик. Торган өйләребез, йөргән юлларыбыз, кигән киемнәребез, ашаган ризыкларыбыз, машиналарыбыз ул вакытта яхшырак идеме, әллә хәзерме? 40 ел элек күбебез машина турында хыяллана да алмый иде. Элекке вакытта күбрәк зарлана идекме, хәзерме? Кызганыч ки, хәзер. «Элек рәхәт яши идек», – диючеләр дә бар. «Аз малың, күп куанычың булсын» дигәндәй, ул вакытта тормыштан канәгать була белә идек.
Бүген ни өчен малыбызның куанычын, бәрәкәтен тоймыйбыз? Чөнки булганына риза түгелбез. Гомеребезне кешенекенә кызыгып, башкалардан көнләшеп үткәрәбез.
Шул сәбәпле, малыбызның куанычын күрә алмыйбыз, хәтта иң зур байлыгыбызны – сәламәтлегебезне дә югалтабыз.
113. Бер кеше ата-анасына гөнаһ кылса, ягъни буйсынмаса, үз баласыннан да шатлык күрмәс.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) «Берәү дә үзе кылганны күрмичә дөньядан үтмәс», – ди. Киләчәктә балаларыбызның безгә нинди мөнәсәбәттә булуын теләсәк, бүген әти-әниләребез белән шундый мөгамәләдә булуыбыз кирәк.
Берәүнең карт әтисе булган, аның куллары калтырый башлаган. Хатыны: «Әтиең түгеп-чәчеп ашый, мин җирәнәм, икенче өстәлгә утырт», – дигән. Ир аның сүзен тыңлаган. Бераз вакыттан соң: «Әтиең белән бер өйдә яшисем килми. Йә ул, йә мин. Аны картлар йортына илт», – дигән. Шуннан улы әтисен картлар йортына әзерли башлаган, янына бер одеял да куйган. Шулвакыт үз улы килгән дә: «Әти, одеялны кире алып кайт, мин сине картлар йортына илткәндә кирәк булыр», – дигән. Моны ишеткәч, улы әтисен түр башына кертеп утырткан.
Һәркайсыбызның картаясы бар. Киләчәгебезне өлкәннәргә карата мөнәсәбәтебез дә билгели.
114. *
*Әлеге бүлекчә Шәйхелислам Хәмиди китабында да язылмаган.
115. Тәкъвалыгы булмаган галим кеше чыра кебек (элек өйләрне чыра яндырып яктыртканнар). Өйне яктырта, ләкин яндыра һәм харап итә.
Аш әзерли торган савыт пычрак булса, нинди генә яхшы ризыклар салсаң да, аш тәмле килеп чыкмый. Чыра өйне яктырта да, яндыра да ала. Шуның кебек, гыйлемне изгелектә дә, явызлыкта да кулланып була. Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» дигән әсәрендә Әбүгалисина белән Әбелхарис икесе бер үк мәгарәдәге китаплардан белем алсалар да, гыйлемнәрен төрлечә файдаланалар.
Гыйлем чиста күңелле кешегә генә файда китерә. Гади генә мисал. Өстәлдә пычак ята. Аны кулланып, җинаятьченең зыян салуы, кеше үтерүе мөмкин. Күңеле чиста булган кеше генә аны тиешенчә куллана ала.
Бу күзлектән караганда, мәктәп-мәдрәсәләрдә иң беренче урында тәрбия бирү булырга тиеш. Әдәпсез, тәрбиясез кешегә гыйлем бирү җинаятьченең кулына корал тоттыру кебек.
Бүген, ЕГЭ дигән афәт аркасында, белем бирү мәгълүмат белән башны тутыруга гына кайтып кала. Әти-әниләр, мөгаллимнәр күңел тәрбиясе, тәкъвалык турында да онытмасалар иде.
116. Хат – ике телнең берсе, хатның күркәмлеге – ике матурлыкның берсе, ягъни хат яза белү дә күркәм, күркәм язу бигрәк тә күркәм.
Әүвәл заманда берәүгә хат язуын үтенеп мөрәҗәгать иткәннәр. Ул: «Яза алмыйм, аягым авырта», – дип җавап кайтарган. «Моңа аякның нинди катнашы бар?» – дигәч: «Язуымны миннән башка кеше укый алмый, үзем барып укып күрсәтәсе була», – дигән, имеш.
Элек матур язу дәресләре бар иде. Балаларыбызның язуларына да игътибар итү кирәк. Бүген хат, матур язу кебек төшенчәләр онытылып бара. Хәбәр-мәгълүматлар, хатлар телефон аша гына җибәрелә. Әмма аларның кайберләрен укып карасаң, андагы хаталардан чәчләр үрә торырлык. Дөрес язар өчен грамматиканы яхшы үзләштерергә, әдәби китапларны күп укырга кирәк. Матур һәм дөрес итеп язу мөһим булган кебек, күркәм сүзләр язу да зур әһәмияткә ия. Төрле хәбәрләр җибәргәндә дә кат-кат уйлау мөһим: хәбәрең дөресме, матурмы, кешеләр өчен файдалымы? Әгәр шушы шартлар үтәлмәсә, ни өчен кәгазь һәм вакыт әрәм итәргә?
117. Теләгеңне тел белән яныңда булган кешегә генә аңлатып була, әмма каләм белән яныңда булучыга да һәм ерактагы кешегә дә теләкне белдерү мөмкин.
Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Гыйлемне кәгазьгә төшерегез», – дигән.
Бүген бар кешенең кулында диярлек телефон. Язуның актуальлеге кимеп бара, яшьләр исә моны бөтенләй кирәксенмиләр.
Без, өлкән буын, яшь вакыттагы хатларны, истәлек дәфтәрләрен, фотосурәтләрне карап юанабыз, хатирәләр яңартабыз. Әлбәттә, телефонда бөтен нәрсә бар, әмма ул югалырга да мөмкин, шул рәвешле андагы мәгълүматның, истәлекләрнең дә сакланмавы бар. Мин кайвакытта бүгенге яшьләр, балалар киләчәктә яшьлекләрен нәрсәдән карап, ничек искә алырлар икән дип уйлыйм, үзләреннән соң бернинди истәлек тә калмый бит дип борчылам. Бәлки, ялгышамдыр да. Матур итеп көндәлекләр язып бару, бер-беребезгә язмача котлаулар, теләкләр җибәрү дә кирәктер. Ватан сугышында катнашкан бабаларыбызның хатларын бүген дә укыйбыз, музейларда саклыйбыз.
118. Надан кеше өметенә таяныр, галим кеше гамәленә таяныр.
Мифтахетдин Акмулла:
«Дүртенче кыйммәт нәрсә – шөкер, дигән,
Нигъмәткә шөкерсезлек – көфер, дигән.
Яткан җирдән, «Ходай, кичер!» дигән – хурлык,
Сәбәп эзләп, төз юл белән йөгер, дигән, –
дип язган.
Халыкта «Алма, пеш, авызыма төш» дигән әйтем бар. Әлбәттә, һәрнәрсәне Аллаһы Тәгалә бирә. Әмма атабыз Адәм (г.с.), җәннәттән җиргә күчерелгәч, ризыгын эшләп, кәсеб итеп табарга тиеш була. Аллаһ Раббыбыз безгә көч-куәт, акыл, зиһен биргән. Шушыларның барысын да эшкә җигеп, хезмәт итәргә, гамәл кылырга һәм, түбәнчелек белән, нәтиҗәне Аллаһтан сорарга кирәк. Аллаһ бирер әле, дип өметләнеп, тик яту дөрес түгел. Бу хакта алдагы бүлекләрдә дә әйтелде.
Бер аксак төлке, көч-хәл белән өстерәлеп, куак төбенә килеп яткан. Агач башындагы карга, моны күреп: «Бу ачтан үләр инде», – дип уйлаган. Шулчак бер бүре, куян тотып, шул ук куак янына килеп ашый башлаган. Ашап бетерә алмаганын калдырып киткән. Бүре киткәч, төлке, акрын гына чыгып, тамагын туйдырган. «Кара, ризык үзе килә икән», – дип, карга да куак астына кереп яткан. Ул бик озак көткән, соңыннан: «Үзең хәрәкәтләнә аласың икән, әзерне көтеп ятма», – дигән тавыш ишеткән.
119. Берәү белмичә фәтва бирсә, җәннәт исен тапмас.
Шайтан кешене хәмер, зина, отыш уеннары, байлык белән адаштыра. Адаштыра алмаса: «Син инде укыган, зур галим, барын да беләсең, сиңа остаз да, мөфти дә, мәзхәб галиме дә, беркем дә кирәк түгел, үзеңчә эшлә, үзеңчә хөкем ит», – дип саташтырыр, ди.
Диндә булган күп фетнәләр, аңлашылмаучанлыклар, бүленүләр – әнә шундый галимнәр эше. Халыкта юкка гына «укыган кеше чукынган кеше» дип әйтелми. Иң зур гыйлемлелек – үз гыйлемеңнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавын танып, үзеңә остаз эзләү. «Кемнең остазы юк, шуның остазы – шайтан» дигән сүз дә бар.
Әйтик, зур оркестрда дөньякүләм мәшһүр скрипкачы бар, ди. Ул, иң яхшы скрипкада уйнаса да, дирижердан башка чыгарга тиеш түгел. «Мин үземчә уйныйм», – дип каршы төшсә, оркестрдагы бар кешенең хезмәтен юкка чыгара.
Берәресе, Коръән, хәдисләрдән үтеп, фәтва бирсә, урыны җәһәннәмдә була. Безнең әле беребез дә турыдан-туры Коръән белән хәдисне аңлауда мөҗтәһидләр дәрәҗәсендә түгел.
Шуңа күрә дөньякүләм танылган мөҗтәһидләрнең, бигрәк тә мәзхәб остазларының Коръән һәм хәдисне аңлатуларына таянып җавап бирү кирәк.
120. Берәү адәмнәргә сәфаһәт, ягъни ахмаклык күрсәтсә, шелтә кылынмыш булыр.
Ахмаклык – Аллаһның тәкәбберләргә бирелгән ләгънәте. Алар үз кимчелекләрен күрә, төзәтә алмый, башкаларның юк кына кимчелекләрен арттырып сөйләп, тирә-юньдәгеләрне тилмертә. Мәсәлән, иблис тәкәбберләнеп, ахмаклык күрсәтеп, Адәмгә сәҗдә кылмый, шул рәвешле Аллаһның шелтәсенә дучар була. Хәзерге көнгә кадәр тәүбә итә алмый, кешеләргә зыян китерә, югыйсә, гыйлеме дә җитәрлек, Аллаһны да күргән.
Әбү Ләһәбләр, Әбү Җаһилләр хәтта пәйгамбәребезне (с.г.в.) дә күргәннәр, аның вәгазь-нәсыйхәтләрен дә ишеткәннәр, ләкин тәкәбберлекләрен җиңеп, үзләрен үзгәртә алмаганнар, үзләренә үзләре золым кылганнар, кешеләрне рәнҗетеп, шелтә дә алганнар.
Бүген бөтен мөмкинлекләр, шартлар була торып та, мәчеткә йөрмәүче, тәүбә кылмаучыларны да акыллы дип әйтеп булмый. Күңелеңдә тәкәбберлек чире булса, пәйгамбәрләр дә ярдәм итә алмый. Аллаһ Раббыбыз андый кешеләр хакында Коръәни Кәримдә болай дигән: «Алар чукрак, телсез кебек (хакыйкатьне күрмәс һәм ишетмәс). Шуңа күрә аларның башлары уйлар дәрәҗәдә түгел» («Бәкара» сүрәсе, 171 нче аять).
Шәйхелислам Хәмиди, Җәлил Фазлыев
____________________
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала