Республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребез Казанга килсә, Татарстан радиосына кереп, борчу-сөенечләре белән уртаклашуны үзләренә бер мәҗбүрият дип кабул итә. 1980 еллар ахырында башланып киткән бу традиция әле дә дәвам итә. Күптән түгел бездә Самара өлкәсе Сызрань шәһәре татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Наил Йосыпов булып китте. Ул катнашкан «Яшьлек аланы» тапшыруының эчтәлеге «Мәдәни җомга» газетасы укучылары өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
«Татар җыр-моңнары гомерлек юлдашыма әйләнде»
– Наил, үзең белән таныштыр әле.
– Мин Сызраньда туып үстем. Әниемнең туган ягы – Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы, Вязовый Гай авылы. Бу яклар чын мәгънәсендә татар дөньясы: райондагы 28 авылның 26сы – татар авылы. Әтием исә Сызраньда дөньяга килгән, әмма аның тамырлары да нәкъ шушы Иске Кулаткыга барып тоташа. Әби-бабай Иске Зеленай авылында туып үсеп, Сызраньга күчеп килгән.
– Татарча матур итеп сөйлисең һәм моңлы тавышың белән җырлавыңны да ишеткән бар. Каян килгән сиңа бу сәләт?
– Ходай Тәгаләдән дип уйлыйм. Безнең гаиләбез зур, бик тату һәм бердәм. Бәйрәмнәрдә без һәрвакыт бергә җыелып, җырлашып утыра идек. Татар моңнары яңгыраган мохиттә тәрбияләндем. Университетта укыганда, Студентлар советы рәисе булдым. Бер елны «Студентлар язы» фестивалендә чыгыш ясарга туры килде. Шунда мин татарча җырларга тәкъдим иттем. Сәхнәдә башкарган беренче җырым «Эх, сез матур кызлар» (П.Кубашев көе, Н.Васильев сүз.) булды. Мин лауреат исемен алдым. Менә шулай, туган телемдәге җыр-моң гомерлек юлдашыма әйләнде.
«Җиң сызганып эшләргә тиешбез!»
– Син студент вакыттан ук җәмәгать эшләрендә актив катнашкансың. Сызраньнең Татар милли-мәдәни берләшмәсен төзү фикере ничек туды?
– Минем тәҗрибәм шактый зур иде. Еллар дәвамында төрле оешмаларның эшчәнлегендә, форумнарда катнаштым һәм кешеләр белән уртак телне бик тиз таба алам. 2007 елдан татар оешмалары тормышында кайныйм. 2013 елда беренче тапкыр «Татар яшьләре лидеры» мәктәбендә катнаштым.
Узган ел үзебезнең оешманы төзергә уйлаштык. Эшне башлап җибәрү өчен безгә дөрес юнәлеш күрсәтүче үрнәк кирәк иде. Андый үрнәк Казанда «Идел» яшьләр үзәге үткәргән Татар яшьләре көннәренә табылды. Чиләбе өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Виталий Бәдретдинов мине үзенең киң колачлы эше белән рухландырды. Аңа рәхмәтем зур. Без ул көннәрдә төннәр буе сөйләштек, мин аның эш тәҗрибәсен тыңладым, фикерләрен күңелемә сеңдерә бардым. Һәм кайткач, командага кемнәрне, нинди һөнәр вәкилләрен тупларга кирәк икәнен аңладым. Безнең оешмага әле бер генә ел, әмма командабыз ай саен үсә, һәр чарадан соң фикердәшләр арта бара.
– Сезгә анда эшләгән өчен хезмәт хакы түләмиләр. Кешеләрне ничек җәлеп итәсез?
– «Татар булсаң, татар бул!» дип әйтәбез. Әгәр дә үзегезне татар дип саныйсыз икән, милли-мәдәни тормышны җанландыруга үзегездән өлеш кертергә тиеш, дибез. Без төрле чаралар уйлап табабыз, менә 6-10 яшьлек балалар өчен яңа проект башладык. «Зебра» дигән оешма безгә аны үзе тәкъдим итте. Аллаһы Тәгалә төрле яктан юл ача.
– Ниятегез дөрес, изге булгангадыр…
– Әйе. Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре язылганнан бирле 100 елдан артык вакыт үткән. Ул чордагы борчулар хәзер тагын да актуаль. Милләт буларак сакланып калабызмы без, әллә юкка чыгачакбызмы – үзебездән тора. Сакланырга теләсәк, җиң сызганып эшләргә тиешбез. Тарихыбызны да онытмаска, заманча да булырга кирәк. Без шулай эшлибез дә.
«Форумны киләсе елга да үткәрергә планлаштырабыз»
– Берләшмәгез уздыра торган чаралар бик төрле: концертлар, әдәби кичәләр, кинокичәләр, татар телен өйрәнү дәресләре, өмәләр, күптән түгел төбәкара форум үткәрдегез. Мондый уңышның сере нәрсәдә?
– Бер үзем генә оештыра алмас идем. Ышанычлы командабыз бар. Безгә килеп кушылган һәр кешенең башта нинди сәләте булуын ачыклыйбыз, шуннан соң аңа конкрет эш тапшырабыз. Мәсәлән, «Татвайб» дип аталган проектыбыз бар, аны хатыным оештыра. Безнең татар халкы бик сәләтле, ләкин еш кына зур сәхнәгә чыгарга ояла. 30 кешелек коллектив туплап, концертлар оештырабыз. Профессиональ рәвештә җыр белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырыла. Вокал дәресләрен тормыш иптәшем алып бара.
– «Мишәр» форумы турында тулырак сөйлә әле. Яшьләрне 9 төбәктән ничек җәлеп итә алдыгыз?
– Татарларны чит өлкәләрдән Сызраньга җыю хыялым бар иде. Яз көне мин командага форум уздырырга тәкъдим иттем. Башта аптырап калдылар: «Без моңа әзер түгел», – диделәр. Мин аларны тынычландырдым: «Курыкмагыз, Аллаһы Тәгалә юл ачар, без барысын да булдырачакбыз», – дидем. Ярты ел элек Сызраньда татар эшмәкәрләре берләшмәсен оештырдык, анда 30 дан артык милләттәшебез бар. Алар моңа кадәр дә ярдәм итеп килде, ә инде берләшмә төзелгәч, тагын да активлашты. Тарихка күз салсак, элек татар байлары авылларны карап торган, мәчет-мәдрәсәләр төзегән, укытучыларга хезмәт хакы түләгән. Форумны үткәрергә грант та, бюджет акчасы да тотылмады, эшмәкәрләр берләшмәсе 500 мең сум җыеп бирде. Миннән кайберәүләр: «Ни өчен «Мишәр» форумы дип атала, мишәрләрне генә җыясызмы әллә?» – дип сорады. Юк, без татар яшьләрен чакырдык. Сызрань шәһәре мишәр дөньясының нәкъ уртасында урнашкан. Шуңа күрә шундый исем куелды да. Татар форумнары бик күп, без кабатланырга теләмәдек. Төрле өлкәләрдә яшәүче татар яшьләренең оешмалары бар, безнең аларга ярдәм итәсе килде. Дүрт көнгә сузылган форумга 40 катнашучы җыелды. Яшьләр табигать кочагында, палаткаларда яшәде. Программа бик тыгыз булды: команданы оештыру, шәҗәрә, эшмәкәрлек, ясалма интеллект темаларына лекцияләр үткәрелде. Мәртәбәле кунаклар килде. Командабызның дизайнеры баннер, байрак һәм футболкаларны зәвыклы итеп эшләде. Форумны киләсе елга да үткәрергә планлаштырабыз.
– Димәк, нәтиҗәдән канәгать?
– Әйе, без канәгать. Бу – пилот проект иде. Үзебезнең көчле якларыбызны да белдек, хаталарны да ачыкладык. Кайтавазлар килде, катнашучыларга ошаган, рәхмәтләр әйттеләр.
– Хәләл җефетеңә килгәндә, аның белән якыннанрак таныштыр әле.
– Хатыным – татар кызы, исеме Юлия. Өйләнешкәч, татарча сөйләшә башлады. Ул миңа һәрвакыт: «Син булмасаң, татар телен дә, татар моңын да белмәс идем», – дип әйтеп тора. Юлия бик матур җырлый, төрле бәйгеләрдә катнаша, мәҗлесләр алып бара. Татарча шулай моңлы итеп җырлый алуына шакката, чөнки рус җырларын башкару икенче төрле, ди.
– Сызранда татар телендә сөйләшәләрме?
– Шәһәр буйлап йөргәндә татар сүзләре ишетелә. Шуңа күрә ана телендә сөйләшмиләр дип әйтеп булмый. Бүгенге шартларда баланы өстәл янында дәресләр биреп кенә татарча сөйләшергә өйрәтеп булмый. Шуңа күрә без дәресләрне уен форматында оештырабыз. Сөйләм клубларында исә яшьләр үзара иркен аралашырга өйрәнә. Безнең якты өметебез – яшь әниләр. Балалары татар берлегенә тартылыр, дигән ышаныч белән яшибез.
– Нинди хыяллар белән янасың?
– Туган телдә сөйләшүче татар яшьләре ишәйсен иде дигән хыял белән.
Наил Йосыпов катнашкан «Яшьлек аланы» радиотапшыруының язмасын тыңларга тәкъдим итәбез. (12+)
Әңгәмәдәш – «Яшьлек аланы» тапшыруның мөхәррире Фәйрүзә МӨХӘММӘТВӘЛИ
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала