Шәхесләребез Уку өчен 1 минут

Орденлы Рәмилә һәм аның энесе Риф

Сугыш елларының моңсу хатирәләре

Касыйм Йосыпов.
Касыйм Йосыпов.

Башкортстанның Чакмагыш районы Сыерышбаш авылында Рәмилә белән Рифнең әтиләре Ибраһим абый Бөек Ватан сугышы башларында ук һәлак була. Әниләре Тәгъзимә апа Кушнаренко Ямскоена чана шумаслык, арба тәгәрәмәслек, нәкъ чокырлар ярган чакта, мәгънәсез рәвештә симәнә артыннан җибәрелгән колхозчы хатын-кызлардан һәм үсмерләрдән торган кәрванның корбанына әйләнә. Ул 40 чакрым арадагы ничәмә чокыр-елгаларда күкрәктән тикле бата-бата, йөзә-йөзә кайтып, көч-хәл белән симәнә орлыгын тапшыра да урын өстенә егыла һәм шуннан тора алмый якты дөнья белән хушлаша. Алты һәм өч яшьлек үксез ятимнәрнең язмышы кыл өстендә кала: йә балалар йортына, йә шәһәрдәге кардәшләренә уллыкка-кызлыкка. Шулчак Тәгъзимә апаның әнисе Сания әби каһарманлыкка тиң адымын ясый – Аскы урамдагы үзенең йорт-курасын калдырып, ишегалдын да төзеп өлгерә алмый сугышка киткән киявенең йортына күчә. Өй ишеген ачтыңмы – 15-20 метрларда гына коймаларсыз калган зират. Ил анасы бик яхшы аңлый: оныкларны исән-имин үстерер өчен ничек тә ындырда бәрәңге утыртырга, чалгы тотарлык көче булмаганга күрә, урак белән печән урып булса да, сыердан язмаска. Һәм шулай эшли дә. Әмма ындырдагы бәрәңге дә, сыердан савылган сөт тә салымнар астында кала. Кич җиттеме, Сания әбине үзебезнең авылдан «сполнитель» (исполнитель сүзеннән) Әхмәй һәм МТС агенты Югары Аташ авылының Газиз исемле кешесе кәнсәләргә тарткалый башлыйлар. Берчак шулай Әхмәй, Сания әби карышканга, аның чәчләрен урап тотып ишеккә таба сөйри башлый. Картинәләре чырылдап кычкырганга, Рәмилә белән Риф куркуларыннан сәке астына кереп кача. Риф калтырана, үзенең кечкенә йодрыгы ачып булмаслык дәрәҗәдә төйнәлгән килеш апасына пышылдый: «Үскәч, үтерәм мин аны!»

Газиз дә явызлыкта кимен куймый. Матур исеме җисеменә туры килми аның. Өй борынча кереп, акча даулап йөргәндә, ни өчендер, ул һәрчак таяк тоткан була. Сания әбидә акча каян булсын инде. Балаларның авызларыннан өзеп язган берәр кадак майны Тозлыкуш базарында сата алса, акчасы ятимнәренә ике кием чабатага гына җитә. Ачуы кабарган Газиз таягы белән Сания әбинең башына суга, әби идәнгә егыла. Ә агент, берни булмагандай, чираттагы күрше йортларга чыгып китә.

Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 36 нчы саныннан (17 сентябрь, 2026 ел) укый аласыз. 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи